Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кич утырганда

Глобус белән бутаган...

Җиденче класста укыган чак. География дәресе. Бу фәнне укытучы абый - шаян сүзле, әмма кирәк вакытта кырыс һәм таләпчән дә иде. Дәрес бара. Чәчен пеләшкә алдырган Илдус, укытучы сөйләгәнне тыңламыйча, алгы партада утырган кызларның чәч толымнарын тарткалап, күршесенең кабыргасына төрткәләп, уңга-сулга боргаланып утыра. Шулвакыт, укытучы моның "пеләш"енә указкасы белән җиңелчә...

Җиденче класста укыган чак. География дәресе. Бу фәнне укытучы абый - шаян сүзле, әмма кирәк вакытта кырыс һәм таләпчән дә иде.

Дәрес бара. Чәчен пеләшкә алдырган Илдус, укытучы сөйләгәнне тыңламыйча, алгы партада утырган кызларның чәч толымнарын тарткалап, күршесенең кабыргасына төрткәләп, уңга-сулга боргаланып утыра. Шулвакыт, укытучы моның "пеләш"енә указкасы белән җиңелчә генә сугып алды да:

- Глобус дип торам. Ай-яй-яй! Илдус башы икән бит бу! - дип аптыраган кыяфәт чыгарды. Илдусның колаклары гына түгел, чәчен пеләшкә кырдырган башына кадәр кызарды. Классны күтәрередәй булып, барыбыз да шаркылдаша башладык. Илдус та карап-карап торды да, пеләш башын артка ташлап, көлеп җибәрде.

Хәзерге заманда укытучы берәр баланың башына бармак кына тигезеп карасын әле. Күрмәгәнен күрсәтерләр! Хәзер заманасы да, кешелек кыйммәтләре дә, укытучы белән укучы мөнәсәбәте дә башка шул...

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев