Туган як

Гашыйк кыш

Шигъри тәлгәшләр

Әллә нинди булды быелгы кыш
Аңлап булмый, шайтан алгыры.
Кар бураннар көтеп торган чакта
Явып китә җылы яңгыры.
Көзләрдән соң язлар килми иде.
Бу кыш охшап калды язларга
Ак сакаллы бабай яшәрдеме?
Моның серен ничек аңларга.
Кырыс тормышлары искә төшеп
Күзләреннән яшьләр тамдымы?
Еламыйча түзеп була мени
Югалтканда сөйгән ярыңны.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: