Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кич утырганда

Иң мөһим бүләк

Юмореска

Һәр елны ирләр көне алдыннан алар гаиләсендә бәйрәмчә җанлану булып ала, гаилә башлыгы үзенә бүләк сайлый башлый. Аның хәләл җефете иренең бу мавыгуына каршы килми, хыяллана бирсен, үзенә ни тели шуны сайласын. Кайсыдыр елны иреннән: «Нәрсә кирәк?» – дип сорагач, – тегесе: «Балыкка йөрергә көймә булса, шуннан да яхшысы булмас иде», – дип куйды. Бер ел узуга: «Быел ни сорыйсың?» – дигәнгә, ир оялып кына: «Көймәнең моторы да булса, тагын да шәп булыр иде», – дигән теләген белдерде.
Төрле елларда ире бәйрәмгә нинди генә бүләк сораса да, аның хәләле: «Ярар, карарбыз», – дип, беркайчан да каршы килмәде. Ул ирен бик нык хөрмәт итте һәм аның һәр теләген үтәргә тырышты. Тик шунысы бар, хатын һәр елны сөеклесенә бер үк әйбер – кырынганнан соң яңакларына сөртә торган крем тоттырырга ашыкты. Дөрес, гаилә баш-лыгы андый бүләккә беркайчан да каршы килмәде. Яраткан хәләле нәрсә бирсә дә ризалашты, димәк, ул аны онытмыйча кадерли.
Шулай һәр елны бер үк әйбер бирә торгач, шкаф тартмасы тулысынча шундый крем белән тулды. Тик ир кәефе кырылыр дип, ул турыда хәләл җефетенә беркайчан да әйтмәде. Чынбарлыкта исә ул кырынганнан соң яңагына якындагы аптекадан алган кырмыска спиртын сөртте. Бер савыт спиртны яртылаш су белән кушканнан соң, учына салып битенә ышкырга сыекча нәкь айдан артыкка җитә иде.
Үз чиратында ир дә хәләлен бик зурлады. Ул һәр елны хатын-кызлар бәйрәме алдыннан: «Оялма, ни телисең?», – дигән соравын кабатлады. Тегесе: «Диңгез буенда ял итәсем килә», – дигәч, ир каршы килмичә: «Быел булмый, авылдан бәрәңге җирегезне корт баскан дип хәбәр иттеләр, җәй көне шунда кайтасы булыр», – дип тә өстәргә онытмады. Былтыр исә бәйрәм бүләге дип, хатын: «Чәшке тун киясем килә», – дигән теләген белдергәч, ир бу юлы да: «Борчылма, үзеңне тунлы дип чутлый аласың, тик машинабызның тәгәрмәчләре тузган, шуны алмыйча булмый», – дип, сүзне шома гына икенчегә борып җибәрде. Быел исә аның хәләле: «Башка ирләр хатыннарына алтын беләзек, алка бүләк итәләр», – дип, мәсәләне кабыргасы белән куйды. Ир сөеклесенең шундый кыйбатлы бүләк соравыннан бермәлгә аптырап калды, әмма бу читен хәлдән дә чыгу юлын таба алды: «Матурым, ипотека белән автокредитны түләп бетерүгә, алтын кибетендәге иң шәп алка синеке булыр», – дип ышандырды. Шуңа да карамастан, ир хәләл җефетен хатыннар бәйрәменә бүләксез калдырмаска тырышты, ел саен артык баш ватмыйча гына тырнак буйый торган буяу бүләк итте.
Бәхетле пар бер-берсен шулай вак-төяк белән кинәндереп, озак еллар буена бәхеткә чумып яшәделәр.
Олыгая барган саен ир җаен туры китереп, хәләл җефетеннән балыкка йөрергә машина сорады. Иренең мондый теләге хатынны аптырашта калдырды. Дөрес, хәзер аның машиналык кына акчасы бар, әмма ире иртәгә үк аны ташлап, күз алдында үзе алып биргән иномаркага яшь нәмәрсәсен утыртып, түшен киереп кукыраеп узып китсә, ни хәл итәрсең?! Бармый торсын әле, илледән узгач балыкка велосипедка атланып йөрсәң дә начар түгел!
Телевизордан врачларның: «Кояшта артык кызынырга ярамый, зыянлы», – дип, кисәтүләрен ишеткәч, ир диңгез буена йөрми башлады, тырнак буяп, иреннәрен кызартырга әвәс хатынын да анда җибәрәсе килмәде. Климат үзгәреп, кышлар җылына башлагач, чәшке тун алуның да кирәге бетте. Алтын алкага килгәндә, анысы үзеннән-үзе хәл ителде. Аларны хәзер кунакка чакырмыйлар, үзләре концерт-фәләнгә йөрмиләр. Шуңа өйдә дага хәтле алтын алка тагып йөрүнең ни хаҗәте бар аның!?
Алар хәзер дә начар яшәмиләр, киләсе ирләр бәйрәменә сөеклесе чит илдә чыккан, кырыну артыннан сөртә торган лосьон бүләк итәргә җыенып йөри. Тик ир читтән кайткан ул нәмәрсәне яңагына барыбер сөртмәс иде. Аның өчен үзебездә ясалган кырмыска спиртыннан да шәбрәге юк. Тиздән җитәчәк хатын-кызлар бәйрәменә ул үзенең бүләген әзерләп куйды инде. Бу юлы ир бердәнберенә кашны чем кара төскә буйый торган карандаш бүләк итәчәк. Бер уйласаң, аның былбылы яшь чагында да каш буяу белән артык мавыкмады. Илледән узган хатынга каш буяу нәрсәгә кирәк булгандыр, әмма андый уй ирнең башына да килмәде. Бүләгеңне ошатырлармы, юкмы, анысы вак мәсәлә, иң мөһиме – бер-берсенә ни кирәк булуын ир белән хатынның үзләреннән баш-ка яхшырак белүче юктыр. Монысы исә, һичшиксез яратышкан ке-шеләр арасында гына була торган хәл...

Илдар Хәйруллин

Фото: https://pixabay.com/ru/

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев