Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кич утырганда

Гашыйклар сәер халык

шигырь

Бер үзеңдә күпме наз,

Ә күңелгә һаман аз.

Син, әйтерсең, бер могҗиза,

Син соңарган моңлы яз.

Син, гүзәлләр патшасына,

Мин бер сүзсез буйсынган.

Соңгы көннәрдә тормышым

Гүя тоташ туй сыман.

Кочакка килә аласы,

Торам, теләкне тыеп.

Узган бит андый чакларым

Яратырга баш җуеп.

Шун(ы)сы бераз өркетә,

Алда безне ни көтә?

Бу – вакыт гомер йомгагын

Нигә ашыгып сүтә?

Гашыйклар бит сәер халык,

Кагылды менә җиле.

Язган икән шушы яшьтә

Булырга миңа «тиле».

Рифкать Имаев

Фото: https://pixabay.com/ru/

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев