Туган як

Гемоглобин

Юмореска

Кинәт хәл бетү галәмәте ешая башлагач, Әбелгәрәй хәләл җефете киңәшен тыңлап, район табибына күренмичә булмас дигән карарга килде. Сырхауханәдә баштан-аякка тикле төрле тикшеренүләрне узып, анализлар тапшырганнан соң аның канында гемоглобинның бераз түбәнрәк булуы ачыкланды. «Нормадан азрак, бу куркыныч түгел, – диде табиб авыруның хәлен белешкәч. – Сезгә саф һавада йөреп, күбрәк ит ашарга кирәк».

Табибның соңгы күрсәтмәсе Әбелгәрәйнең күңеленә аеруча хуш килде. Аларның өстәленнән ит ризыгының өзелгәне булмады, әмма аны артыгын ашау моңарчы берәүгә дә зыян итмәде. «Ит аз ашаганга чирләгән», – дигән хәбәр, ул авылга кайтып җиткәнче үк йорттан-йортка йөреп таралырга өлгергән иде.
«Белмим шул, – дип шикләнде, аның белән бергә үскән Гатаулла. – Әбелгәрәйнең күп ит ашаганын балачактан ук күреп тордым, мин бер ботны кимереп өлгергәнче, ул тулы бер чебине ботарлап куярга өлгерә иде. Чирлим дип юри әйтә, әле хәзер дә бер утыруда сарык ашап бетерерлек хәлдә ул». Гатаулла моны сөйләгәндә, арттырыбрак җибәрде анысы. Әмма Әбелгәрәйнең бүлнистән исән-сау кайтуы хөрмәтенә суелган сарык өч кенә көнгә җитте. Андый гемоглобин белән яшәве авыр, шуңа күрә тиз арада зур тәкәне дә суеп аттылар. Аның артыннан өч сарык һәм аларның бәкәйләре – боларның барысын ашау айдан артыкка сузылды. Ни гаҗәп, күпме ит ашап Әбелгәрәйнең хәле яхшырмады һәм ул лапаска чыгып, кыш чыккан үгезгә күз төшереп алды. Үгез бик зур түгел иде, шуңа ул айдан артыкка җитмәде. Шулай итеп баш әйләнүдән зарланган ир җәй буе рәхәттә яшәде.

Ашалган маллар өстенә былтыр суелган биш-алты каз өстәлде, инде быел бераз үсәргә өлгергән тавык-чебеш тә кереп бетте. Бервакыт Әбелгәрәй телевизордан гемоглобины түбән кешеләргә җиләк-җимеш файдалы булуын ишетеп калды. Шул ук көнне шәһәр базарыннан аны күпләп алып кайттылар. Кибетләрдә кара уылдык тапмагач, кызылыннан файдасы аз дип, алып тормаска булдылар. Күрше карты канны яхшырта дигән булып, банкасы белән быел аерткан бал кертте. Хәзер төшке аш вакытында ир ике-өч тәлинкә токмачлы аш каплап куйганнан соң зур-зур берничә калҗа бозау ите ашап, аларны виноград, гранат, киви, банан белән бастырып куярга гадәтләнеп китте. Чәй эчкәндә ул балны кашык белән банкадан гына ашады.
Ишегалды, лапаслар бушап калгач, хәләл җефете иреннән: «Йә, ничек, сизәсеңме, бераз рәт кердеме?» – дип сорамыйча булдыра алмады. Әбелгәрәй шактый уйлап торгач: «Хәзер хәл керде кебек, алай да кайчагында башым әйләнгән чаклар булгалый», – дип, җавап бирде. Ирен карап үзе дә тәмам хәлсезләнеп калган хатын, кичекмәстән табибка күренеп кайтырга булды. Кичен ул иренә үзендә нинди авыру табулары турында иркенләп сөйләп тормады һәм бу көнне алар нишләптер майсыз солы боткасы гына ашап йокларга яттылар. Билгеле Әбелгәрәйгә бу бик үк ошап бетмәде булса кирәк һәм ул хәләленә: «Канымны яңадан тикшертмичә булмас», – дип, коры ботка гына ашарга риза булмавын белдерде. Ир үзендә хәлсезләнү сизмәде, соңгы айларда аның гәүдәсе шактый калынаеп киткән иде. Табиб кушканны үтәмичә булмый, тик элеккечә канында гемоглобин түбәнәйсә ни хәл итәрсең!?

Шуларны уйлап борчуга салышкан ир бушап калган ишегалдына чыкты. Карале, аны терелтергә җәмгысы күпме мал, тавык-чебеш, каз-үрдәк кереп китте икән? Районга барып анализ тапшырырга озак вакыт кирәкми, әмма табиб кабат: «Яңа суйган мал бавыры ашарга кирәк сезгә», – дип әйтсә, чират лапастагы соңгы сыерга барып җитәрме?
Хәзер аның хәләл җефете: «Чирлим дигән сылтау белән йорттагы барча мал-туарны ашап бетердең. Шунысын аңламыйм, өстәл артында сиңа авыр килмәсенгә, үзем дә ит капкалагач, бүлнистә гастрит куеп кайтардылар. Кая монда дөреслек? Син терелдең, гел ит ашаудан мин чирли башладым», – дип, зарланудан туктый алмады.
Табиб канда гемоглобин кимүен куркыныч түгел дип юаткан булса да, рәткә керергә дөнья акча китте. Ярар, монысын ерып чыктылар кебек, шулчакны аптырашта калган ир, әгәр тагын да куркынычрак чир килеп эләксә, белмәссең дә, ул чакта нәрсә ашап тереләсе булыр дип башын кашып куйды.

Фото: https://pixabay.com/ru/

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: