Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кич утырганда

Иң матур бакча

Шигъри тәлгәшләр

(Балаларга укыгыз)
«Салават күпере» булсын,
Исемдәмени хикмәт.
Аермасы нәрсә дә соң?
Аңлатам хәзер ипләп.
Безнең бакча үзенә бер
Шәһәрдә иң матуры.
Күрше бакча балалары
Кызыгалар, ахыры.
Туган телдә сөйләшәбез,
Без әйтерсең бертуган.
Ә тәрбияче апалар
Икенче әни сыман.
Салават күпере балкый
Сәхнәдә – түребездә.
Безнең хәтле җыр-шигырьне
Белмидер берегез дә.
Кайберләре онтыла да,
Уен өстенә уен.
Кинога да төшерделәр
Бездәге Сабан туен.
Ял көне дә шул бакчага
Барасы килеп тора.
Ышанмыйсың икән миңа,
Әнә әнидән сора.
Нурзия Мирхазова

Фото: https://pixabay.com/ru/

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев