Туган як

иделгә таянма икән

Рәйсә кебек сабыр, тыныч холыклы татар әбиләрен үз итәләр картлар йортында. Югына-барына бәйләнми, ты-ныч кына бүлмәсендә тәсбих тартып утыра ул. Иптәшкә үзе кебек сабыр Сәлимә карчык та бар. Югыйсә, Рәйсә картлар йорты өчен яшь бит әле. Аңа 66 тулды гына әле. Ярый Сабира карчыкның яше дә бар, балалары да юк. Ә Рәйсә карчыкның ике үги баласы, өч үзе тапкан балалар булып, картлар йортында гомер сөрердип уйладымы икән?.. Ак яулыгын җәеп ябып, үзе тәсбих тарта, тәсбих белән бергә елларын да шулай тартып хәтер йомгагын сүтә ул...

Рәйсә кебек сабыр, тыныч холыклы татар әбиләрен үз итәләр картлар йортында. Югына-барына бәйләнми, тыныч кына бүлмәсендә тәсбих тартып утыра ул. Иптәшкә үзе кебек сабыр Сәлимә карчык та бар. Югыйсә, Рәйсә картлар йорты өчен яшь бит әле. Аңа 66 тулды гына әле. Ярый Сабира карчыкның яше дә бар, балалары да юк. Ә Рәйсә карчыкның ике үги баласы, өч үзе тапкан балалар булып, картлар йортында гомер сөрердип уйладымы икән?.. Ак яулыгын җәеп ябып, үзе тәсбих тарта, тәсбих белән бергә елларын да шулай тартып хәтер йомгагын сүтә ул...
Беренче ире Фәнискә кияүгә чыкканда иренә – 23, аңа бары 18 иде. Мәхәббәт булгандырмы инде ул, белмәссең... Мәктәпне тәмамлауга күрше егете дәште – ул ризалык бирде. Яшьли кияүгә чыгуы ярар әле, бер-бер артлы өч сабый да алып кайтты ул. Ире генә башта бик акыллы булса да, тора-бара башын эчүгә салды. Чөнки кулы эш белгән иргә авыл халкы акчалата түгел, «сыек валюта» белән түләүне өстенрәк күрде. Аракы сөреме белән башы томаланган ир хатынга кул күтәрә башлагач, өч баласын алды да, тәвәккәлләп шәһәргә юл тотты. Авылда калса да була иде, әти-әнисе йортына сыйды. Каенанасы белән каенатасы да яхшы кешеләр иде, «китәм» дигән сүзгә каршы әйтмәделәр. Фәнис кенә, хатыны әйберләрен җыйганда, ләх исереп, йоклап калды. Ирен көн саен күрмәс өчен шәһәргә китте. Башта балаларын әнисенә калдырды, аннан тормышы җайлангач, балаларын да үз янына сыен-дырды.
Совет заманы бит, эшлим дигән кешегә эш бетмәгән. Институтлар бетермәгән хатын, алай сайланып та тормады. Урта белемле хатынга алтын таулары вәгъдә итмәделәр. Торырга фатир да биргәч, авыр дип тормый, урам себерергә кереште. Шунысы кызык, хатыны китүгә Фәнис тә эчүен ташлаган. Тик ай саен балаларга алиментын түләп барса да, алар янына бер килеп күренмәде. Балалары мәктәптә укыганда каникул саен кайтып, ике әби-бабай янында торып килделәр. Әниләре Фәнис турында сорашмагач, үзләре дә дәшмәде. Авылда җир җимертеп яши башлаган әтиләре башка өйләнмәде.
Ә икенче ире Әхмәт белән шул урам себергәндә танышты да инде. Хатыныннан аерыл-ган, ике баласына алимент түләгән ир тулай торакта яшә-гән җиреннән Рәйсә янына кү-
чеп килде. Хатынның балала-рына алай җәелеп тә китмәде, читкә дә какмады. Рәйсә ни-кахларын законлаштырырга бик кызыкса да, ир янә бер кат ЗАГСка баруга теше-тырнагы белән каршы булды. Эх, белсә иде Рәйсә шул вакытта, бу тормышның җеп очы кая барып тоташасын...
Заманалар үзгәрә башлагач, шәһәр читендә җир алып, йорт сала башладылар. Акча күбрәк керә дип, Рәйсә ерак түгел генә кибеткә идән юарга да урнашты. Писүксез чәй, суда пешкән ботка ашап булса да, хәйран гына матур йорт салып чыктылар. Балаларны квартирда калдырып, йортка үзләре генә күченде. Монысын да Әхмәт хәл итте. «Бакча балалары түгел, яшәрләр. Безгә дә тынычлап, иркенләп яшәргә вакыт җиткәндер» – дигән иргә каршы килмәде ул. Югыйсә, олы улы өйләнеп, үзенә квартир әмәлләсә дә, кече кызы мәктәпне тәмамлый гына иде...
Әйе, рәхәткә чыгып, икәүләп тынычлап кына яши башлыйбыз, үзебез теләгәнчә яшәп, теләгәнчә киенеп, тәмле ашап яшәрбез дигәндә генә, гаиләгә кайгы ишек какты. Матур язда, алмагачлар шаулап чәчәк атканда, төшке аштан соң «бераз гына ял итеп алам» дип хәл алырга яткан җиреннән ир үлеп китте. «Йөрәк» диделәр табиблар ярдырырга алып баргач.
Шуны гына көткәндәй, ирнең беренче никахыннан туган улы белән кызы мирас бүлешә башлады. Бүлешә дип әйтеп тә булмый, Рәйсәне урамга куып чыгардылар. Чөнки татарның гореф-гадәте буенча гаиләдә ир баш. Йорт та тулаем ир исемендә иде. Язылышмаган хатынга, бергә гомер кичерсәләр дә, бу йортта сыңар кадак та тими булып чыкты.
Судта киерелеп утырган беренче хатын һәм аның балалары Рәйсәгә өстен генә карап утырсалар да, хөкемдар ханым, законга каршы килеп, аларны йортны бүлешергә кыстап ка-рады, тик сүзе генә үтмәде. Закон кысаларында чыгарган карарына үзе дә үкенә иде бу-гай, хөкем карарын укыганда күзләрендә яшь җемелдәде.
Әтиләре исән вакытта елмаеп кына йөргән балаларны җен алмаштырдымыни?.. Ай-ваена карамый, Рәйсәне картлар йор-тына китереп куйдылар. «Син безгә түгел, үз балаларыңа да кирәк түгел. Алар синнән баш тарттылар» – дип, ысылдады үги кыз, аны озатканда.
Иртәгә Рәйсәнең бу матур булса да шыксыз йортта яши башлавына егерме көн була. Юанычы – Сәлимә карчык. Аның белән әкрен генә чәй эчеп, догалар укып, намаз укып үткәрәләр вакытны. Көн матур булганда урамга чыккалап керәләр.
Менә бүген дә төшке аштан соң һава суларга дип чыгып утыруга, йорт каршына таныш машина килеп туктады. Аннан Рәйсәнең өч баласы килеп төшеп, кочакларына алгач, үз күзләренә үзе ышанмады.
Теге юха елан, аны хатын-кыз дип әйтергә тел дә әйләнми, Рәйсәне картлар йортына илткәнне балаларына җит-кермәгән. Ярый әле баш табиб, акыллы булып, әкрен генә ха-
тынның балаларын эзләп та-бып, аларга: «Бу эшегез өчен үкенмисезме?» – дип сорау бир-
гәч, балаларының күзләре маң-гаена менгән.
Айга якын килми торуларының да сәбәбе бар, каяндыр акча юнәтеп, шәһәр читендә матур гына бер өй сатып алганнар. Әниләрен туры шунда алып кайттылар. Рәйсә үзенә бик якынайган Сәлимә карчыкны да калдырмады картлар йортында. Монысына әй сөенде инде карчык, әй куанды!
Матур гына итеп өй туе үткәрделәр. Теге, үги балаларга калган йорт күршесе Зифа карчыкны да чакырдылар. Ул нәфрәт тулы күзләре белән ирнең беренче хатыны белән талашуын сөйләп алды.
– Күкрәк киереп, сез бергәләп ясаган түбә астында чәй эчеп утырганын күреп, битенә төке-реп чыктым әле теге хәшәрәтнең, – ди ул ачуын баса алмый.
Тик ни гаҗәп, Рәйсәнең аның сөйләвенә бер исе китмәде. «Дөнья малы – дуңгыз каны» диләр бит. Ярар, каргамый аны Рәйсә, рәнҗеш кенә бар бераз. Анысы да хатынга түгел, ире Әхмәткә. Вакытында язылышырга ризалык бирми, ул хатынның урамда калуына сәбәпче булды бит. Ярый әле, өч баласы – алтын баганасы бар. Алар ташламады газиз әниләрен.
Аштан соң кунаклар тара-лып, аулак чәй эчәргә утыргач, уртанчы улы Галимҗан торып басып, тамак кыргалады. Биш вакыт намазын калдырмый укып баручы, үзенең шәхси оешмасында гаделлек белән эш алып баручы бу улын олы малае да, сеңлесе дә хөрмәт итә. Гаилә сөйләшүендә һәрчак соңгы сүзне Галимҗан әйтеп килде моңарчы. Бу юлы да ул, бераз тамак кыргалап торгач:
– Әни, мин иртәгә бу өйгә әтине алып киләм. Мин аның белән сөйләштем, ул риза. Җитәр сезгә гомер буе аерым яшәргә. Бүлешәсе малыгыз юк. Яшьлегегез артта калды, бергә-бергә тигезлектә картаегыз. Безгә оныкларны карашырсыз, – диде. Сәлимә карчыкның сораулы карашын тоеп:
– Бу йортта сиңа да урын бар, әби. Син дә монда каласың, безнең өчен әби, кадерле Ак әби булырсың, – дип сүзен тәмамлады.
Аның белән барысы да килештеләр. Аерылганнарына 40 ел вакыт узса да, Рәйсәнең берен-
че иренә булган хисләре күңелнең иң яшерен почмагында пыскып ятканнар икән әле. «Яшәрләр шул, ник яшәмәскә. Алтмыш алты туксан алты түгел лә. Әнә, әртистләр бу яшьтә әле бизәнеп-ясанып телевизорга чыгып, кияү сайлый», – дип, үз уйларына бирелеп, йокыга киткәнен сизми дә калды ул.
Ә иртәгә аларны яңадан парлы тормыш, язмыш сы-наулары белән сыналган, күз яшьләре белән ашланган, еллар тәҗрибәсе белән ныгыган тормыш көтә...
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: