Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кич утырганда

Гомер буе шигырь яздым...

Шигъри тәлгәшләр

Гомер буе шигырь язам,
Укырлар, дип, ышанып.
Күңелемнең, борчулардан
Юк торганы бушанып.


Гомер буе шигырь яздым,
Гел дә фикер эзләдем.
Гаделсезлек күрдем исә,
Атылып чыктым, түзмәдем.


Гомер буе шигырь яздым,
Йөрәк аша үткәреп.
Аңлаучы юк, дия алмыйм,
Мактаучы юк күтәреп.


Гомер буе шигырь яздым,
Булмас инде үзгәреп.
Үзем белән генә китәр,
Мөгаен, бу үзгәлек.


Мин киткәннән дөнья бетмәс,
Үзгәрмәстер, ышанам.
Кимер бары бер кешегә
Җылы сүзгә сусаган.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев