Туган як

Газета укучыларыбыз иҗаты

Шау чәчәктә чагы күңеленең Кызык гына бу гомер дигәнең. Әйтерсең лә, көннәр, айлар һәм еллар вакыт дигән су тегермәне канатына эләгеп, агымсуга кушылып агалар да китәләр. Сизелми дә гомер уза. Бүген менә «Кама таңнары» әдәби берләшмәсенең шигъри җанлы кызы Фәнүзәбезгә дә 60 тула. Фәнүзәнең туган ягы - җырларда макталган гүзәл...

Шау чәчәктә чагы күңеленең
Кызык гына бу гомер дигәнең. Әйтерсең лә, көннәр, айлар һәм еллар вакыт дигән су тегермәне канатына эләгеп, агымсуга кушылып агалар да китәләр. Сизелми дә гомер уза. Бүген менә «Кама таңнары» әдәби берләшмәсенең шигъри җанлы кызы Фәнүзәбезгә дә 60 тула.
Фәнүзәнең туган ягы - җырларда макталган гүзәл Зәй буенда урнашкан, элек-электән данлыклы мәдрәсәләре белән дан тоткан Кызыл Чапчак авылы. Шундагы чишмәләр челтерәвенә кушылып туган тәүге шигырьләренә фатиханы ул, мәктәптә укыган елларында ук, «Кама таңнары» әдәби берләшмәсенең ул чагындагы җитәкчесе, үзләре белән очрашуга килгән Рахмай абый Хисмәтуллиннан ала.
Фәнүзә Сабированың язган шигырьләре каләмдәшләре һәм укучылар тарафыннан һәрчак җылы кабул ителә. Ул нинди генә темага алынса да «бәйләнергә» урын калдырмаслык мөкәммәл итеп яза. Җан тавышы, табигать тавышы иңгән шигырьләре теленең гадилеге, халык гыйбарәләренең табигый кереп урнашуы белән үзенә тартып тора. Ә Фәнүзәнең үзенең җәлеп итеп торган сыйфаты - гадилек, ихласлык һәм тыйнаклык. «Минем шигырьләрем - әйбәт, уңышлы», дип, башкалар кебек, күктә йолдыз булып янарга да, балкырга да омтылмый, җирдә ныклы адымнар белән яшәвен дәвам итә. Үзе әйтмешли «сыгылса да сынмыйча», үзенең илһамчысы булган ире Ядкарь абый белән язмыш сынауларын тыныч кына үткәреп җибәрәләр.
2013 елда Фәнүзә «Һәр мизгеле кадерле » дигән китабы белән шигьрият яратучыларны, үз авылдашларын һәм туганнарын сөендерде. Аның инде икенче китабы да басмага әзер.
Шау чәчәктә
чагы күңелемнең,
Тормыш кыраулары
сукмасын.
Кайгы-хәсрәт
килеп кагылмасын,
Тапмый үтсен
өем тупсасын.
Сездән әле китәр исәбем юк,
Гөлбакчалы
тәүге сукмагым.
Хушлашырга
түгел әле исәп,
Сокланырга гына
тукталдым, -
дип яза каләмдәшебез.
Без, «Кама таңнары» әдәби берләшмәсе әгъзалары, Фәнүзә күңеленең һәрчак шау чәчәктә булуын телибез. Иҗат уңышлары сиңа, Фәнүзә!
Рәсимә Нәбиуллина,
«Кама таңнары»әдәби берләшмәсенең
җаваплы сәркәтибе.
Сөю туар кебек
Кышкы урманны бер урыйм, дисәм,
Ялгыш кына бугай очрадың.
Күзләреңдә кайнар очкын тора,
Салкын үпкән битең очларын.
Карга кадап чаңгы таякларын,
Елмаясың, әллә, үз итеп.
Сине эзләп йөрим менә, дисең,
Сүз булсынга, әллә, сүз итеп.
Бүген әле буран да юк кебек,
Иңнәреңне ап-ак кар сарган.
Көнләшәмен агачлардан шуып
Иңнәреңә төшкән шул кардан.
Яшь тамчысы дисәм, битләреңдә
Кар бөртеге икән эрегән.
Оп-олы бер сөю туар кебек
Күңелләрдә шыткан бөредән.
Алдавыч
Шундый матур көн урамда,
Кырпак кына кар яуган.
Шул ак кардан атлыйм,
дисәм,
Алдавыч булган, ялган.
Аяк таеп барып төштем,
Күренде күздән утлар.
Бәла аяк астында, дип,
Дөрес әйткәннәр дуслар.
Шул матур ак кар астында
Бозлавык тозак корган.
Кем килеп басар, дип, гүя
Алдан ук көтеп торган.
Кул авырткан, баш бәрелгән,
Интектем тора алмый.
Әллә, димен, бәхетсезлек
Бер тотам миннән калмый?
Табып алдым күзлегемне,
Зәхмәт икән... Ватылган.
Уйларым гына йөгерде
Торып урам чатыннан.
Уйлап куйдым: кайберәүләр,
Тора елмаеп көлеп,
Ә астыртын этлек эшли,
Шушы бозлавык кебек.
Фәнүзә Сабирова.
Һәр фасылы...
Көзләр килде,
карлы яңгыр ява,
Диеп моңайтмыйк
без күңелне.
Табигатьнең
һәр фасылы матур,
Көз - муллыгы
белән күңелле.
Көз, кыш үткәч,
язлар килүенә
Ышанып яшәү кирәк кешегә,
Көзләрдән соң
салкын кыш килсә дә,
Ямьле язлар керә төшемә.
Табигатьнең
һәр фасылы матур,
Ышанып мин шушы сүзләргә,
Табигатьтән
гел матурлык эзлим,
Карлы яңгыр яуган көзләрдә.
Илдус ГОБӘЙДУЛЛИН.
Көз
Өзгәли җил
агач яфракларын,
Тын көннәрне гүя оныткан.
Урамда көз,
ямьле җәйләр үткән,
Карлы яңгыр
ява болыттан.
Юлаучы күк,
шакый тәрәзәгә,
Тып-тып итеп
эре тамчылар.
Адашыпмы,
офык читләрендә,
Ялт-йолт итә
утлы камчылар.
Язмыш әллә үртәп,
кул изиме,
Соң түгел дип,
дәшеп ерактан.
Гашыйкларны
җирдә кавыштырмый
Ялгыз килеш
күпме елаткан.
Табигатькә
күчтеме икән әллә,
Сагышлар соң,
салкын көз булып.
Йөрәк әрнеп,
җаннар өшегәнгә,
Күксел кара төсле
ак болыт.
Гөлчирә ИБӘТУЛЛИНА.
Әнкәемә
Яшим, әнкәй, хәзер еракларда,
Тоеп синең йөрәк җылыңны.
Якты хатирәләр күңелемдә,
Багышлыймын сиңа җырымны.
Мәрхәмәтле, изге күңелле син,
Алга бага якты өметең.
Рәхмәт, әнкәй, синең тырышлык бу,
Офыкларны минем киң иттең.
Кәеф төшкән чакны сизәсеңме?
Киңәшеңне биреп барасың.
Балаларың, туганнарың күпме,
Һәр күңелгә күпер саласың.
Нәселебез безнең ничә буын,
Әйтерсең лә, нәфис үрмәгөл.
И, әнкәем,
синдә ачык чагыла
Кешелекнең якты үрнәге.
Рәмзия ВӘЛИЕВА.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: