Туган як

Хатыным, алтыным

Ел саен, 8 март җитә башласа, хатынга нинди бүләк алырга икән дип, баш вата башлыйм. Кызларым әле кечкенә, бүләккә ни бирсәң дә, куаналар. Ә хатынны сөендерер өчен, ел буе үзеннән качырып җыйган акчаңны тотсаң да, таманга туры килә. Өйләнешкән баштагы елларда, ул әле бер-ике мимоза чәчәгенә дә риза иде. Гомер...

Ел саен, 8 март җитә башласа, хатынга нинди бүләк алырга икән дип, баш вата башлыйм. Кызларым әле кечкенә, бүләккә ни бирсәң дә, куаналар. Ә хатынны сөендерер өчен, ел буе үзеннән качырып җыйган акчаңны тотсаң да, таманга туры килә.
Өйләнешкән баштагы елларда, ул әле бер-ике мимоза чәчәгенә дә риза иде. Гомер итә-итә үзгәрде, тәмам бозылды хатын. Әле узган ел 8 мартта, чәчәкләр кибетеннән иң зур һәм иң кыйммәтле чәчәк бәйләме алып кайтып кулына тоттыргач: «И-и,
шушы үлән өчен күпме акча әрәм иткәнсең. Кеше ирләре шикелле, юньлерәк нәрсә ала белмәгәнсең!» дип, борын җыерган булды, үзенең кем икәнен белмичә. Эндәшмәдем, бәйрәме бит, кыланып калсын, әйдә. Китте бу тезеп: «Күрәсеңме, классташыма ире Грециядән тун кадәр тун күтәреп кайткан!» Беләм мин ул аркылысы-буе бер булган классташының ирен. Хатыны моның сөяркәләре белән чит илләрдә типтергәнен белмәсен өчен, шулай мулдан кылана ул. «Күрше йортта яшәүче ахирәтемне генә кара, елның-елында ире диңгез буена ялга җибәрә, диңгез һавасы гына килешә аңа дип. Ә син?! Елга бер себерке күтәреп кайта да, авыз ерып торган була, җитмәсә! Үләм, алтындай гомеркәйләрем әрәм үтте шушы җир корты белән!» Диңгез буена җибәрмәс иде дә хатынын, елга бер мәртәбә Себер ягыннан үзенең беренче мәхәббәте кайта шул. Ә минем андый кыңгыр эшем юк. Хатынның авызы әле һаман да ябылмаган. Кемнең ире дусларының кайсысына нәрсә бүләк иткәнен саный. Хатыным алдында минем бер гаебем дә юк, андый кыйммәтле нәрсәләр бүләк итәрлек.
Миңа атап бүләк алганы бармы соң үзенең? Совет армиясе көнендә ел да я семейный трусик, яки оекбаш күтәреп кайта: «Салихҗанкаем, иптәшләрең белән мунчага барсаң оят, узган ел 23 февральдә мин бүләк иткән трусигың да, оекбашларың да тишелгән, рәхәтләнеп яңасын ки, мә!»
Мин дә төшеп калганнардан түгел, миңа да бүләк биргәлиләр, анысы. Узган җәйге эсседә җир астыннан торба сузар өчен, тирләп-пешеп, чокыр казып ятабыз. Шунда, машинага утырып, яныбызга цехком рәисе килде. Чокыр янына килеп басты да: «Юбилеең белән сине, Салихҗан. Ничәмә еллар бик тырышып эшләдең. Алга таба тагын да тырышыбрак эшләргә язсын!» дип, миңа чәчәк бәйләме тоттырды. Шушы яшемә җитеп, бер бүләк заты күргәнем юк иде, тораташтай катып, сүзсез калдым. Күзләремнән ике тамчы яшь атылып чыгып, шиңә башлаган чәчәкләр өстенә тамды. Чүт кенә үкереп елап җибәрмәдем. Күңелем бик йомшак шул минем!
Менә, минем хатынның күңеле катылыгына шаклар катмалы. Без бермәл, бизнес белән шөгыльләнеп маташтык. Берсендә шулай, машинага товар төяп, Казаннан кайтабыз. Юлны кыскартып, вакытны да, ягулыкка акчаны да янга калдырыр өчен, Кама аркылы, боз өстеннән чыгарга уйладык. Каршы яктан чыккан машиналарның кабина эченә тиклем су кереп тула. Ярга чыгып җитүгә, ишекләрен ачып, суны агызалар. Нишләргә белмичә, башны кашып торам шулай. Ярый әле, хатын югалып калмады. «Әйдә, «Газель»дән товарларны бушатыйк», дип боерды. Бушаттык. Товарны күтәреп икенче ярга ташыдык. Бер чакрым араны унышар урадык. Машинага чират җитте. Хатын: «Машинаны батырсаң, үтерәм!» дип арттан кычкырып калды. Илле адым чамасы атладыммы-юкмы, хатынның чырылдавыннан куркып, кирегә йөгердем. Килеп җитсәм, хатын агарынып калган, үзе йөрәк тирәсен тоткан. Мескенем, боз астына китәр дип, әллә минем өчен курка инде, дип кызганып карап торам. «Нәрсә бәгрәеп кайттың?! Кая шул тиклем чабасың, артыңа ут каптымы әллә? Әйдә, чишен!» - ди бу миңа. Баштан өр-яңа чәшке бүрегемне, өстемнән җылы эчле күн курткамны салып аттым. Чишенәм... Кыскасы, трусиктан гына калдырды бу мине. Килешмәс урында әллә моның мәхәббәте котырганмы дип уйлап, инде соңгы кием кисәген салып атмакчы идем, хатын миңа: »Хәзер бар, машинаны алып чык бу якка!» - димәсенме...
Үзем йөгерәм, үзем хатынга сокланам. Ну, башлы да соң инде! Алай-болай боз астына китсәм, киемсез йөзеп чыгарга җиңелрәк бит. Кием белән китсәм - мин дә юк, кием дә юк!
Тәки шәрә килеш, машинаны икенче ярга алып чыктым, батмадым. Башлы шул хатыным, алтыным. Тик бу юлы 8 Мартка ниндирәк бүләк алырга да белмим. Нәрсә алсам да, барыбер, яратмас. Шулай да, чәчәк кибетенә кереп карыйм әле...
Инсаф КАШАПОВ.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: