Туган як

Их, машина, машина...

Яңа машина алу турында күптән хыялланып йөрдем. Шәһәр ишегаллары машина белән шыгрым тулган вакытта, нишләп мин җәяү титаклап йөрергә тиеш, ди. Алам булгач, алам, чит илдә чыкканын, иң шәбен, муеннан бурычка батып булса да, башкалардан бер җирем дә ким түгел.

Сораштыра торгач, машина алу бәхетенә ирешүнең берничә юлы булуы ачыкланды. Беренчесендә, әти-әни газиз баласына бүләккә алып бирә, әмма монысы һәркемгә тәтеми шул. Өстәвенә, хәләлемнең авылдан килгән әнисенең күптән бездә торуын исәпкә алганда, бу турыда хыялланырга да урын калмый кебек. Икенчесе – хезмәт хакы хисабына яңа машина сатып алуны, кесә ягы такыр булганга, шулай ук онытырга кирәк. Тагын бер юлы бар – автокредитка алу. Тик монысы турында, кабалага керү белән бер булганга, уйларга да куркыныч. Миңа иң соңгысы кала, кешедән бурычка алып, бераз тотылганын алсаң гына... 
Чагыштырмача арзанга, берничә ел йөргән искерәк машина табуы авыр булмады, гәзитләр игълан белән тулган. Күңелемә һуш килгән машинаны күрүгә баштарак: «Ник шундый бәягә сата бу?» – дип, гаҗәпләнеп куйдым. Миңа насыйп буласы машинаның тышкы кыяфәте конвейердан чыккан кебек ялтырап торганга мин моның башка җирләре дә шулай булырга тиеш дип уйлап куйдым. Артык сатулашып тормыйча, ничәнче елда чыгуы турында төпченмичә, машина бәясен бик тиз килештек. Шул көннән алып минем тормышым тамырдан үзгәрде, кичләрен диванда ауналып ятмыйча, вакытымны подъезд каршында торган машинам тирәсендә уздырырга гадәтләнеп киттем. Анда минем кебек машина җене кагылганнар  хәттин ашкан булып чыкты. Алар белән төрле иномаркалар турында гәп куертып, үзара: «Синеке ничә ат көчле, бензин күп ашыймы?» – дип сораштыруы, күңелгә иң ятышлысы булуын аңлап өлгердем.
Беркөнне безгә хәләл җефетемнең әнисе янына, күрше йортта яшәүче күптәнге танышы килеп керде. Ул: «И-и, ахирәткәем, кияүебез теге иске машинасыннан котылды бит, – дип әйтүгә, мин сагаеп калдым. – Ай буе шуны буяп, сулышы белән өреп диярлек яңага әйләндереп, сатарга әзерләгәч, бер җүләре табылды тагын. Булдырды кияүкәй, пачти яңа машина бәясенә  шудыра алды шул тимер-томыр өемен, теге мәхлүкъкә. Кияү әйтүенчә, ул кеше машина алу шатлыгыннан күзе томаланып, кайсы елда чыгуы турында бөтенләй кызыксынып тормаган. Менә шул шатлыктан сиңа күчтәнәчкә чәк-чәк алып килдем», – дигәнне ишетүгә, буыннарым хәлсезләнеп, күз алларым караңгыланып китте. Бу минутта хатынымның әнисе тәрәзәдән урамда торган машинабызга, аннан миңа карап куйды һәм тамагына төер булып тыгылган чәк-чәкне көч-хәл белән йотып җибәрде.
Барыр җирем, правам булмаганга, машинабыз ярты елдан артык ишегалдында хәрәкәтсез торды. Аның каравы, бурычка алып торган танышларым: «Кайчан түлисең?» – дип, тәмам тинтерәтеп бетерделәр. Машинамны сату турында гәзиткә игълан бирү өчен озак вакыт китмәде. Алучы табылмас дип аз гына да борчылмыйм, тышкы кыяфәте заводтан яңа чыккан кебек ялтырап тора бит аның! «Ничәнче елгы бу?» – дип вакланып торырга да урын юк шикелле, минем кебек беркатлылар адым саен очрап тора. Күрше-күлән, дус-иш: «Ник сатасың?» – дип сораса, «Моторының көче җитеп бетми, егәре фәлән атлы гына, бензинны да күп ашый», – дип акланырмын. Аның каравы, мин хәзер машина сату-алу буенча ут-су кичеп, тәҗрибә җыйганнар рәтендә йөрим. Дөрестән дә, бу тормышта тәҗрибә туплау җиңел бирелми, аның өчен һәрчак кыйбат түләргә кирәк.
Илдар ХӘЙРУЛЛИН.
 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: