Туган як

Гөмбә кыйссасы

Журналист кешенең күзе күп күрә, колагы күп ишетә, диләр -хак сүзләр. Күргән-ишеткәннәрнең кайберләре куен дәфтәренә теркәлеп барыла. Шундый бер язманы газета укучылары игътибарына тәкъдим итәргә телим. Ул ахирәтләр әңгәмәсенә колак салып торудан туган язма. - Камилә, быел гөмбә җыя алдыгызмы соң? Сезнең Мөслим яклары гөмбәгә бик бай бит ул. -...

Журналист кешенең күзе күп күрә, колагы күп ишетә, диләр -хак сүзләр. Күргән-ишеткәннәрнең кайберләре куен дәфтәренә теркәлеп барыла. Шундый бер язманы газета укучылары игътибарына тәкъдим итәргә телим. Ул ахирәтләр әңгәмәсенә колак салып торудан туган язма.
- Камилә, быел гөмбә җыя алдыгызмы соң? Сезнең Мөслим яклары гөмбәгә бик бай бит ул.
- Юк, бармадык. Узган елгысыннан да гарык.
- Күп булса, маемлата шул ул.
- Юк ла, эш гөмбәдә түгел, бөтенләй башкада.
- Нәрсә булды, әллә берәрсе агуландымы?
- Таптың сүз! Гөмбә аера беләбез лә ул.
- Соң?
- Вакытың булса, тыңла. Узган ел башында яңа чит ил машинасы алдык. Күптәнге хыялыбыз тормышка ашты. Әбиләр чуагында, сеңлемнәр гаиләсе белән туган якка, «опята» җыярга кайтып киттек. Ну, шәп урынга эләктек тә соң, сиңаәйтим. Атлыйсы да юк, тезелеп киткән. Ике капчык тутыргач, ирем аларны машинага чыгарып куярга булды. Тагын җыйдык. Күз кызыкса да, инде тутырырга бернәрсә дә калмады, кайтырга булдык. Ярар, чыктык машиналар янына. Арыткан иде, ашыйсы да килә башлады. Ирем, ачкычка дип кулын кесәсенә тыгуы булды, сүгенеп, лач итеп җиргә төкереп куйды.
- Машина ачкычын багажник эченә куеп торган идем, шунда калдырганмын.
Ашыйсы килү теләге дә бетте, гөмбәләр дә кирәкмәс булды. Инде нишләргә? Ике ир-ат багажникны ачмакчы булып ни тырышты - чит ил машинасы ла ул, болай гына ачармын димә! Көн кичкә авышты, үч иткәндәй, салкын җил исә башлады. Балаларның да кәефе төште, арлы-бирле йөренәләр.
- Болай булмый бит инде, тәрә-зәне ватам, - ди ирем.
- Кагыласы булма! - дим. - Балаларны утыртыгыз да, Түбән Камага кайтып, запас ачкычны алып килегез. Ә без монда машина каравылларбыз.
Әй, йөренәбез сеңлем белән машина тирәсендә. Суык сөяккә кадәр үтте. Учак ягып җибәрдек. Урман буе, куркыта да. Кем белә: әллә эт өрә, әллә бүре улый. Үч иткәндәй, андый вакытта кайчандыр, кемдер сөйләгән куркыныч вакыйгалар искә төшә. Көтә-көтә көтек була яздык. Төнге бер тулганда, ниһаять, юлда машина утлары күренде. Бер яктан күңелгә җылы йөгерде, икенче яктан шөлләтә дә: безнекеләр микән? Шөкер, үзебезнекеләр булып чыкты. Кайнар чәй эчкәч, эчкә җылы йөгерде. Бу көн һич онытылмый, очрашкан саен көлешеп искә алабыз.
- Гөмбәне нишләттегез соң? - дип кызыксына ахирәте.
- Өйгә кайтканчы ачу бераз басылды. Аннан соң, булганны әрәм итәсе килми, эшкәртеп куйдым.
Тукталышка автобус якынлашуын күреп, ахирәтләр сүзне шушы урында туктаттылар.
Нурисә ГАБДУЛЛИНА.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: