Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кич утырганда

И, заманым...

И, заманым...

И, заманым! Көтәм гаделлекне.

Гаделлекне күреп булырмы?

Балачактан күргән ачлыклар да

Вакытсыз сындырды буынны.

 

Ул вакытта күргән азапларым

Бүгенгедәй әле хәтердә.

Әйтер сүзем күңелемә тулган,

Күзләремдә яшем хәзер дә.

 

Ул чакларда исән калган идек,

Бүгенгегә юк шул җавабым.

Бер кесәгә карап, тешне кысып,

Алабыз шул «яшәү товары»н.

 

Хәлләребез авыр, җиңел түгел,

Бигрәк тә соңгы елларда:

«Син пенсия аласыңдыр, – диеп,

Җаннарымны кыеп, сорама.

 

Дәүләт түләүләрен түләгәчтен,

Яшәү өчен тиен каламы?

Дәвам итәр өчен яшәүләрне

Алгы көнгә өмет каламы?

 

Иртәгә дә якты кояш чыгар,

Нурын сибеп шушы дөньяга

Өметләнеп яшәп, гомер уза,

Ходай биргән «гадел дөнья»да.

Анастасия Усачева

Фото https://pixabay.com сайтыннан алынды

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X