Туган як

Хәтерсез хәтер

Эзләмәгән җире калмады Шәрифулла абзыйның, тик күзлеге һич кенә дә табылмый бит. Карчыгы өйдә шикәр комы беткәнен әйткәч, кичә кибеткә барганда кигән курткасын чөйдән алып җилкәсенә элде, кулы сул як күкрәк турысындагы ниндидер каты нәрсәгә тиеп узды. Кесәсенә тыгылган иде, бармаклары күзлек футлярын тартып чыгарды. Менә кайда яткан бит ул,...

Эзләмәгән җире калмады Шәрифулла абзыйның, тик күзлеге һич кенә дә табылмый бит. Карчыгы өйдә шикәр комы беткәнен әйткәч, кичә кибеткә барганда кигән курткасын чөйдән алып җилкәсенә элде, кулы сул як күкрәк турысындагы ниндидер каты нәрсәгә тиеп узды. Кесәсенә тыгылган иде, бармаклары күзлек футлярын тартып чыгарды. Менә кайда яткан бит ул, хәерсез! Мин монда дип, берәр төрле сигнал да бирми бит, ичмасам.
Нишләптер, хәтер ягы начарланды Шәрифулла абзыйның. Соңгы вакытта кул астындагы әйберләр бик еш урыннарын алыштыра башлады: газ кабызырга дип, ияләнелгән урындагы шырпыга үрелә, тик кулы бушлыкны капшый, эзләп хәлдән тайгач кына, әллә каян, гомер куймаган җирдән килеп чыга. Шундыйрак хәлләр башка вак-төяк белән дә еш була башлады. Кайчагында урам уртасына җиткәч, өйдән ник чыкканын исенә төшерә алмый азаплана. Аның бу яңа гадәтен уен-көлкегә алып, хатыны Шәмсирә: «Өйдән чыгып киткәч, син мине дә онытасың бугай!» - дип җиңелчә генә чеметеп алырга да онытмый.
Менә әле бүген дә, Шәрифулла абзый кичә кичтән ниндидер бик мөһим эш башкарырга тиешлеген хәтеренә киртеп куйганын хәтерли хәтерләвен, тик, каһәр, ни эшләргә тиешлеге генә онытылган. Иртәдән бирле баш вата Шәрифулла, әмма нәтиҗәсе юк! Шәмсирәсе кулына акча белән пакет тоттыргач, кибеткә барасы исенә төште. Юлда аңа күрше подъездагы танышы, кайчандыр үзе белән бер оешмада эшләгән Саша очрады, хәл-әхвәл белешкәч, Саша: «Минем энекәшне күргәнең юкмы соң? Ул да шунда эшли бит», - диде. Шәрифулла Сашаның энекәшен белмәгәнлектән, фамилиясе ничеклеген сорады. Саша аңа бераз гаҗәпләнеберәк калган сыман карап торды да: «Әле фамилиямне үзгәртергә өлгермәгән идем! - дип, җиңелчә генә кеткелдәп куйды. - Мин Шадрин булгач, энекәш тә Шадрин инде. Исеме - Степан». Шунда Шәрифулла, ток суккандай, дерт итеп сискәнеп китте һәм Сашаны бәреп ега язып, кире өенә йөгерде. Тыны-көне бетеп, җиденче катка күтәрелгәндә дә, онытылмасын тагын дигәндәй, «Шадрин, Шадрин...»дип, һаман шул бер сүзне кабатлый-кабатлый, кыңгырау төймәсенә дә басарга онытып, үз ишекләрен йодрык-
лары белән дөбердәтә башлады. Ишекне ачкан хатынының бу хәлгә чырае агарынып, авызы ачылып, ияге аска асылынып төшкән иде. Шулай да ул, һушына килеп: «Ни булды? Кем куа?»- дип сорый алды. Шәрифулла янә шул бер сүзне кабатлагач, Шәмсирә ирен Шадрин дигән хулиган кеше куа килә дип аңлап, ишекне җәһәт кенә ябып, бикләп үк куйды да, сорау-
лы карашы белән иренә текәлде.
Шәрифулла, кош тоткандай куанып: «Таптым! Таптым! Иртәдән бирле күңелемә тынгылык бирмәгән халәтемә җавап таптым, карчык. Теге күрше подъездагы Саша исемә төшерде. «Туган як» гәҗитенең редакторы да Шадрин бит. Тагын онытканчы, тизрәк акчаны бир әле, шул гәҗиткә язылып кайтыйм, югыйсә вакыт бетеп бара».
Ярты сәгатьтән инде ул «Туган як» гәҗитенең яртыеллыгы өчен акча түләгән квитанцияне кулына тотып, авызын колакларына кадәр ерып, йөзен кояштай балкытып өенә кайтып керде.
Бераздан: «Менә бит, хәтер капчыгың тишек булгач, ярты елга җан азыксыз кала яздык! Ярый әле, Алланың рәхмәте белән, күрше Сашаны очраттым, югыйсә эшләр харап иде бит!» - дип сөйләнә-сөйләнә, хатыны белән парлашып, өстәл артында, тәмләп чәй эчеп утыра иде инде.
Инсаф КАШАПОВ.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: