Туган як

Үгетләү

Мәмдәлия, кызың безгә китергән зыянны кайчан түләргә уйлыйсың? Нинди зыян дип, җүләргә сабышма, кызың машинабызны бәреп-җимереп кайтканын бөтен күрше-күлән күреп торды. Аның безнең туй бүләген шулай чүпкә дә чутламавын күргәч, чыр кычкырып еладым. «Аларның кызларына өйләнеп хата ясамыйсыңмы?» - дип, малайга күпме тукыдым, барыбер тыңламады. Кирелеге ташып тора, атасына охшаган....

Мәмдәлия, кызың безгә китергән зыянны кайчан түләргә уйлыйсың? Нинди зыян дип, җүләргә сабышма, кызың машинабызны бәреп-җимереп кайтканын бөтен күрше-күлән күреп торды. Аның безнең туй бүләген шулай чүпкә дә чутламавын күргәч, чыр кычкырып еладым. «Аларның кызларына өйләнеп хата ясамыйсыңмы?» - дип, малайга күпме тукыдым, барыбер тыңламады. Кирелеге ташып тора, атасына охшаган. «Миңа башка берәү дә кирәкми» - дип, безгә үч иткәндәй, кызыгызга өйләнде дә куйды. Сүземне тыңламау юньлегә китерми ул, әнә машина ярым җимерек хәлдә хәзер. Мәмдәлия, кызың нәкъ үзеңә охшаган, турыдан әйткәнне яратмый: «Харап иткәнсең машинаны, нишләттең!» - дип, азрак ачулануга: «Юлда берәр таш кисәге килеп эләккәндер, бармак башы хәтле яньчелгән өчен дөнья кубарып, тавыш чыгарырга оят түгелме сезгә», - дип, тизрәк авызымны томалап куйды.
И-и, булмады инде безнең малайның бәхете сезнең кызыгыз белән. Туйдан соң икенче көнне үк урамда Филисә артымнан куып җитеп: «Малаең безнең кызга өйләнгән булса, фатирлы да, машиналы да итә идек», - дип, үпкә белдерде. Чыннан да, элегрәк «Филисә кызына өйләнсәң, балда-майда гына йөзәрсең», - дип күпме өйрәттем малайны, тыңламады. «Әни, аның янына якын килеп булмый, балык исе килә», - дип, йөз чөергән булды. «Кибеттә балык сатуда эшләгәч, ислемай исе килсенмени», - дигәнемне тыңлап та тормады. Хәзер үзең күреп торасың, Мәмдәлия, барлык чыгымнар да безнең җилкәгә төште. Яшьләргә фатир да алып бирдек, туй бүләге дип, кредитка булса да яңа машина алырга да онытмадык. Ул машинаның ишегенә бүген кызың бармак башы хәтле генә җөй ясаткан, иртәгә ат башы зурлыгында булса нишләрсең? Син беләсеңме ул сервисларда аның ише ремонтлауга күпме акча суырганнарын? Озын сүзнең кыскасы, уңмады малаебыз кызыгызга өйләнеп, расхуд өстенә расхуд өстәлеп кенә тора. Кем өйләнеп бер ай да яшәмичә, хатынына машина рулен тоттыра инде?! Мин гомерем буена иремне руль артына утыртканым булмады. Бер сорап караган иде: «Нәрсәгә сиңа машина, эшеңә трамвай илтеп куя, балыкка велосипедта йөрисең!» - дип кычкыргач, бүтән дәшмәде.
Беркөнне телевизордан Африкада яшәүче бер кабилә турында күрсәттеләр. Аларда хатын-кыз кияүгә чыгар алдыннан иң әүвәле йорт җиткерергә тиеш, аннан соң гына үзенә яр эзли башлый икән. Дөрес, аларның ул йорт дигәннәре берничә колганы берләштереп, шулар өстенә пальма ботаклары ябудан узмый, диделәр. Әмма ничек кенә булса да, ул йорт дип атала һәм яшь гаилә үз тормышын шунда яшәүдән башлап җибәрә. Үзләре кыргый булса да, яши беләләр. Менә кемнәрдән үрнәк алырга кирәк, миңа калса бик шәп йола бу! Аларча булса, кызың фатирлы булганда гына кияүгә чыгарга хаклы булганын аңладыңмы?! Безнең алай кешечә булмады, нишләптер, киресенчә килеп чыкты. Ярар, ул яктан килгәндә чутлашырга әле дә соң түгел.
Аннан, Мәмдәлия: «Кызым бар эшне дә булдыра», - дип, мактап туя алмыйсың. Беркөнне фатирлары ниндирәк хәлдә икәнен күреп кайтырга теләдем. Ишектән кереп килүгә, бөтен бүлмәләргә ябыштырылган, ямь-яшел обой күземне камаштырды. Ышанасыңмы, үземне теләр-теләмәс болында йөргән сыер кебек хис итә башладым. Өстәл артына утыргач та, кызың тәмле ризык белән шаккатыра алмады, алдыма бүлеп куйган пилмәне тач тоз булып чыкты. Бу турыда әйткәч, ярамады: «Киләсе юлы кибетнекен ашатырмын», - дип, авызымны ябып куйды.
Ярар, фатир мәсьәләсен хәл иттек кебек, түләве уртакка булыр. Менә машинаны нишләтергә, кызың тагын бераз йөрсә, аны тәмам җимереп бетерәчәк. Шуны уйлап кан басымым күтәрелде, борчылудан йокым качты. Монда машинага кредит түләвен синең исемгә күчерүдән дә яхшырагы булмастыр, минемчә. Машина өр-яңа, әле бер айга гына түләп өлгердем. Шулай итсәк, кызың, курыкмыйча, рәхәтләнеп бәрелеп-сугылып йөрер иде. Миңа да тыныч, үзенә дә рәхәт. Безнең килен бу хәбәрне ишетүгә шатлануыннан «өфф» итеп торып, машинага тузан бөртеге дә кундырмаячак. Нәрсә, уйлыйсыңмы, кызыңның бәхетле булуын теләсәң, аз гына да шикләнмә, безнең яктан монда һичнинди хилафлык юк, Мәмдәлия кодагый. Кызың өчен ни генә эшләмәссең, ул түләү әле сиңа гомерлеккә җитәчәк. Аның каравы, базарга да машинада гына йөрерсең. Йә, ничек, уйла тизрәк, минемчә бик шәп план бу. Тукта, син уйлаштырган арада: «Кодагый машинага кредит түләвен үз исеменә күчерде», - дип, сотовый аша иремне шатландырып алыйм әле. Кем уйлаган диген, уен эш түгел бу, безнең малайга да бәхет ишелеп төште, машиналы кызга өйләнде...
Илдар ХӘЙРУЛЛИН.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: