Үгез гриппы
Юмореска
Телевизордан кайдадыр күпләп терлек үрчеткәннәрен күрсәткәннән соң Фирдинант тынычлыгын тәмам югалтты. «Тиз генә баеп каласың килсә, күп итеп акча эшләргә менә кемнәрдән өйрәнергә кирәк», – дип уйлады ул, фермер булу теләге белән янып. Тик бу эшне нидән башлап җибәрергә, нинди терлек үрчетергә, аларның кайсы тизрәк симерә, күбрәк табыш китерә? Шуларны уйлап борчылган ир төнге йокысыннан калды.
– Кесәңнең тизрәк калынаюын теләсәң, чучка үстер, алар күз ачып йомганчы симерәләр, ашау ягыннан да талымсыз булалар, – дип, бер танышы аңа төпле киңәшен бирде. Фирдинант эшне озакка сузмыйча, банктан кредит алып, чучкалар сатып алды һәм аларга ит кунганын зарыгып көтә башлады. Чыннан да, ныклап ашатканнан соң ул тишек-борыннар күзгә күренеп түгәрәкләнеп киттеләр. Боларның итен яхшы бәягә сатып, тизрәк кредитны капларга кирәк дип хыялланып йөргәндә, фермер ишегалдына бер көтү ветеринар килеп керде. Аларның башлыгы: «Ишеттеңме, якын тирәдә дуңгыз гриппы котыра, бу бик куркыныч чир, хәзер профилактика йөзеннән аларны тиз арада юк итәргә кирәк булыр», – дигән әмерен җиткерүгә, болай да каушап калган ир, шундый җан өшеткеч хәбәрдән тәмам коелып төште. «Ничек инде, аның маллары көрәеп китте дигәндә генә, моңарчы колак ишетмәгән чучка гриппы чыккан, имеш! Әмма мал духтырларына каршы торып булмый, алар белән бәхәсләшүнең файдасыз икәнен яхшы аңлаган Фирдинант, чарасызлыктан, «теләсә нәрсә эшләгез» дип кулын селтәде дә, үзенең тишекборыннарын башка күрмәс өчен ишегалдыннан чыгып китте.
– Дуңгыз алып ялгышкансың, шуны да белмәскә, алар да кеше кебек авырыйлар, эпидемия башлануга андый малны иң беренчеләрдән булып кырып салалар. Акчаң ташып торсын дисәң, иң яхшысы – үрдәк алырга кирәк. Аларны үрчетәм дип әллә ни баш ватасы юк, авыл артындагы күлгә җибәрсәң, үзләре шунда ризык эзләп табалар, – дигән, артык акыллы киңәшен бирде икенче танышы. Дуңгызлары өчен алган банк кредитын машинасын сатып түләгән Фирдинант нәкъ шулай эшләде дә. Тик бу юлы ул акчаны банктан түгел, дусларыннан алып торды. Күпләп үрдәк юнәткәч, фермер кеше киңәшен тотып, кошларын күл буена җибәрде.
Көз көне үрдәкләр үсеп җиткәч: «Булды, җитәрлек зурайдылар кебек, боларны тиз арада эшкәртеп, кыйммәтрәк бәягә кая да булса шудырасы булыр», – дигән өмет белән йөргәндә, фермер капкасын кабат шакыдылар...
– Якындагы авыл күленә кыргый үрдәкләр ияләшкән, аларда кош гриппы таптык, кыскасы синекеләргә дә шул әшәке чирнең эләгүе көн кебек ачык, димәк, алар белән хушлашырга кирәк булыр, – дигән сүзләрне ишетүгә, агарынып киткән Фирдинант учы белән йөрәгенә ябышты. Кесәгә нинди зур табыш ишелеп керә дигәндә генә, бу ветеринарлар тагын моңарчы ишетелмәгән ниндидер зәхмәт уйлап тапканнар! Борчуга сабышкан ир: «Булмас, ышанмыйм, бу турыда берни белмим», – дип, каршы торып караса да, бирешмичә булдыра алмады.
Бу хәлләрдән соң күпме вакыт узгандыр, анысын ул хәтерләми, бер авылдашы:
– Син Фирди, юк белән маташма, эре мал алырга тырышып кара, бер газетадан укыдым, анда киләсе ел Үгезнеке була дип язганнар. Тырышканнарга бәхет елмаячак дип тә өстәгәннәр. Үгез елында үгез алып үстерсәң ничек булыр? Андый малга ит тиз куна, әйтте диярсең, әгәр эшең барып чыкса, балда-майда гына йөзәр көннәрең алда әле, – дип, ирне канатландырып җибәрде.
Бу юлы фермер үгез алырга дигән акчаны, хәләл җефетенең әнисеннән, ягъни әбисеннән сорап торырга булды. Карчык әллә ни төпченеп тормыйча:
– Ярар, ни кырырсың икән, анысын вакыт күрсәтер, – дип кашын җыерса да, барыбер бар булган запасын чыгарып бирде. – Тик ишетсен колагың, мин банк түгел, булган бурычыңны машина сатып кына түли алмавыңны алдан ук белеп торам. Кияү, тагын шунысын да колагыңа киртләп куй, әлегә син минем йортымда яшисең, бигайбә, тотмыйм, эшең барып чыкмаса, дүрт ягың кыйбла, шәһәрдәге коммуналкаңа сыпырта аласың.
Яңа елда Үгезнең байлык кына китереп калмыйча, яман ачуы кузгалып, күзенә күренгән бөтен нәрсәне кырып-җи-мереп ата торган гадәте булуын Фирдинант үзе дә гәзиттән яхшылап укыды. Хәзер фермер үстергән малларының симергәнен көтеп яши. Үгез итен сатып күп итеп табыш ала калса, хыялы тормышка ашар иде кебек. Тик кем белгән аны, ел саен дөньяда яңа чир туып тора, бу юлы Үгез гриппы котыра башлады дип әйтсәләр, нишләрсең!? Ярар, ул афәт дигәне әллә була, әллә юк, монда хәләленең әнисенә бирәсе бурычың турында хәтереңнән чыгарырга ярамый. Хәзер Фирдинант кайсы яктан хәтәр килүен үзе дә аңлап бетерми. Кайсы әшәкерәк, бар булган малыңны егып салырга әзер торучы ветеринармы, әллә бер түбә астында ничәмә ел бергә яшәгән әбиеңме!? Ул мал духтырлары килә дә, китә, хәер аның хәләленең әнисе дә соңгы чиккә бармас кебек, ул бит аңа «пачти» туган кеше! Ни булса да булыр, Фирдинант Яңа елга зур өметләр баглый, Үгез елы бит, димәк бөтен ышаныч шул юеш танауларда хәзер!
Илдар Хәйруллин
Фото: Илдар Хәйруллин
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев