Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кич утырганда

Хис - тойгылар

Бервакыт, иремне сынап карарга теләп: "Дөресен әйт, бу дөньяда миннән дә якын кешең бармы? Әгәр иртәгә үк ялгыз калсаң, нишләр идең", дип сорадым. "Ничек инде ялгыз калсам?! Белмим... Ул турыда уйлаган юк, миңа болай да начар түгел", дип ирем сүзне читкә боргандай итте. Билгеле, туктап калмадым, сынауны дәвам иттем һәм...

Бервакыт, иремне сынап карарга теләп: "Дөресен әйт, бу дөньяда миннән дә якын кешең бармы? Әгәр иртәгә үк ялгыз калсаң, нишләр идең", дип сорадым. "Ничек инде ялгыз калсам?! Белмим... Ул турыда уйлаган юк, миңа болай да начар түгел", дип ирем сүзне читкә боргандай итте. Билгеле, туктап калмадым, сынауны дәвам иттем һәм сорауны кабыргасы белән куйдым:

- Ярар, күз алдыңа китер, берничә көнгә кая да булса китеп тордым, ди.

- Ничек китеп тордың? - дип ирем шундук кырт кисте.

- Иртүк торуга яныңда мин юк, бөтенләй юк, я уйла тизрәк, иң беренче нишләр идең?

- Нишлисең дип, син иртән иң башта миңа носки эзли башлыйсың, аннан күлмәк үтүкләп, аңа килешле галстук табарга кирәк.

- Шуның белән беттеме?

- Бетә ди, хәзер, әле башланды гына. Үзең беләсең, миндә - гастрит. Суда гына иртәнге ботканы кем әзерләп бирер? Ярар, көндезге ашны эшемдә ашадым ди, ә кичкесе кая? Миңа теләсә нәрсә ашарга ярамый, артык тозлыдан сару кайный, бик баллы булса шикәрем күтәрелә. Аннан, миндә радикулит барлыгын да онытма, кичен урынга яткач, билемне елан мае белән кем ышкыр, нирваларны тынычландырырга үлән төнәтмәсен кем эчерер?! Җитмәсә, һәр шимбә - безнең мунча көне, анда аркамны мунчала белән ныклап син генә ышкый аласың, бу эшне теләсә кемгә тапшырып булмый.

- Билгеле, булмый. Әле дә хәтерлим, эшеңдәге бер хатынга тапшырган идең, сиңа ошаганча юньләп ышкый алмады. Димәк, сиңа шуның өчен генә кирәк булам түгелме? Дөресен әйт, болай булгач, ник яшисең минем белән?!

- Кызык кеше син, әни кушкач яшәмичә кая барасың? Әнә шуңа өйлән, аның янында үзеңне стена артындагы кебек хис итәрсең, диде.

- Үзең ничек уйлыйсың, хис итәсеңме соң?

- Итәм, нишләп итмәскә ди, синең белән яшәве бик рәхәт.

- Юк, мин анысын сорамыйм, миңа карата берәр хис-тойгың бармы, дип әйтүем.

- Нинди тойгы ди ул тагын?! Зарплатамны биреп барам. Кушкач ипигә-сөткә йөрим, чүп чиләген түгәм. Белмим, нәрсә кирәктер сиңа? Ярар, хәзер шуны әйт, әгәр яныңда булмасам - мин бит инженер, мине командировкага җибәрсәләр, ялгыз йоклап, иртән торуга, иң беренче нишләргә исәбең?

- Нишләргә икәне билгеле. Күнегелгән гадәт буенча, командировкадан кайтуыңа күлмәкләреңне юып, үтүкләп куясы бар. Билеңне ышкырга дарулар бетеп килә, әптиккә чыгып керми булмас. Аннан, кичкә синең ашказаныңа килешле берәр ризык әзерләргә кирәк. Белмим әле, чүпрәсез камырга басып кишер бөккәне булырмы, йә диетически күркә салып кына, тозын чамалап, бәрәңге шулпасымы?

- Менә монысы өчен рәхмәт, ни әйтсәң дә, хис-тойгы дигәне синдә бар. Димәк, ялгышмаганмын, әниләр белеп әйтә, әниләр алдан сизә ул!

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев