Туган як

Хатынга бүләк

Йокы бүлмәсендәге караватта телевизордан Украинадагы хәлләр турында тапшыру карап ятам. Бер мәлне, үтмәс пычак белән дуңгыз суйгандай, хатын чиный башламасынмы?! Куркудан ярылмадымы икән дип, йөрәгемне тотып карадым. Тибә бахыркаем, дөп-дөп килә. Ә хатын чырылдапмы чырылдый. Ул кычкырса, ике як күршеләр, аскы һәм өске каттагылар балконга йөгерешәләр - янгын машинасы сирена...

Йокы бүлмәсендәге караватта телевизордан Украинадагы хәлләр турында тапшыру карап ятам. Бер мәлне, үтмәс пычак белән дуңгыз суйгандай, хатын чиный башламасынмы?!

Куркудан ярылмадымы икән дип, йөрәгемне тотып карадым. Тибә бахыркаем, дөп-дөп килә. Ә хатын чырылдапмы чырылдый. Ул кычкырса, ике як күршеләр, аскы һәм өске каттагылар балконга йөгерешәләр - янгын машинасы сирена улатып кайсы йортка килгәнне күрәселәре килә. Күренмәгәч, аңлыйлар инде... Мондый тавыш минем хатында гына бит. Башка бер ир булса, андый чәрелдәвек хатыннан әллә кайчан чыгып качкан булыр иде, ә мин түзәм. Егерме ел буена ияләнелгән инде. Берәр атна кычкырмый торса, ямансылыйм, өйдә нәрсәдер җитми башлый.

Бу юлы хатынның чә-релдәвенә балаларныкы да кушылгач, йөрәгем турында онытып, зал ягына чыктым. Кече кызыбыз, мине күрүгә, күзләрен шар ачып: «Әти тычкан! Әти тычкан!», дип кычкырды. Үзем дә сизмәстән, чалбарымның арткы ягын тотып карадым. «Ю-у-к, кызым», дип әйтергә авызымны ачмакчы идем, шунда «выжт» итеп стенка астына кереп киткән тычканны күреп алдым. Аяк белән өстенә басмакчы булып ыргылдым, җитешә алмадым! Шунда хатын: «Җебегән бәрәңге кәлҗемәсе, шуны да үтерә алмадың. Ир булып йөрисең инде, хәчтерүш, - дип ысылдады. - Теләсә ничек тот!»

Тычканын әйт әле аның, алтынчы катка ничек үрмәләп менгән диген! Телевизордан аерганнарына кәефем кырылса да, стенканы сүтәргә керештем. Мактануым түгел, төзү-сүтү эшенә оста мин. Ничәмә еллар йорт-каралтылар төзеп шабашкага йөргән абзагыз бу! Кулларым сызлый башлагач, ташладым мин ул шабашканы. Хәзер белдерү буенча «Бер сәгатьлек ир» булып йөрим, урысчалатып әйткәндә, «Муж на один час». Коралың әйбәт булса, эше дә әйбәт эшләнә аның. Ялгыз хатыннар гына түгел, ирлеләре дә чакыра. Бар ирләр дә белеп бетерми бит инде аның нечкәлекләрен. Минекен ошаталар. Тагын кирәк булса, сине генә чакырырмын, дип калалар. Ярты шәһәр хатын-кызы таный мине хәзер...

Үз хатыным кушканны да тиз тоттым, стенка сүтелеп бетә язгач, тәки эләктердем тычкан мөртәтне. Чыелдапмы чыелдый, нәкъ минем хатынның мең мәртәбә киметелгән чырылдавы инде менә... Койрыгыннан тотып, чүп торбасына ташладым бәдбәхетне. Ишек тоткасына үрелүем булды, бусагада хатынның зәһәр чырае күренде. Бер чите тычкан тарафыннан кимерелгән ниндидер төргәкне борыным төбендә җилпеп, яшелле-зәңгәрле тавыш белән чәрелдәргә үк тотынды: «Нәрсә бу-у?» Үз тавышы җиленнән кулындагы төргәге сүтелеп, идәнгә «меңлек»ләр сибелде. Йөрәгемне тотып, чүт аумадым. Бу минем, хатыннан яшереп, «кара көнгә» дип җыйган һәм күптән югалткан акча төргәгем иде. Хатын табып алгандыр дип уйлаган идем. Ә ул, алтынкаем, стенка артында качып яткан икән. Кирәк бит, күпме билгесезлектә ят та, аждаһаның кулына килеп кер! Теге тычканны кабат терелтеп, стенка артына кертеп җибәрердәй булдым, билләһи. Кимергән кимергән бөтенләй ашап бетерсә, ни булыр иде инде, я?!

Хатын, мине ботарлап ташларга җыенган арысландай, авызыннан селәгәйләрен чәчрәтеп: «Бу нинди акча, ә-ә-ә?!», - дип үкерде. Бу мизгелдә мин үземне тычкандай кечерәеп калгандай тойдым. Ә шулай да, баш исән, баш котылу җаен эзли. Ә-һә, таптым! Тавышымны мөмкин кадәр ягымлы итәргә тырышып әйттем: «Туган көнеңә үзең теләгән бүләкне алырбыз дип, ел буе җыйган акчамны яшереп куйган идем. Эзләп тә карадым, тапмадым. Каһәр суккан тычкан урлаган булган!»

Хатын, бу юләргә ышаныргамы-юкмы, дигәндәй, күзенең агы белән бик озак кадалып торды. Шуннан соң гына идәндәге «меңлек»ләргә иелде. Акчаны җыеп алып, халатының кесәсенә салып куйды.

Кара көнгә дип, ничә еллар ялгыз хатыннардан җыйган акчам тү-тү! Киенгән-ясанган хатын, балаларга көндез һәм кичен нәрсә ашатасын, сигездән дә соңга калдырмыйча йокларга яткырырга икәнен тезде-тезде дә, үзенә бүләк алырга дип, ярты гына сәгатькә кибетләргә экскурсиягә чыгып китте.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: