Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кич утырганда

Герман җирендә мәтрүшкәләр үсми

Хөрмәтле газета укучыларыбыз, сезгә тәкъдим ителә торган бу хикәянең авторы Фәтхулла Абдуллин (1937) – прозаик, « Көмеш тәңкәле нигез», «Еракка китеп кара», «Җан җылысы», «Тормышка юл ярганда», «Чүл бүресе» һ.б. китаплар авторы. Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Түбән Кама шәһәрендә яши.

Мин мәктәпкә барганда да, эштән кайтканда да төзелә торган тугыз катлы йорт яныннан үтеп йөрим. Вакыт булганда каравылчы булып эшләүче, сугыш ветераны бабайның хәлен белеп чыгам. Аның бер гадәте бар. Тәмләп сөйләшергә исәбе булса, тәмәке көйрәтергә ярата. Бүген аның шундый халәте иде бугай, эчке кесәсеннән тәмәке алырга дип телогрейка төймәләрен ычкындырды. Шулчак аның түшендәге ордены ялтырап китте. Моңа кадәр мин аның орден тагып эшкә килгәнен күргәнем юк иде, кызыксынуым җиңде.

Кызыл Йолдыз ордены?! Әле сезнең мондый бүләкләрегез дә бармыни, Миңсалих бабай?

Орден турында сүз чыккач, шуны гына көтеп торгандай, ул җанланып китте, тимер тешләрен елтыратып елмайды, хәтта баскан урынында таптанып алды.

Әйе, ике көн элек кенә военкоматка чакырып бирделәр. Карыйм, гәҗитләр белән бергә повестка да килгән. Военкоматка минем кай җирем кирәк булды икән дим. Дөрес, сугыш ветераннарын онытмыйлар анысы. Бигрәк тә Җиңү көне алдыннан махсус чакырып рәхмәт әйтәләр, бүләкләр бирәләр. Әле бу арада гына бернинди бәйрәм дә юк, сәйран да юк. Нигә чакырдылар икән, дип баш ватам.

Кердем. Полковник үзе аяк өсте басып каршы алды. Йомшак урындыкка утыртты. Хәл-әхвәлемне сорашты. Сугышта кайда булганымны сөйләтте. Ә сугышның без инде кайнап торган казанында булдык. Башта Сталинград, Курск дугасына эләктем. Сугыш – кан кою инде ул, кайда да җиңел булмагандыр. Әмма Курск дугасында җир белән күкнең чиге югалды – тирә-як тоташ мәхшәргә әйләнде. Утлы дуга гына булмады, җәһәннәм дугасы булды ул немецлар өчен дә, безнең өчен дә. Ул чорда кем санаган да, кем очына чыккан: безнең югалтулар күбрәк тә булгандыр әле. Һөҗүм итеп барганда күрдек инде – сафтан чыккан немец танкларына караганда, гусеницасыннан ычкынган, люгы яньчелгән, орудие көпшәсе “сәҗдә”гә  киткән үзебезнең танклар күбрәк очрады.

Менә шундый мәхшәр көннәрнең берсендә, без – өч кеше дошман тылына разведкага барырга күрсәтмә алдык. Өчебезне дә рядовой итеп киендерделәр. Андый-мондый хәл булса (әсирлеккә эләгүең дә бар!), командирларын югалтып, адашкан төркем генә булабыз инде, янәсе.

Мең бәла белән фронт сызыгын үттек. Хәвеф-хәтәрсез генә урман эчендә таң аттырдык. Беренче эш итеп, безгә ничек тә немецларның штабын табарга кирәк. Әйтүе генә ансат. Көпә көндез кукраеп йөрергә без кияү егетләре түгел. Немецлар күреп алса, өч кешелек төркемне юк итү берни дә тормаячак.

– Әкрәм, син безнең арада иң елгыры, бар, агач башына менеп карале, мәйтәм, авылдагы берәр йортның кыегына эленгән немец флагы күренмиме?

 Юк, бер нәрсә дә күренми, – дип төште бу.

Соңыннан белдек инде. Немецлар флагларын штаб урнашкан йортның ишек өстенә генә элгәннәр икән. Чигенгәндә суырып алырга җайлы булсын дигәннәрдер инде. Йорттан ерак түгел сарайсыман нәрсәсе дә бар. Салкыннан калтырана-калтырана төне буе керфек тә какмый чыктык, әмма берни дә майтара алмадык. Гитлерчыларның әллә берәр зуррак офицерлары килгән көн булды, әллә берәр этлек эшләргә җыеналар иде, төне буе штаб тирәсендә тыз-быз йөреп чыктылар. Задание үтәмичә, сөмсере коелган сабый кебек кайтып булмый ич инде.

 Юк, егетләр, дим, катгый бер карарга килеп, – штабка үтеп, документларын кулга төшермичә кайтмыйбыз! Бетте-китте!

Урман эчендә нинди сарай булгандыр ул, шайтан белсен. Сугыш афәте, туплар зилзиләсе аны да читләтеп үтмәгән-снаряд төшеп түбәсен алып ыргыткан, стеналарын тишкәләп бетергән. Исән калган бер почмагына кереп сыенабыз.

Ике көн йокламау шактый йончыткан, берничә минуттан солдатларым изрәп йокыга китәләр. Мин генә уяу. Якындагы сазлыкта бакалар бакылдаша. Ниндидер кошлар, үзләре генә белгән телдә нәрсә турындадыр “серләшә”: чурр-чурр килә... Аңа икенче яктан икенчесе шундый ук авазлар чыгарып җавап бирә: чурр-чурр...  Сугыш өчен гадәти булмаган тыныч төн. Югарыда, биектә-биектә болытлар йөзә, йолдызлар җемелдәшә. Их, рәхәттер дә соң аларга күк йөзен иңләп-буйлап йөзүләре!..

...Менә өченче төн дә җитте. Көндез күк йөзе аяз булса да, кичкә таба кинәт кенә җил кузгалды. Болытлар һаман саен ишәя бардылар. Җир өстен караңгылатып, берәм-берәм йолдызлар да югалды. Ниһаять айга да чират җитте. Йолдызлар белән чагыштырганда, “эре сөякле” ай алай тиз генә бирешергә теләмәде.  Бер болытны “селтәп” җибәрде, икенчесен, өченчесен... Әмма бәләкәй болытларга ярдәмгә өлкәнрәкләре килеп җитте. Тулган ай, тагын азмы-күпме шулай болытлар белән тарткалаша-тарткалаша, бер күренеп, бер югалып “тыпырчынды” да күздән югалды. Җиһанны караңгылык каплап алды. Монысы безнең файдага иде, билгеле. Көнчыгыштан-туган яктан искән яңгыр җиле безнең битләребезне, чәчләребезне назлап, иркәләп үтте. Ә берничә минуттан талгын гына яуган яңгыр шыбырдавы җирдә тулысынча хакимлек итә иде инде. Яңгырга ни аңа, барыбер, сугыш-канкоеш әллә бар аңа әллә юк...

Штаб тирәсендә бүген тыныч кебек. Кичәге шикелле тыз-быз йөрүчеләр күренми. Шулай да ишек төбендәге баскычта муенына автомат аскан немец солдаты кукраеп басып тора. Тонык кына яктырткан лампочка яктысында аның күләгәсе күңелгә шом салып үзеннән ике мәртәбә зуррак булып күренә.

Штабка керү өчен безгә ничек тә аннан котылырга кирәк. Бу хәтәр эшне тавыш-тынсыз гына башкару мәслихәт. Юкса, исән калуыбыз икеле. Бу үтә дә җаваплы бурычны егетләрнең кайсына тапшырырга? Егоргамы? Әкрәмгәме? Икесе дә ут уйната торган егетләр! Әнә бит, кичә Әкрәм ым кагу белән ничек мәче җитезлегендә агач башына үрмәләде. Ни булса шул: Әкрәмнең колагына пышылдап кына тәвәккәлләргә әмер бирәм. Ул ялангач хәнҗәрен кулына кысып түше белән шуыша-шуыша өй почмагына җитә язган иде инде. Берзаман сакчы, баскычтан төшеп, Әкрәм шуышкан почмакка килә башлады. Сизендеме әллә бу явыз дип, тын алырга да куркып торабыз. Менә ул почмакка килеп басты... автоматын стенага сөяп куйды һәм... чалбар төймәләрен ычкындыра башлады. Әмма башлаган йомышын тәмамларга туры килмәде аңа...

Шыпырт кына эчкә үтәбез. Уртада өстәл. Анда телефон аппаратлары. Йокы үз эшен эшләгән-утырган килеш кенә, өстәлгә башын салып, немец офицеры гырылдый. Икебез ике ягына басып “дусларча” гына төрткәләп аны уятабыз. Уянгач, янәшәсендә таныш түгел кешеләрне күрүгә, офицерның куллары үзеннән-үзе пистолет кобурасына үрелә. Әмма берничә секунд эчендә куллары артка каерып бәйләнгән немец чүпрәк чәйнәп, идәндә ята иде инде.

Без, төргәге-төргәге белән карталар, документлар һәм өстәвенә тере немец офицерын да үзебез белән алып, тизрәк моннан шылу ягын карыйбыз.

Ниһаять без кайтыр юлда! Караңгы, күзеңә китереп төртсәләр дә берни күренмәслек көзге төн. Чама белән генә барабыз да барабыз. Ә яңгыр коя гына. Әйтерсең, күкнең төбе тишелде. Өс киемнәребез соңгы җебенә кадәр лычма су. Никадәр генә сакланып атларга тырышсак та, аяклар “лык!” итеп йә иңкү җиргә төшеп китә, йә түмгәккә абына. Шулай абына-сөртенә барабыз да барабыз. Бераздан шикләндерә башлады – дөрес юлдан кайтабызмы? Уйлавыбызча, без урманга җитәргә тиеш идек инде. Ә ул һаман юк та юк.

Әкрәм, кая компасны бир әле, юнәлешне тикшереп карыйк, – дим.

Ул кыштыр-кыштыр кесәләрен актара башлады.

– Ә мин аны кичә үзеңә бирмәдеммени? – ди ул, ярым пышылдап.

Юк. Кичә урманда син үзең, карале, чыннан да, агач ботаклары кәүсәнең кояшка караган ягында күбрәк була икән дип, тикшереп утырдың бит, – дим.

Әкрәм тагын бер кат кесәләрен актарырга тотынды. Вещмешогын астын өскә китерде. Солдатның юл капчыгында булырга тиеш кирәк-яраклар җиргә коелды. Компас кына табылмады.

Соңыннан син аны кесәңә салдың бит, – дим, үткән көндәге хәлләрне исемә төшереп.

Әкрәм көтмәгәндә аңына килеп, кулы белән маңгаена чәпелдәтеп алды.

Эх... әттәгенәсе! Эх!.. штабка таба шуышканда кесәдән төшеп калган инде ул...

Әйе, күреп тордык, аның өчен борчылып тордык. Әкрәм шуышып кына түгел, кайбер урыннарда дүртаякланып-мүкәләп тә барды әле. Андый чакта кесәңдәге әйберләр төшеп калуы чыннан да ихтимал.

Таң атуга, без тагын бер аяныч хәлне абайладык. Көнчыгышка барабыз дип, төнге караңгылыкта көньякка таба киткәнбез. Без әле һаман дошман басып алган җирдә, ә урман безнең сул якта калган! Ул инде еракта, офыкта гына шәйләнә. Кояш нурларын сипкәнче берничек тә барып җитәрлек түгел. Яктыда хәрәкәт итеп тә булмый. Күреп алсалар-эш хәрап! Ныклап яктырганчы хәвефсезрәк, аулаграк урын карап туктарга булдык. Хәвефсез дип сайлаган урыныбыз да шул ничарадан бичара гына. Уйсулыктагы түмгәкләргә, куе булып үскән камышларга ышыкланып ятабыз. Ярый әле штабтан немец офицерын гына түгел, ипи белән консервалар алырга баш җиткән. Тын. Һәркем үз уена чумган. Сизеп торам, егетләр дә борчыла. Бер тәүлектә әйләнеп кайтырга тиеш солдатлар дүртенче көнебезне дошман тылында үткәрәбез.

Әсир немецны карарга беркетелгән Әкрәм дә, зарлана башлады:

– Ничу бу Мәккә кяфере белән интегергә. Дөмектерергә дә китәргә. Монда үзебезнең җан кадерлерәк. Өч яшьлек сабыймыни. Аның ыштанын төшер, ыштанын күтәр...

– Мәккә кяфере түгел, Берлин кяфере бит ул. Безнең бурыч – аны исән-сау алып кайтып тапшыру, – дим.

– Ә тапшыра алмасак? Немецлар безне эләктереп алсалар нишлибез?

– Соң, эләкмәскә тырышып ятабыз ич инде.

Бездән алда киткән разведчиклар да эзсез югалды. Үле гәүдәләре дә табылмады, – дип, күңелгә шом сала Әкрәм.

Мин берара ни әйтергә белми сүзсез калам. Шулай да бераздан фикерләремне туплап:

– Ил азатлыгы өчен барган сугышта корбаннарсыз гына булмый шул, – дип, үземчә нәтиҗә ясыйм.

– Ил... ил... – ди Әкрәм, мине үчеклегәндәй, берүк сүзләрне кабатлый. – Менә син, Миңсәлих, турысын гына әйт әле, бу СССР дигән илдә рәхәт күрдеңме?

– Илдә ни булса, безгә дә шул булды инде.

Ә менә мин җәбер-золымнан башка берни дә күрмәдем. Колхозлашу чорында ике атыбыз, ике сыерыбыз булган өчен кулак дип безне авылдан сөрделәр. Бар булган мөлкәтебезне талап алдылар. Ни дип мин шушы ил өчен башымны салырга тиеш әле ә?!

Их, Әкрәм, Әкрәм! Онытыла башлаган, юк, сүрелә башлаган учакка нигә керосин сибәргә? Рәнҗү хисләре миндә юк дисеңме? Минем дә өлкән яшьтәге әтием колхозга кермичә, байтак кына аерым хуҗалык булып яшәде. Ил җитәкчеләре аерым хуҗалыкларга берсеннән-берсе авыр налоглар уйлап  чыгардылар. Мескен крестьянның, җелеген суырдылар. Бар тапкан табыннары шул чамасыз салымнарны түләргә китеп барды. Без гаиләдә җиде бала көчкә-көчкә генә очын-очка ялгап яшәдек.

Минем сүзсез калуымны Әкрәм икеләнү дип кабул итте ахры, эчендәген ахыргача чыгарып “түкте”.

– Сез теләсәгез нишләгез, немецлар чолганышында калсак, мин коралымны ташлыйм да кулымны күтәрәм.

Ә мин синең арт чүмечеңә пуля җибәрәм.

Әкрәмнең ачудан йөзләре бурлаттай кызарып чыкты.

– Значит син ул чорда куштанланып, шул кызыл авызлар җырын җырлап йөргәнсең инде.

Юк! –  дим мин, үзем дә сизмәстән тавышымны күтәреп. – Юк!

Һәм мин аңа аерым хуҗалык булып яшәгәндә күргәннәрне сөйләп бирәм.

Әкрәм беркавем дәшми торганнан соң кабат телгә килә.

– Ә син әле һаман да шул нужа күрсәткән илең турында уйлыйсыңмы?

Әкрәм дустым, – дим мин, мөмкин кадәр җитди булырга тырышып. – Безгә күрсәткән ул михнәтләрне илебез түгел, болгавыр заманда властька үрмәләгән, әнә шул син әйткән кызыл авызлар күрсәтте.  Хәтта артыгы белән күрсәтте. Ә Ватан, ул бер генә! Аңлыйсыңмы, Ватан, ил – ул газиз Ана кебек бер генә! Аны сатып та, сатып алып та булмый. Ярамый. Хәзер шул чордагы ахмакларның кыланышына үч итеп, дошманга сатылыйкмыни?! Әллә син Герман җирендә безне бәлеш пешереп көтеп торалар дисеңме? Без анда килмешәкләр генә булабыз. Ни дисәң дә, безнең бит әле кайтып, борын төртер җиребез – ата-баба яшәгән илебез бар! Сөйгән ярларыбыз шушында!

Мин тагын өстәп ни әйтергә белми, Әкрәм ни уйларга белми берара икебез дә тынып калабыз. Ә миңа ничек тә җеп очын югалтмаска, фикеремне ялгап дәвам итәргә кирәк.

– Ә синең әти-әниләрең исәнме соң әле?

– Әниебез исән әле. Әткәй генә Магнитогорск төзелешендә эшләгәндә үпкә чире белән китеп барды.

– Гаиләң бармы? Өйләнгән идеңме?

– Әйе. Яшь ярымлык кызым мин киткәндә “ Әти, тизеләк кайт!” дип, кул болгап калды.

Һо-о, алайса малай алып кайтасы көннәрегез алда икән әле, – дим һәм үз итеп Әкрәмнең  иңбашына җиңелчә генә шапылдатып сугып алам.

Кайсы гына ир-атның дәвамчысын күрәсе килмәс икән? Малай турында сүз чыккач Әкрәм елмаеп куйды.

– Кулак нәселе, дип тинтерәтмәсәләр ярый инде.

Дөнья гел болай гына тормас. Заманалар үзгәрер әле, дустым. Үзгәрер.

Әкрәм беркавем тынып, сүзсез торганнан соң, җиңелчә генә тамак кырып ала, көрсенгәндәй итә.

– Минсәлих, син, ни... безнең арадагы сүзне оныт инде, яме? Ни күрсәк тә бергә күрербез.

Ә син, Әкрәм, борчылма! Боларның берсе рус, икенчесе немец. Татарча исәнләшә дә белмиләр. Безнең сөйләшкән ике арада гына калыр. Борчылма!

***

... Минем тизрәк вакыйганың ахырын ишетәсем килә.

– Ә сез, Минсәлих бабай, үзебезнекеләр ягына ничек исән-сау чыга алдыгыз соң? – дим.

Ә-ә, әйе. Хәзер...

Ул сагыз исе чыгып торган такталар өстеннән кузгалып будкасына кереп китте. Мин разведчик карт тагын нинди сюрприз күрсәтмәкче икән дип, уйлап алдым. Ул анда озак тормады, сулъяк култыгана термос, исән кулына ике чәшке күтәреп килеп чыкты.

Картлык галәмәтедер инде, авыз кипте. Әйдә, иң әвәл сусынны басып алыйк әле.

Һәм без хуш исле мәтрүшкә чәе эчә-эчә әңгәмәбезне дәвам иттек.

– Әйе. Ул төнне без, ниһаять, урманга кереп яшеренергә өлгердек. Фронт сызыгын үтәсе генә калды. Әмма таң алдыннан көтмәгәндә җир белән күкне бер итәрдәй мәхшәр ясап артиллерия канонадасы башланды. Аңарга самолетлар гүелдәве, танклар үкерүе кушылды. Туплар ярылган саен, урман йөрәк яргыч тавыш белән ахылдап куя. Барыбыз да аяк өстендә, йокы качты. Ике арада аяусыз бәрелеш башланганын сизеп торабыз. Дошман тылында булсак та эчкә җан керде. Хәзер инде пышылдап кына түгел, курыкмыйча, кычкырып сөйләшәбез.

Ә теге әсир фашистны алып кайтып җиткерә алдыгызмы соң? Үзебезнекеләргә кайчан... – дип мин кыбырсып соравымны кабатлыйм.

– Үзебезнекеләргә без көн кичкә авышкач кына барып эләктек. Анда да башка частьныкыларга. Совет солдатларын күргәч, егетләрем урманнан йөгереп чыкмакчылар иде, туктаттым:

– Ашыккан ашка пешкән ди. Кабаланмагыз, мәйтәм. Араларында таныш солдатлар юк икәнен күрмисезмени дим. Ничек кабул итәселәрен белгән юк. Башта мин үзем генә күреним. Сез әнә теге куаклар артына яшеренеп торыгыз. Мин сигнал биргәч кенә чыгарсыз.

Чыннан да, яшь кенә бер лейтенант пароль сорап теңкәмә тиде. Мин үзебезнең парольне әйтәм:

Дөрес түгел! Совет формасы кигән сатлыкҗандыр син! – ди. Кызулык белән мине сугып та екты.

– Юк, – мин әйтәм. – Самосуд ясарга хакың юк. Сезнең алдыгызда совет сержанты, разведчик Нуриев басып тора!

– Докажи! – ди лейтенант һаман кыдрачланып.

Сейчас докажу, мәйтәм. – Шуннан соң посып калган егетләргә сызгырдым. Куллары бәйләнгән немец офицерын күргәч, күзе маңгаена менде лейтенантның.

Кайткач, рота командирыбыз:

– Молодец, Нуриев, егет икәнсең. Сине обязательно бүләккә тәкъдим итәрбез, – дигән иде.

Шуннан соң күп тә үтмәде сул кулым яраланып госпитальгә кердем. Савыккач, бөтенләй икенче фронтка эләктем. Сугыша-сугыша илебезне, Варшаваны дошман яуларыннан азат иттек. Гитлерчыларның өненә дә күп калмаган иде инде. Фашист ядрәсе шул сул кулга каныкты бит. Бу юлы снаряд кыйпылчыгы аны терсәктән өзеп алып китте.

Ә безнең рота командирыбыз сөйләнеп кенә калмаган, чыннан да, бүләккә тәкъдим иткән икән. Менә, ничә елдан соң булса да китереп бирделәр... Онытмаганнар...

Сугыш ветераны карашын минем кулдагы картага юнәлтә:

Ерактан ук күрдем мин сине, Гомәр энем. Кулыңа таяк күтәргәнсең дип торам. Ул да булса, төрелгән карта икән әле. Менә немец фашистлары да дөньяны шулай төреп тотмакчылар иде дә бит, барып чыкмады. Син ул картаны мәктәбегезгә элеп куй, энем. Кергән кеше теләгәнчә карасын. Балаларга да тукы! Дөнья бер кешенеке генә түгел, дөнья барыбызныкы да ул!

Мин саубуллашыр алдыннан чәшке төбендә калган мәтрүшкә чәен йотып куям. Аның хуш исе – борынны ярып керә, сулышларымны киңәйтеп җибәрә.

Карале, Минсәлих бабай, син сугышта булган, байтак илләрне күргән кеше. Герман җирендә мәтрүшкә үсәме ул?

Сугыш ветераны бер мәлгә тынып кала. Күрәсең, хәтер сандыкларын актара. Бераздан соң:

Юк! Очратмадым! – ди ул, ныклы бер карарга килеп. – Герман җирендә мәтрүшкәләр үсми. Мәтрүшкә безнең илебездә, татарлар яшәгән җирдә генә үсә!

Чал чәчле аксакалның сүзләре тагын бер кат илең турында уйларга этәрә...

Фәтхулла Абдуллин

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев