Туган як

Газета укучыларыбыз иҗаты

Хәерле юл, Гөлүсә! Без әдәби берләшмәгә килгән каләм тибрәтүчеләрне сөенеп каршы алабыз. Аларга һәрчак ярдәм итәргә тырышабыз, киңәшләр бирәбез, тәҗрибәбез белән уртаклашабыз. Әдәбият елына аяк басканда безнең утырышка кыяр-кыймас кына адымнар белән уртача буйлы, мөләем генә бер ханым килеп керде. Көзге миләшләрнең матурлыгына сокланып кулына каләм алган Мөслим кызы Гөлүсә...

Хәерле юл, Гөлүсә!
Без әдәби берләшмәгә килгән каләм тибрәтүчеләрне сөенеп каршы алабыз. Аларга һәрчак ярдәм итәргә тырышабыз, киңәшләр бирәбез, тәҗрибәбез белән уртаклашабыз.
Әдәбият елына аяк басканда безнең утырышка кыяр-кыймас кына адымнар белән уртача буйлы, мөләем генә бер ханым килеп керде. Көзге миләшләрнең матурлыгына сокланып кулына каләм алган Мөслим кызы Гөлүсә Нәбиеваның шигырьләре белән танышкач, без аларның кайберләрен газета укучыларына тәкъдим итәргә булдык. Иҗат җимешләренең төрле тематикага язылуы да безне куандырды.
«Язгы уяну» дигән шигырендә ул:
Һәр ел саен шулай язлар килә,
Яшәү ямен җанга тутырып.
Хыялымда очам казлар белән
Язгы болытларга утырып, - дип яза.
Хәерле сәфәр сиңа, Гөлүсә сеңлем! Без ихлас күңелдән синең әдәбият дигән олы диңгезгә барып ирешүеңне теләп калабыз.
Фәтхулла АБДУЛЛИН,
язучы, «Кама таңнары» әдәби берләшмәсе җитәкчесе.
 
Ялгыз ана
Ялгыз ана көтә үз баласын,
Көтә иртән, көтә кичләрен.
Сагынуларын сала көйләренә,
Басар, диеп, сагыш хисләрен.
 
Җил какса да ишек-тәрәзәсен,
Кысылып килә аның йөрәге.
«Әнкәй» дигән
тавыш ишетелә,
Әллә инде өйнең өрәге...
Төшләрендә күреп ул уяна,
Кайтты, диеп, газиз баласын.
Кайтыр иде бала, әгәр бер уйласа
Картлыгында ялгыз каласын...
 
Әнием кочагы
Әниләр кочагы - оҗмах, диләр,
Шул оҗмахта үстем сөелеп.
Әниемнең җылы учларына
Башым куям тагын сөенеп.
 
Рәхмәт сиңа, язмыш, ятимлекнең
Ачы җиле миңа килмәгән.
Чит-ятларның каты куллары да,
Ләгънәте дә миңа тимәгән.
 
Синең куллар, әни - эш куллары,
Кытыршы да бераз үзләре.
Алар сөеп мине сыйпаганда,
Мөлдерәмә тула күзләрем.
 
Бәхетле бул, балам, дия идең,
Алларыңа алып сөйгәндә.
Яшь аралаш мине үбә идең,
Ялгызлыктан янып көйгәндә.
 
Ярсыз кәккүк
Бу бәхетме, әллә каргыш, -
Сорыйм мин кыялардан, -
Ник күкенең балалары
Үсә чит ояларда?
 
Мондый язмышка дучарлар
Азмы безнең арада.
Ялгыз кәккүк, ярсыз кәккүк,
Кагылма син ярага.
 
Син дә ялгыз, мин дә ялгыз,
Санама ла елларны.
Язмышкаем, илтсәң иде
Паркаема юлларны.
Язгы уяну
Кыр казлары кайтты туган якка,
Яшәү җырын җырлап үттеләр.
Зәңгәр күктә йөзгән ак болытлар
Кошкайларны сөеп үттеләр.
 
Казлар тавышын ишетеп тал уянды,
Бөреләре тулып ярылды.
Яз җилләре назлап каеннарның
Ак биленә килеп сарылды.
 
Ләйсән яңгыр яуды җир өстенә,
Әйтерсең лә, сөенү яшьләре...
Зур җиһанга: «Әйдә, уян!» - диеп,
Бар көченә яшен яшьнәде.
 
Елгаларда акты язгы бозлар,
Соңгы тапкыр үбеп ярларын.
Йөрәкләргә тулды сөю хисе,
Ялгызаклар тапты парларын.
 
Һәр ел саен шулай язлар килә,
Яшәү ямен җанга тутырып.
Хыялымда очам казлар белән
Язгы болытларга утырып.
Гөлүсә НӘБИЕВА.
 
Әлфия апа сөйли...
(Яраткан җырчыбыз Әлфия Афзалова исеменнән)
Актаныш - гөлләр иле,
Синдә туып мин үстем,
Үсеп җиткәч юлга чыктым,
Күп төбәкләрне гиздем.
 
Бала чактан җырлаттылар,
Кул чабып мактадылар,
Тагын-тагын җырла, диеп,
Сәхнәгә чакырдылар.
 
Күп сәхнәләрдә җырладым,
Төрле илләрдә булдым.
Үкенмим үткән гомергә,
Янәшәмдә - кызларым.
 
Илһам белән дус булсак та,
Аны бәйли алмадым,
Бер-ике малай аңардан,
Кызганыч, табалмадым...
 
Насыйп булган халкым өчен
Гомер буе җырларга.
Тату, матур яшик диеп,
Теләк салам моңнарга.
Госман ВӘЛИЕВ.
 
Кеше хәлен кеше белми
Гали таеп егылганга,
Вәли кычкырып көлде.
Көлке түгел икәнлеген
Үзе егылгач белде.
 
Гыйбрәтләрне алып булмый,
Авызың бер пешмәсә.
Кеше хәлен кеше белми,
Үз башына төшмәсә...
Инсаф КАШАПОВ.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: