Туган як

И-и, тилмертәләр дә инде

Татар халкының иң яраткан язучыларыннан берсе булган Мөхәммәт Мәһдиевне мин дә яратып укыйм һәм хөрмәт итәм. Безнең буын аның һәр әсәрен яттан белә.

Татар халкының иң яраткан язучыларыннан берсе булган Мөхәммәт Мәһдиевне мин дә яратып укыйм һәм хөрмәт итәм. Безнең буын аның һәр әсәрен яттан белә. Бүген мин, ирексездән, аның «Фронтовиклар» әсәрен искә төшердем әле. Ул анда укытучыларның тормышы турында үзенә генә хас булган тел белән шундый оста итеп яза, бу әсәр бүгенге көндә дә бик популяр. Әйтик, укытучының төшенә гомер буе инспектор керә, ди ул. Инспектор булачак дәрескә план сорый. Бу төштән һәр укытучы кара тиргә батып уяна. Курыкмассың, инспектор – ул иң куркыныч кеше. Үзем совет чорында бераз укытып караган кеше буларак, белеп әйтәм. Ул дәрес планнарын бер дә язасы килми иде. Тик язарга кирәк. Аны я завуч, я директор тикшерә. Ярар инде, без – әле «яшел» халык. Ә гомере буе тарих, география укыткан укытучыга план ниемә кирәк? Нәрсә, әллә тарихта даталар үзгәрәме яки Кавказ тавы урыныннан күчәме? 
Ул чакта баласы гына булган икән әле. Хәзер менә анасы! Мескен укытучы, тәрбияче һәм бюджет өлкәсендә хезмәт куючы башка һөнәр ияләре юкка гына яңа мәзәк уйлап тапмаган. «Озакламый илдә эшләүче кеше калмаячак. Калса да, я тикшерүче, я күзәтүче органнар гына булачак», –  дип шаярта ул бичаралар. Шул көнаралаш булган тикшерүләр үзәкләренә үткәндер инде. Ул тикшерүче дигән кешенең кайчан да булса, кемгә дә булса рәхмәт әйткәне бармы икән? Булса, языгыз әле, без дә күрик, «страна должна знать своих героев». Кем генә, ниләр генә тикшерми бит!  ГИБДД тикшерә, янгын сүндерүче тикшерә, санитар врач тикшерә, эколог тикшерә, технадзор, стройнадзор – тагын әллә нинди «надзор»лар тикшереп кенә йөриләр. Барысын да белеп тә бетереп булмый аларның. Яңгырдан соң чыккан гөмбәләр кебек, көн саен яңаралар бит алар. Фәлән кадәр «надзорлар»дан соң ЧПлар бер дә булмаска тиеш кебек тә бит... Анысын үзегез күреп торасыз.
Килеп керә ул «Тикшерүче» синең яныңа. Киләсен алдан хәбәр иткән булса, бигрәк тә борчылып  көтәсең, төн йокламыйча, белгән догаларны укыйсың. Элекке алпавыт каршысында башын иеп торган батрак кебек торасың инде каршысында, түбәнчелек белән исәнләшкән дә буласың. Тикшерүче әдәп йөзеннән генә, бик һавалы гына авызын ачкан кебек иттерә. Әллә исәнләшүе, әллә башка сәбәп. Үзенең чәчләре су анасыныкы кебек булса да, ашханәгә кереп, чәч җыйганны тикшерә. Үзенең тырнаклары гүпчим дә кәттә, «нарощенный» булса да, поварның тырнакларын тикшерә. Аңа ярый, ул бер баскычка булса да өстә. Тапталган мәзәктәге кебек, «ты начальник – я дурак, я начальник – ты дурак». 
Ул янгын куркынычсызлыгын тикшерүчеләрне әйтегез әле сез. Шулкадәр тикшерүгә, шулкадәр тырышуга бездә барысы да ал да гөл булырга тиеш. Бала кысылып каласын уйлаган юк – ишек кенә шапылдап ябылсын.
Элек инспектор мәктәп укытучыларының планнарын гына тикшергән –  ә хәзер! Колак салып карагыз укытучылар зарына, ниләр генә сорамыйлар алардан! Укытучы балалар турында ата-анасы үзе дә белмәгән нәрсәләрне белергә тиеш. Әйтик, әти-әнисе әле планлаштыра гына, ә укытучы һәр баланың җәйне кайда уздырачагы хакында инде гыйнвар аенда ук атналап отчет биреп куя.
Гомумән, укытучы, тәрбияче, табиб кебек мескен, кимсетелгән һөнәр ияләре тагын кайда бар? Кемнәр генә бәйләнми дә, кемнәр генә типкәләми аларны! Үзенең иркә баласын җиңә алмаган ата-ана укытучыны гаепли. Махмырдан башы чатнаганы табибны кимсетә. Аларны кем яклый? Кемгә барып зарларын сөйли алар, кайдан яклау, ярдәм көтә? Профком дисезме? Әкият сөйләмәгез инде – кемне ышандырасыз.  
Монда язылганнар минем фикерләрем генә түгел. Тикшерүчеләрдән тәмам туйган халык интернет битләрендә кушаматлар артына гына качып шулай «пар чыгара». Үз исемеңне язарга куркыта – сәбәп табып, кирәгеңне бирсәләр. Менә мин дә яздым да, куркып утырам әле. Килеп бәйләнсәләр, әкияттәге Шүрәле кебек «бу бәладән кем килеп йолкыр мине?» дип уларга туры килә. Әйттем исә кайттым.
Илһамия ГАФФАРОВА. 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: