Туган як

Гомерлек ипотека

- Карале, Мөсәлим, ныклап уйла, нинди көн бүген? Башыңны эшләт, безнең өчен түгәрәк дата, исеңә төшерергә тырыш, ашыкмыйча уйла. - Күрмисеңме, ашап утырам, ашаганда баш түгел, ашказаны эшләргә тиеш. Яратасың андый чакта юк-бар сорап, эчемне пошырырга, ә көненә килгәндә гап-гади чәршәмбе бүген. - Хәтереңне әйтер идем, синең өчен гади көн...

- Карале, Мөсәлим, ныклап уйла, нинди көн бүген? Башыңны эшләт, безнең өчен түгәрәк дата, исеңә төшерергә тырыш, ашыкмыйча уйла.
- Күрмисеңме, ашап утырам, ашаганда баш түгел, ашказаны эшләргә тиеш. Яратасың андый чакта юк-бар сорап, эчемне пошырырга, ә көненә килгәндә гап-гади чәршәмбе бүген.
- Хәтереңне әйтер идем, синең өчен гади көн ул, шуны да белмәскә, безнең бергә тора башлаганга нәкъ ун ел булды. Я, әйт әле, моны онытырга ярыймы соң?!
- Минем өчен биш елмы, ун ел булса да әллә ни аерма юк. Белмим, нәрсәсе түгәрәк буладыр аның.
- Әһә, әле шулаймыни? Ярар, әйт алайса, ялгыз гына миннән башка ничә көн яши алыр идең икән?
- Ничә көн дип, теге вакытта әниең янына киткәч, кәстрүлдәге ашың өч көнгә җитте, кәтлит белән макаронны дүрт көнгә суз- дым, димәк син әзерләп киткән ризык белән бер атна яши алам, чиста күлмәк-носкилар да шул вакытта бетте.
- Син мине аңламадың ахры. Әгәр бөтенләйгә китсәм дим. Ялгыз башың калсаң, нишләрсең?
- Бөтенләйгә?! Ничек бөтенләйгә? Бу турыда уйлаганым юк әле, аннан уйларга сәбәп тә булмады кебек.
- Болай яшәсәк, уйларга сәбәбе табыла аның. Ашаудан башка берни сораганың юк. Иң ачуымны китергәне шул - синдә тамак кайгысы гына. Ял күрсәтмисең, кадеремне белмисең, кеше хатыннары чит илдә диңгез буенда ял итә, минем урыным көннәр буе плитә янында. Уф, ардым, гарык, дөрестән дә, синнән китми булмас, ахры.
- Чит илдә, диңгез буенда дисеңме? Андый җиргә барганым юк, миңа монда да начар түгел. Ярар, карчык, китсәң аермачык әйтеп кит.Үзең беләсең, миңа ялгыз яшәве кыен, атнадан артык чыдап булмый, шуңа сиңа алмаш табып куярга кирәк.
- Алмаш?! Нинди алмаш? Нәрсә сөйлисең? Ышан сиңа, минем урынга инде берәрсен тапкансыңдыр да?!
- Табуын тапмадым әле, әмма болай китәм дип куркытсаң, эзләмичә булмас. Әнә күрше подъезда яшәүче Сания ирен эчкәне-тартканы өчен фатирыннан куып чыгарган диләр. Ул кайсыдыр кафеда эшли бугай, шәт тәмле ризык әзерли беләдер.
- Син нәрсә? Савыт-саба юа белмәгән Саниягә плитә калдырып китәм ди, аны үз фатирында да идәнен ярты елга бер генә юа диләр.
- Ярар, аны ошатмасаң, тугызынчы катта ялгыз яшәүче Гөлия бар. Аны пилмән-мантый ишегә оста дип мактыйлар.
- Кибетнекен оста пешерә ул. Плитәдә пе-шергәне тач тоз була диләр.Тукта, нинди Сания, нинди Гөлия ул? Китәм дип, сынап кына авыз ачуга, кара нәрсә сөйли башлады. Ун ел буе сиңа түзгәннән соң, китәмме соң?! Шушы еллар эчендә синең тамагың тук булсынга плитә янында күпме тир түктем, күпме савыт-саба юдым, хәзер чык та кит имеш, китми торыйм әле! Аннан бу елларда фатирга ипотека, машинага кредит түләп бетердең. Син, Мөсәлим, шушы ун ел эчендә акылым бөтенләй чыгып бетте дип уйлыйсың бугай. Ялгышасың, миңа ул зиһен дигәне әле керә генә башлады. Җылытылган оямны ташлап китәргә башыма тай типмәгән әле, ә синең тамагыңны мин ничек тә туйдырырмын, бу минем өчен гомерлек ипотека, күрәсең...
Илдар ХӘЙРУЛЛИН.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: