Туган як

Иҗатыбыз – бөек Тукайга

Кыска гына гомере эчендә халкыбызның йөрәгенә үтеп керерлек әсәрләр иҗат итеп калдырган бөек шагыйрь Габдулла Тукай турында уйланмаган, шигырьләрен, әсәрләрен укып сокланмаган татар кешесе юктыр. Ул –халкыбызның үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге. Чөнки үлемсез әсәрләрендә халкыбызның авыр язмышы, иң тирән милли-тарихи хисләре чагыла. Бүген яшәп иҗат итүче шагыйрьләр дә Тукайның яңа сыйфатларын ача, аның иҗатында үзенә якын яңгыраш таба. Газетабызның бу санында тәкъдим ителә торган шигырьләр Габдулла Тукайның туган көненә шәһәребездә яшәп иҗат итүче шагыйрьләрдән бүләк булсын.

Ни эшләргә?
Шәһәр-авыл арасы –
Безнең күңел ярасы.
Авыл икән – 
                кайтам, дисең,
Шәһәр икән – барасы.

Авыл дисәк – әти-әни,
Шәһәр дисәк – оныклар.
Тагын кайчан күреп була,
Күбрәк итеп күреп кал.

Авыл икән – алсу алма,
Болында җиләк исе.
Уелыплар истә калган
Тымызык авыл киче.

Авыл чибәрләре шундый:
Ал чиядер һәр бите.
Берсен-берсе белә һәркем,
Таный сине һәр эте.

Шәһәр икән – 
                   таш урамнар,
Адым саен кибете.
Күршесен дә белми күпләр,
Монда заман мохите.

Авылда булса да нигез,
Киткәнбез, калмаганбыз.
Без, замана балалары,
Шәһәр дип алданганбыз.

Авыл-шәһәр  –  игезәк,
Уза гомер ни эзләп?
Икесе дә җанга якын,
Әмма булмый тигезләп! 

Рифкать ИМАЕВ.

Авылыма кайттым
Сагынып кайттым, 
                            авылым, 
Җирсеп кайттым,
Һәрбер күзәнәктән 
                         моң тама.
Бер әйләним 
               авыл урамнарын,
Уянгандыр инде Җир-Ана.

Болын-кырларымны 
                  иңләп кайтам,
Ник сагынган инде 
                       шул чаклы?
Учларыма алып 
                        уйга калам
Ипи исе сеңгән туфракны.

Урман буйларына 
                   менеп төшәм,
Бану чуннигенең чишмәсе
Төшләремә кереп, 
                     әй йөдәтте,
Суын килә шуның эчәсе!

Юа җыеп үскән
                     болыннарым,
Аңлатырга 
              җитми сүзләрем,
Боргаланып аккан 
                      зәңгәр Зәем,
Исәнмесез, 
             «Тирән күл»ләрем.

Әнкәйләрнең эшләп 
                  тире тамган
Юлларыннан атлыйм 
                         тагын да.
Әткәй алачыгы 
                   торган урын,
Болар инде  
               үткән заманда...

Күп нәрсәләр инде 
                       алышынган,
Урамнарда 
            йортлар үзгәргән.
Тәрәзләрдә янган 
                     утлар күреп,
Түгеләләр яшьләр 
                         күзләрдән.

Рәсимә НӘБИУЛЛИНА.

Сүнәр өчен кабынмаган
Апрель җиткәч, 
              гөрләп сулар ага,
Агачларда бөре уяна,
Чөнки апрель безгә 
                       Тукайны да
Бүләк иткән 
                  шушы дөньяга.

Уянган бөредәй 
                      туган Тукай,
Татар халкын
                җырлап уяткан.
Сүнмәс йолдыз булып
                    балкып янган,
Чөнки йөрәгендә
                        моң яткан.

Тукай исеме –
         татар милләтенең
Гасыр буе сүнмәс бер нуры.
Иҗатының яктысы 
                           сүрелмәс,
Тукай бит ул – 
                 дөнья йолдызы!

Сүнәр өчен диеп 
                       кабынмаган
Йолдыз булып 
                 кара төннәрдә.
Иҗатының нуры, 
                       йөрәк моңы
Килеп җиткән 
               безнең көннәргә.

Анастасия УСАЧЕВА.

Төш кенә икән
Бүген күргән бу төшемне
Белмим нигә юрарга.
Яхшыгамы, ямангамы?
Белмим кемнән сорарга.

Руслар татарча буталый,
Белмәсәләр дә рәтләп.
«Исәнмесез», – дип күрешә
Татар халкын хөрмәтләп.

Татарстанда яшәүче
Депутатлар, түрәләр –
Барысы да ипи-тозлык
Татар телен беләләр. 

Тукай баш хирург, имеш,
РКБ да утыра,
Маңкортларның
                     башын ачып,
«Туган тел»не тутыра.

Урыс теле мәктәпләрдә
Атнасына өч сәгать.
Заманнар ничек үзгәрде,
Менә гаҗәп, җәмәгать!

Бакчага баласын йөрткән
Кәттә-кәттә марҗалар:
«Татарча өйрәтегез», – 
                                 дип,
Ялына, ялваралар.

Телевизорым Мәскәүдән
Татарча җырлап тора.
Күп түгел, бер генә канал,
Анысы да ярап тора.

Президент алмашыр 
                            көннәр...
Тиздән – сайлау, 
                      вакыт  тар.
Президент татар булсын 
                                    дип,
Үгетли бер волонтёр.

Шул төшемә гаҗәпләнеп,
Уяндым тиргә батып.
Нигә мондый 
                    төшләр керә,
Күңелемне котыртып?!

Никифор ТУКМАЧЕВ.

Тукайны сагыну
Җир шарының 
                     көньягыннан
Яз җилләре агыла.
Көтеп алам яз айларын,
Якын алар җаныма.

Кошлар сайрый өзеп-өзеп,
Гөрләвекләр җыр суза,
Иртә таңнан өй буенда
Тамчы бии кубызга.

Өмет белән ишәюләр
Көткәндә һәр ояда,
Аңлап халкың уй-хисләрен,
Син тугансың дөньяга!

Шул чакларның моң-аһәңе
Безгә килеп тоташа.
Без карыйбыз бу җиһанга
Синең иҗатың аша.

Туган җирләр 
                   илһам биргән,
Моң алгансың халкыңнан.
Синең иҗат 
                кыйммәт безгә,
Кыйммәт мәрҗән, 
                        алтыннан.

Шундый ай бу, һәр исәне
Кайта туган ягына.
Шушы көннәр
                       җитте исә,
Күңел сине сагына!

Нурзия МИРХАЗОВА.

Шагыйрь
Шигырь язу – 
          ташка язган кебек,
Алдан кирәк 
              гыйльми әзерлек.
Шагыйрьлек ул 
           язмыш кына түгел,
Тәкъдир белән
             килә шагыйрьлек.

Шагыйрь кыйбыласы 
                       ирек  булса,
Бар максаты аның –
                           гаделлек.
Шагыйрьлек ул гади 
                    һөнәр түгел,
Батырлыкка тиң ул –
                     шагыйрьлек.

Җаны белән тоя
                   шагыйрь кеше
Үз халкының 
                йөрәк тибешен.
Хәят мәйданында
                        бил алыша,
Чын шагыйрь ул – 
                каһарман кеше! 

Рәфыйк ӘХМӘДИЕВ.

Шигърияттә башкача
Ак кәгазьгә эзләр төште:
Кара каләм эзләре.
Ак һәм кара – яшәешнең
Капма-каршы төсләре.

Шигърият дигән бөек көч
Аларны очраштырды.
Максатлары бер булганга,
Мәңгегә кавыштырды.

Ак һәм кара берсен-берсе
Зарыгып көтеп ала.
Иҗат җимешләре булып,
Шигырьләр туа бара.

Ак һәм кара – яшәешнең
Капма-каршы төсләре.
Шигърияттә, киресенчә,
Уртак булды хисләре.

Гөләндәм ГАЛИЕВА.

Эри карлар
Язгы кояш җиргә 
                       нурын сибә,
Көмеш алка элә
                      талларына,
Ярсу ташкын булып 
                         ургыла да,
Кире кайта 
                елга ярларына...

Карлар эри, 
           бозлар ага шаулап,
Үтеп китте 
             кышның салкыны.
Дәртләр тулып 
             янган йөрәкләргә
Яз кояшы өсти ялкынын.

Карап калыйк әле 
                   саубуллашып,
Эреп юкка чыга ак карлар.
Парлы булып 
             матур яшәр өчен,
Янәшәдә булсын 
                        җан-ярлар! 

Ралия КӘРИМОВА.

Гүзәллекне күрә белсәң
Язлар җитте, 
                 шомыртларым
Чәчкә атты бакчамда.
Хуш исләре өйгә тула,
Тәрәзәмне ачканда.

Ак сирень дә, күк сирень дә
Шау чәчәккә күмелгән,
Чәчәк сөйгән бу күңелем.
Гашыйк сезгә бүгеннән.
Алмагачын, чиясен дә
Ак кәләш кебек иткән.
Бу табигать матурлыкны
Кайлардан ала икән?!
      
Утыртканга, үстергәнгә
Бу, мөгаен, бүләктер.
Гүзәллекне күрә белсәң,
Сакларга да кирәктер. 

Әлфия СИБГАТУЛЛИНА.

Тел сагында
Туган телдә сөйләшәләр 
                    оныклар дип,
Очрашкан саен 
                без лаф орабыз.
Өйрәтәбезме оныкка 
                    туган телне,
Уйлап карагыз әле, 
               без ни кырабыз?

Еллар үтәр, агар сулар, 
                       гомер узар,
Сакланып калырмы 
               гадәт-йолабыз?
Авыллардан 
   чыкканыбызны онытып,
«Внук» диеп 
          сөйләшкән булабыз.

Әниләре вакыт  тапмый 
                        йөдәсәләр,
Оныкларны өйрәтергә 
                     була көйләп.
Китаплардан матур-
         матур шигырь укып,
Үзебез белгән
          әкиятләрне сөйләп.

Татар теленә
     мәхәббәт тәрбиялик,
Хөрмәтле әби-бабайлар, 
                     сезгә дәшәм.
Тел сагында бергәләшеп 
                 җиң сызгансак,
Татар дигән милләтебез
                     мәңге яшәр!

 Рәмзия ВӘЛИЕВА.

Изге ният
Әй, татарым! 
        Син самими халык –
Ничә «бетеп», 
              ничә кат туган;
Бил алышкан 
            ачык мәйданнарда
Хәрәмләшми торган 
                       зат булган.

Без туганда әле
                     әнкәйләрнең
Алъяпкычы актан 
                         ак булган.
Фашистны да 
      җиңгән әткәйләрнең
Идел- йортны 
            төзер чак булган.

Ул чорда да 
           ата-бабаларның
Теләк- хыяллары 
                     саф булган...
Тамыр җәя хәзер, 
                      кәнәфиле –
Бу турыда бары 
                         лаф орган.

Хәтерсезләр бик тә
                      кулай бүген,
Телен-денен сата
                          инсаннар.
Арабызда җитди 
                        сынау үтә
Хәер-фатихалы 
                    пакь җаннар.

...Киерелгән ук та 
                      артка чигә,
Оста мәргән
             җәя тартканда...
Изге ният барлык 
                   көчен туплап,
Омтылырмы килер
                        ак таңда?!

Асия САФИНА.

Син өйрәттең
Туган телем, миңа бирдең
Тел ачкычын, гыйлемне.
Син өйрәттең хөр яшәргә
Һәм сөяргә илемне.

Синнән башка, анам теле,
Һич күзләмим үземне.
Туган телдә шигъри юлга
Тезеп салам сүземне.

Анам сөте белән иңгән,
Сөям туган телемне.
Син булмасаң, 
                  мин дә булмам,
Югалтырмын үземне.

Мирзанур ШӘЙМОРЗИН.

Кирәк һәм кирәк түгел
Кирәк миңа бу сөюнең
Ялкын булып янганы.
Кирәк  түгел, пыскып кына
Янып көлгә калганы.

Кирәк миңа бураннарның
Адаштыра торганы,
Өеп куеп кар көртләрен,
Юлдан кире борганы.

Кирәк миңа яңгырларның
Ишеп-ишеп яуганы.
Зәңгәр күктә 
                  йолдызларның
Җемелдәшеп янганы.

Кирәк миңа юлдашларның
Кыю, үткер булганы.
Кирәк түгел, ярты юлда
Бармый туктап калганы.

Нәфисә БАЯЗИТОВА.

Күзләр очрашты
Кыр чәчәкләре җыйдым да,
Төрле төсләрне сайлап,
Кыюсыз елмаеп суздым,
Йөрәк хисемне тыңлап.

Шулчак күзләр очраштылар,
Куллар бер-берсен кочты,
Күңелем генә еракка –
Туган якларга очты.

Анда да бит хәтфә кебек
Шундый чәчкәләр иле!
Үсмер чагым тугаенда 
Шул мизгел уем иде…
 
Үссәләр дә кайда гына,
Исертә  икән исе.
Күренгәндә чәчкәләрдә
Хәтфә  тугаем төсе.

Агым сулар кебек еллар
Узганнар бер-бер артлы.
Алар инде хәтерләтә
Йөгәнсез чапкан атны.

Күз карашың борды аны
Йөгәнсез чакларыма.
Шуннан бирле исәрләнәм
Гамьсезлек кармагында.

Васил КАМАЛОВ.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: