Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кич утырганда

Хыянәт

- Туйкыя, кичә ирем миңа хыянәт итте бит! Каян белдең дип, яхшы кешеләр бар әле ул, шалтыраттылар. Тавышын хатын-кызныкына үзгәрткән берәү: «Син, түти, иреңнең шушы минутта кая йөргәнен беләсеңме?» дип сорады. «Беләм, нишләп белмәскә, елга буенда балык тотып утыра», дидем. «Утыра, ди, хәзер. Бу вакытта минем хатын белән ресторанда күңел...

- Туйкыя, кичә ирем миңа хыянәт итте бит! Каян белдең дип, яхшы кешеләр бар әле ул, шалтыраттылар. Тавышын хатын-кызныкына үзгәрткән берәү: «Син, түти, иреңнең шушы минутта кая йөргәнен беләсеңме?» дип сорады. «Беләм, нишләп белмәскә, елга буенда балык тотып утыра», дидем.
«Утыра, ди, хәзер. Бу вакытта минем хатын белән ресторанда күңел ача ул», -
ди теге кабәхәт тавыш.
«И-и, энем, нәрсә сөйлисең, нинди ресторан ул?! Иремнең кайвакыт трамвайлык та акчасы булмый. Эшләрендә акчаны өч айга бер генә бирәләр, аның да яртысын шунда ук эчеп бетерә, калган яртысы тәмәке белән ашарына китә», - дип, иремне яклаган булдым.
«Ник ышанмыйсыз миңа? Сезнең белән генә шулай кылана ул, андагы акчамы?! Ресторандагы официантларга уңлы-суллы ыргытып йөрүен үз күзләрем белән күрдем. Әле сез аларның нинди ризык ашаганнарын белмисез. Өстәл тулы җиләк-җимеш, кара уылдык, мәрсин балыгы», - дип теге тавыш мине бөтенләй бетереп атты.
«Нинди уылдык? Нинди мәрсин? Аның зарплатасы кибет пилмәне белән пачкалы солы боткасына гына җитә. Дөрес, бәйрәм булса, сосиски алып ашатам, анысы бик еш тәтеми, әллә нигә бер генә», -
дип кычкырдым, ачуымнан буылып.
«Үз хатыны алдында гына мескенгә салышып, башкалар белән бай булып кылану рәхәт бит ул. Шулай ашап-эчеп тамак туйдыргач, алар туп-туры берәр аулак урынга күңел ачарга китәләр. Узганында артларыннан күпме чаптым, куып җитә алмадым, машинамның көче җитмәде. Әле сез аларның нинди кыйбатлы «иномарка»да йөргәннәрен белмисез, минем күпме эшләп тә андый машинага акчам җитми», - дип аптырата бу һаман.
«Энем, саташасыңмы әллә, иремнең гомерендә руль артына утырганы булмады. «Права»сы да юк аның һәм булмаячак та», - дип акырдым.
«Нәрсәгә аңа «права», - ди теге әшәке тавыш. - Аның шәхси шоферы бар. Артыннан ике тән сакчысы саклап йөри. Үзем күреп тордым, төнге икенче яртыда алар минем хатынны подъезд төбенә тикле озата килделәр. Ярар, инде нишлибез, бергәләшеп саклап торып, иманнарын өшкерсәк шәп булыр иде. Азынулары җитте, күршеләрдән оят, бөтен өмет сездә, зинһар, ирегезне тыегыз!».
«Кара әле, син үз акылыңдамы?! Иремнең беркайчан шоферы да, тән сакчысы да булмады. Үзең уйлап кара, стройкада эшләүче гап-гади балта остасына каян килсен инде андый рәхәтлекләр?! Я, әйтеп бир әле, ялгышасың түгелме? Кемгә, кайсы нумер белән шалтыратасың», дип сорап, мин үземнекен әйтеп бирдем.
Шулчакны, Туйкыя, чыбыкның теге очында шалт итеп трубканы куйдылар. Шуннан бирле таң атканчы «әллә ирем дөрестән дә йөриме, миңа хыянәт итәме, ояты качкан нәмәрсә», дип уйлап утырдым. Әле ярый, Туйкыя, сорар кешем бар, синең баштан кичкән нәрсә бу. Шуңа көн яктырганчы киңәш сорап сиңа шалтыратам. Хатын-кыз бик нечкә күңелле ул, җыен юк-барга бик тиз ышанучан. Алай дисәң, Туйкыя, иремнең алтмышка җитеп читкә йөргәне булмады, аннан каян килсен инде ул ресторан, иномаркалар? Мужик һаман минем өчен тырыша. Әле беркөнне генә, аягыңа яңа туфли алып ки, кофтаңны да яңарт дип, чумара акчасын миңа тоттырды.
Шулай да, бу ирләргә ышанырга ярамый, бүген үк эшенә барып, урынындамы-юкмы икәнен күреп кайтасым килә. Әгәр стройкада көрәк белән бетон атканын күрсәм, ичмасам, йөрәгем тынычланыр иде, дим. Югыйсә, күңелемә корт кереп оялады, юк, хәзер үк янына барам, күрәм, тотсам, иманын өшкерәм!
Илдар ХӘЙРУЛЛИН.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев