Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кич утырганда

Хатын-кызлар үзләре теләсәләр генә «алдана», ә ир-атлар...

Узган гасырның 70-80 елларында аракы дигән зәхмәтне «сыек валюта» дип йөртәләр иде. Утын алып кайтсаң да, печән китерсәң дә, бакча сөрсәләр дә - эшләгән өчен акча алмыйлар, аракы сорыйлар. Аракы бирсәң, тракторчылар берсен-берсе уздырып килеп җитә. Күптән түгел армия сафларыннан кайткан яшь тракторчы Васил, утынын алып кайтып биргәч, Сания аны...

Узган гасырның 70-80 елларында аракы дигән зәхмәтне «сыек валюта» дип йөртәләр иде. Утын алып кайтсаң да, печән китерсәң дә, бакча сөрсәләр дә - эшләгән өчен акча алмыйлар, аракы сорыйлар. Аракы бирсәң, тракторчылар берсен-берсе уздырып килеп җитә.
Күптән түгел армия сафларыннан кайткан яшь тракторчы Васил, утынын алып кайтып биргәч, Сания аны өенә чакырып, яхшылап «кунак» итә. Хәтта Васил анда йоклап та кала.Ә иртән Сания аңа үзен «алдаганын» сөйли, өйләнешергә кыстый. Василдан яше белән дә зур, армиягә барасы яки аннан кайткан егетләрдән «алданганны» ишетеп белгән әти-әниләре моңа риза булмый, әлбәттә. Нәтиҗәдә, авылда яшәрлеге калмагач, Сания район үзәгенә китеп, сөт җыю пунктына эшкә урнаша.
Район үзәгеннән 30 чакрымлап ераклыктагы «Маяк» колхозыннан сөт ташучы шофер Гата, Саниянең авылдан ни өчен киткәнен ишеткәч, үзенчә файдаланмакчы була һәм, кичке уенга чыгарбыз дип, аны үз авылларына кунакка чакыра. Сания
бара.Кичке уенга чыгалар. Аннан кайткач, Гатаның әнисен борчып,өйгә кереп тормыйча,Сания күчтәнәчкә алып килгән «ярты»ны башлап, сәндерәдәге печәндә генә йок-лыйлар.
Иртән әнисенең: «Сөт чиләгемне кайда калдырдым соң», -дип сөй-ләнеп йөргәненә уянган Гата, ишегалдына чыккач, күргәненнән сүзсез-өнсез кала. «Әнкәй, мин сыерны сау-дым инде», - дип, ак чиләк белән сөт күтәреп (әллә кичтән үк әзерләп куйган инде), Сания килеп чыга.
Фатыйманың читән буенда «Килен бик матур икән, котлыйм, Гата», -дип кычкырганын ишетеп, фермага иртәнге савымга баручы хатын-кызлар, аю биеткәнне карарга җыелган балалар кебек, урам яктагы койма буенча тезелеп, «киленне» күзәтәләр.
Гата, нәрсә эшләсен инде, Сания килен булып калды. Ничек яшиләрдер, белмим? Саниянең чираттагы «алдануын» Гата әнә шулай «файдаланды».
Илгиз ХӘЕРКӘЕВ.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев