Туган як

Хаталанмыйк!

Җәйге каникулдан соң, мәктәп директоры укытучыларны педсоветка җыйды. Каршыда утыручы коллегаларына ул ачулы гына күз сирпеп алды да, каты итеп тамак кырып, сүзен башлап җибәрде: - Җәмәгать, узган уку елында җибәргән ялгышлыкларны, зинһар, быел кабатламыйк. Югыйсә, кайберәүләрнең хаталары безгә бик кыйммәткә төште. Тә-әк, кая әле безнең математика укытучысы? Әһә, Фәризүн...

Җәйге каникулдан соң, мәктәп директоры укытучыларны педсоветка җыйды. Каршыда утыручы коллегаларына ул ачулы гына күз сирпеп алды да, каты итеп тамак кырып, сүзен башлап җибәрде:
- Җәмәгать, узган уку елында җибәргән ялгышлыкларны, зинһар, быел кабатламыйк. Югыйсә, кайберәүләрнең хаталары безгә бик кыйммәткә төште. Тә-әк, кая әле безнең математика укытучысы? Әһә, Фәризүн Әфләтуныч каршымда утыра икән. Бик шәп! Йә, хөрмәтлем, коллектив алдында җавап тота аласыңмы? Күпме ялындык, күпме сорадык синнән, ни җаның белән Мотыйгуллин малаена алгебрадан икеле куйдың?
Фәризүн Әфләтуновичның укучылары алдында тактага акбур белән язып, мәсьәләне бик оста чишүен, әмма директор алдында, нишләптер, югалып калуын мәктәптә беләләр һәм бу беркемгә дә сер түгел иде.
- Ни бит, - диде ул, каушавыннан тотлыга башлап.
- Ул малай хәтта тапкырлау таблицасын да белми, аның каравы телләшергә булдыра, башкасын әйтеп тә тормыйм.
- Башкасы безгә кирәк тә түгел, - дип, кистереп туктатты аны директор. - Син ул егетнең атасы Мотыйгуллинның мәктәпкә ремонт ясаучы оешманың башлыгы булуын беләсеңме? Белсәң шул, ул Мотыйгуллин җәй башында ук ремонт ясый башлады һәм юкка чыкты. Минемчә, сәбәбе - малаена алгебрадан икеле чыгарганны ишеткәндер. Тәк шту, син, Фәризүн Әфләтуныч, мәктәптә ремонт ясауны тоткарлаучы кеше буласың түгелме? Аннары тагын бер яңалык урынлы булыр, шушы арада РОНОдан, мәктәптә бер урынны кыскартыгыз, давай, тизрәк оптимальләшегез, дип шалтыраттылар. Ишетсен колагың, син ул малайга икеле куйсаң да, куймасаң да, атасы теләсә, барыбер институт бетереп, диплом алачак. Ә менә син, Фәризүн Әфләтүныч, кыскартылуга беренче кандидат булып калачаксың.
Моны ишетүгә математика укытучысы йөрәген тотып, гөрселдәп урынына ауды. Әмма бу хәл беренче булмаганга, директорның аз гына да исе китмәде һәм ул, берни булмагандай, җыелышны дәвам итте:
- Я-ра-р, чиратта кем була безнең? - дип, директор алдында утырган укытучыларга карчыгадай караш ташлады. - Быел мәктәп ишегалдына асфальт түшәргә планлаштырдык, әмма барып
чыкмады. Ни өчен, дип сорарсыз? Сәбәбе бик гади: безнең коллегабыз - рус теле белгече Мәгъфәрия Ибәтовна соңгы чиректә асфальт җәючеләр бригадиры улына икеле чыгарган. Хәзер ишегалдында яртылаш асфальт, калганы шул килеш тора. Мәгъфәрия Ибәтовна, җавабыңны ишетәсе килә, әгәр ул малайның икелесен төзәтмәсәң, ишегалды мәңгегә шулай яртылаш асфальт килеш калырмы?
Шулчакны рус әдәбияты укытучысы бер кулы белән чәчен төзәткәләп, икенчесенә - елап җибәрсә, күз яшен сөртергә кулъяулык әзерләп, урыныннан торып басты:
- Ул укучы рус әдәбиятын бөтенләй укымый һәм белми, телевизордан кино карасам, миңа шул җитә, ди. Бервакыт алтын балык турындагы әкиятне үткәндә: «Пушкин кем ул?» - дип сорадым. Беләсезме, ул нинди җавап кайтарды. «Телевизордан чәйгә реклама ясаучы Пушкинны әйтәсезме?» - диде.
- Хөрмәтле, Мәгъфәрия Ибәтовна, Пушкинны кайчагында үзем дә аңлап бетермим. Бик куркыныч заманда яшәгән, белмәссең, ул атканмы, аңа атканнармы, хәзер аны ачыклап торырга вакытыбыз юк. Бәхәсләшмик, ул малайның икелесен кичекмәстән төзәтегез. Югыйсә, мәктәп ишегалды шулай ярымйорты түшәлгән килеш калачак.
Бичара рус теле укытучысы, нәрсәдер исбатларга тырышып, директорга каршы төшеп маташты. Әмма моның файдасыз булуын аңлап, кул селтәп сумкасыннан баш даруы эзли башлады. Моңа игътибар итмичә, директор кабат телгә килде һәм укытучылар арасыннан чираттагы корбанын эзли башлады:
- Сүз дә юк, тарих бик катлаулы фән, шуңа да карамастан без аны ерып чыгарга тиешбез. Син, Зирәк Кәлимулыч, ул яктан бик оста сөйлисең, әмма тарих укытканда Зөлкәрнәев малаена икеле куеп зур ялгышлык кылгансың. Аның глава тирәсендә эшләвен әйтеп тә тормыйм. Тик беләсе килә: икеле куярлык нәрсә әйтте ул?
Тарих укытучысы, галстугын төзәткәләп, бик озак тамак кырганнан соң урыныннан күтәрелде:
- Ул баланың тарихны белмәве турында әйтеп тә тормыйм. Мине шул гаҗәпләндерде: Спартак турында сорагач, авызын ерып: «Моны урамдагы һәр-бер малай белә, «Спартак» - чемпион», - дип җавап бирде.
Әмма шулвакыт директор тарих укытучысының сүзен бүлдерде:
- Хөрмәтле коллега! Кызмыйк әле, тарихны хәзер кырыкка төрләндерәләр. Телевизордан илле ел элек булган вакыйганы бүген болай, иртәгә тегеләй итеп күрсәтәләр. Менә ышан аларга, ә син Спартак дисең...
Җыелышның соңгы сулышта булуы сизелде, укытучылар ишеккә таба карый башлады. Әмма директорның сүзе бетмәгән булып чыкты һәм ул чираттагы һөҗүмен башлады:
- Кичә сотовыйдан сантехника кибете хуҗасы шалтыратты: «Әгәр кызыма нимес теленнән бишле куйсагыз, бушка өч фин унитазы куеп бирәм», - ди. Нелли Хаковна, ничек ул кызның нимес теле ягыннан?
Шулчакны оятыннан кызарып чыккан немец теле укытучысы урыныннан торып басты:
- Ул кыз нимесчә укый да, яза да алмый, үзегез уйлагыз, каян алыйм аңа бишле билгесе? - диде ул, нишләргә белмичә.
Күренеп торганча, директор бу җыелыштан үзе дә гарык иде булса кирәк, һәм ул тизрәк йомгаклау ягын карады:
- Кадерле, Нелли Хаковна, безнең бабайлар заманында аларны телне белмичә генә җиңеп кайттылар. Берүк хәлебезне аңлый күр, ул сантехника хуҗасы бездән кытай теленә өйрәтүне сорамый, нимес теленнән бишле куйсагыз, шул җитә.
Шушы урында җитәкче бу тамашага соңгы ноктасын куйды:
- Ярар, җәмәгать, әйтәсен әйттем кебек. Шушы рәвештә эшләсәк, бу елны да уңышлы тәмамларбыз, дигән өметтә калыйк. Ягез,каршы килүче бармы мин әйткәннәргә? Юктыр дип уйлыйм, чөнки һәркайсыбызның үз урынында тыныч кына эшләп, хезмәт хакы аласы килә. Монысы - мәктәптә балалар калмады дип, үзебезне куып таратмаган очракта гына....
Илдар ХӘЙРУЛЛИН.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: