Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кич утырганда

«Һәр битеннән милли рух бөркелә»

Татарстанның атказанган укытучысы, дистәдән артык китап авторы, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, шәһәребезнең 64 нче балалар бакчасы мөдире, җәмәгать эшлеклесе Нурзия Мирхазованың «Бәхет орлыгы» дигән китабы әле яңа гына «табадан төште».

Адәм баласы уйланамы соң «бәхет орлыгы» хакында? Нәрсә ул «бәхет орлыгы»? Ул орлыкны саталармы, каян алып була? Нәни малай шул турыда уйлана, фикер йөртә. Ә сез уйлап карадыгызмы, бармы сездә «бәхет орлыгы»?

Китапта Нурзия Рәшит кызының соңгы вакытларда язылган хикәяләре урын алган. Ул Казан шәһәренең «Рухият» нәшриятында басылып чыккан.

Китапның эчтәлегенә дә, бизәлешенәдә һич тел-теш тидерерлек түгел. Үзегез алып укыгач, күрерсез әле – басманың һәр битеннән милли рух бөркелә. Шулай булмый ни, кечкенә кызчыкның чәчендә күркәм калфак, хәтта су сипкеченә дә милли бизәк төшерелгән бит.

Ә эчтәлеге, чыннан да, уйландыра. Гадәттә, шулай бит ул, олылыр игътибар бирмәгән, артык гади тоелган сорау, балалар күңеленә нык кереп урнаша. Китапта урын алган хикәяләрнең геройлары Камил белән Айзилә туган якның гүзәл табигатен яратып, дусларына игътибарлы булып яшиләр. Аларның күпне белергә омтылулары, өлкәннәрне хөрмәтләве мактауга лаек. Хикәяләр балаларга да, олыларның да күңеленә хуш киләчәк. Китапта урын алган хикәяләр көзге, кышкы озын кичләрдә бергәләп укыр өчен кызыклы, тәрбияви яктан отышлы.

Һәр кешенең дә бу тормышта үз урынын табасы, бәхетле буласы килә. Ә бәхет әллә кайда читтә түгел, үзебезнең туган якта, туган җирдә, туган авылыбызда, яраткан шәһәребездә, кыскасы, үз кулыбызда икән бит!

 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X