Гашыйклар утравында
654
0
0
Г.Тукай исемендәге китапхәнәдә уздырыла торган «Гашыйклар утравы» кичәсенә җырга-моңга гашыйк җаннар җыелган иде. Тальян моңнарына күмелгән әдәби чараны оештыручы, алып баручы китапханәче Гөлфия Мусина барыбызны да котлап, җыр дөньясына әйдәде. Бәйрәмгә тормыш иптәше Роза ханым белән парлап килгән Кәүсәр абый Камалиев, тальянда уйнап, «Үтте дә китте яшьлегем», «Ык буйлары», «Озату»...
Г.Тукай исемендәге китапхәнәдә уздырыла торган «Гашыйклар утравы» кичәсенә җырга-моңга гашыйк җаннар җыелган иде. Тальян моңнарына күмелгән әдәби чараны оештыручы, алып баручы китапханәче Гөлфия Мусина барыбызны да котлап, җыр дөньясына әйдәде.
Бәйрәмгә тормыш иптәше Роза ханым белән парлап килгән Кәүсәр абый Камалиев, тальянда уйнап, «Үтте дә китте яшьлегем», «Ык буйлары», «Озату» кебек моңлы да, сагышлы да борынгы җырларны профессионаллар югарылыгында башкарып, залдагыларны әсир итте. Җырчылар Рәхимә, Дамирә, Зәкия, Мария, Маргарита, Миңниса, Мәрзия, Флүрә, Диләфрүз апаларның җыр дулкынында ял итү рәхәт иде!
Бәйрәмгә рух өстәп, ир-егетләр дә матур шаян җырлар башкарды. Фаяз абый, Анатолий һәм Хәсән абыйларның җырлары күңелебезгә хуш килде. Һәр җырчының үз көе, тавышы, кабатланмас моңы, аһәңе күңелләрнең әллә кайсы почмакларына барып җитеп, еракларга, авыл якларына, яшьлеккә алып китте...
Авыллардан җыелган моңлы халык бит без татар халкы! Үзем дә рәхәтләнеп кушылып җырлап утырдым. Әти-әнием җырлаган борынгы моңлы көйләр мәгънәле, сүзләре гади. Ана телебез, туган телебез сагында торучы буын буларак, яшьләргә дә өйрәтеп калдырасы иде бу ядкарьләрне.
Кичә шигъри тәлгәшләр белән үрелеп барды. Алексеевскидан килгән кунак Рабига апа һәм Корбанбикә укыган шигъри дулкында тирбәлеп ял иттек, рухыбыз артты, җаннарыбыз рәхәтләнде. Кызыклы викторина сорауларына да җавап бирдек. Кичә барышында китапхәнәнең бүлек мөдире Әнфисә Фәйзетдинова халыкны бәйрәм белән котлады. Әйтеп узарга кирәк: 2016 елның августыннан «Яшьлегем чишмәләре» аралашу клубын башлап оештыручы Әнфисә Түбән Кама халкы өчен мөһим эш эшләде. Лаеклы ялга чыккач, узганнарны искә төшереп, җырлап-биеп, җан тынычлыгы алып китсеннәр, дигән максат куйган ул. Җәен Тукай паркында 3 ле, 8 ле биюләр, уеннар оештыруда дисеңме, барысында да аның өлеше бар. Әле яшь җырчыларның килеп кушылуы - үзе бер күңелле күренеш. Нургали абый Дәүләтшин гармунчы буларак, даими катнаша. Кавышкан - табышкан парлар да бар икән клубта. Җыр дөньясы - халкыбызның бай мирасы. Онытылып барган җырларга яңа сулыш өреп, җырның гомерен дәвам итүчеләргә олы рәхмәт. «Гашыйклар утравы»нда кунак булучылар бу мизгелләрне хәтерләрендә озак саклар әле.
Рәмзия ВӘЛИЕВА.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
-
8 март 2021 - 14:01Терәк булырга телим Әниемнең исеме Зәлия. Фарсы теленнән тәрҗемә иткәндә, ул «якты» дигәнне аңлата. Минем өчен, чыннан да, әнием яктылык, җылылык чыганагы.3500
-
8 март 2021 - 13:51Киңәшчем, остазым Әни, әнием минем. Нинди бөек һәм зур мәгънәгә ия булган сүз!2701
-
21 август 2020 - 13:18Татарстан балалар сәламәтлеген саклау өлкәсенең үсеше өчен 1,4 млрд. сумга якын акча алды
-
18 май 2020 - 10:06Коронавирус белән көрәшүче табибларга күчтәнәчләр алып киләләр
-
5 март 2021 - 09:09Яз яңа кануннар белән килеп кердеБалалар пособиеләрен алуның яңа тәртибе, транспортны техник карауның яңа кагыйдәләре, юлларда яңа билге... Март аеннан яңа кануннар гамәлгә керде. Тагын нәрсәләр беләселәр һәм күрәселәр бар икән?23701
-
5 март 2021 - 09:09Яз яңа кануннар белән килеп керде Балалар пособиеләрен алуның яңа тәртибе, транспортны техник карауның яңа кагыйдәләре, юлларда яңа билге... Март аеннан яңа кануннар гамәлгә керде. Тагын нәрсәләр беләселәр һәм күрәселәр бар икән?23701
-
7 март 2021 - 11:37Табигатьтән илһам ала Ә менә Эльвира Абдуллина сабыннан чәчәкләр ясый икән. Беренче карашка бу чәчәкләрнең сабыннан икәненә ышану авыр. Шулкадәр нәфис, матур итеп, чыннан гөлләргә охшатып ясалган. Чын зәркән сәнгате менә!13000
-
5 март 2021 - 11:23«Нефтехимик» командасы КХЛ ның быелгы сезонында соңгы матчын уздырды «Торпедо» хоккейчылары белән очрашуда Владимир Галузин көндәшләр капкасына беренче шайбаны кертеп, безнең команданы алга чыгарды.11500
-
6 март 2021 - 10:34Юл бирегез ЮХИДИ инспекторлары «Шәһәр электр транспорты» хезмәткәрләре белән куркынычсызлык рейды уздырганнар.9300
-
5 март 2021 - 11:09Автобус белән Дүшәмбе иртәсе сәнәгать предприятиеләрендә эшләүче түбәнкамалылар өчен бик күңелсез узды. Эшкә соңга калучылар да юк түгел иде, чөнки Сүбәләк юлында машиналар җыелып, бөке хасил булган.9200
-
7 март 2021 - 11:33Китаплары кызыклы да, файдалы да Эльмира Әбүбәкерова яшьләр идарәсендә хезмәт куя. Ире белән ике бала үстерәләр. Улы Әмир 2 нче сыйныфта укый, ә кызы балалар бакчасына йөри. Кызы белән декрет ялында утырганда, Эльмира сабыйлар өчен махсус китаплар белән кызыксына башлый. Соңрак интернет аша аларны үзе тегәргә өйрәнә.8501
-
7 март 2021 - 11:30«Рәхмәт әйткәч, икеләтә рәхәт» Лилия Гасыймова бәйләмнәр ясарга ярата. Тик чәчәкләрдән түгел, ә чикләвекләрдән, җимешләрдән, җиләкләрдән һәм тагын әллә нәрсәләрдән.7703
-
5 март 2021 - 10:29Мәрхүмне «бурычлы иткән» Бер ир үлгән әнисе паспорты буенча бурычка акча алган.7600
-
5 март 2021 - 09:24«Шартлау куркынычы юк» 4 мартта 9.50 сәгатьтә янгын сагына «Түбән Кама Нефтехим» җәмгыятендә янгын чыгуы турында хәбәр килеп ирешкән.7300
-
5 март 2021 - 10:2768 литр кан тапшырган «Россиянең яхшы доноры – 2020» Бөтенроссия конкурсында түбәнкамалы Андрей Жук өченче урынга лаек булган.6800
-
6 март 2021 - 10:22Демографик «чокыр»га тәгәрәп төштек Узган ел нәтиҗәләре буенча, Түбән Камада үлүчеләр саны туучыларга караганда күбрәк булган.6300
-
6 март 2021 - 10:17Яңа үзәк төзелә Түбән Камадагы үзәк хастаханәнең хирургия корпусында капиталь ремонтның беренче өлеше төгәлләнгән.5800
-
7 март 2021 - 11:27«Мендәрем астында – ручка һәм дәфтәр» Айзирә Шакирянованы бик еш төрле әдәби, мәдәни чараларда күрергә насыйп була, еш кына милли конкурсларда катнаша. Өстәвенә, шәһәребезнең «Ак калфак» татар хатын-кызлары оешмасы әгъзасы да ул! Ә үзе балалар бакчасында хезмәт куя. Мондый активлыкка вакытны каян таба икән Айзирә?4900
-
8 март 2021 - 09:29Кадерле хатын-кызлар! Сезне чын күңелдән 8 Март – Халыкара хатын- кызлар көне белән котлыйм!3800
-
8 март 2021 - 14:01Терәк булырга телим Әниемнең исеме Зәлия. Фарсы теленнән тәрҗемә иткәндә, ул «якты» дигәнне аңлата. Минем өчен, чыннан да, әнием яктылык, җылылык чыганагы.3500
-
8 март 2021 - 13:51Киңәшчем, остазым Әни, әнием минем. Нинди бөек һәм зур мәгънәгә ия булган сүз!2701
-
8 март 2021 - 08:44Әбием һәм нәнәем турында Минем ике әбием бар. Дөресрәге, бер әбием һәм бер нәнәем.2500
-
8 март 2021 - 13:48Тормыш дәресләре Иртә таңнан торып, әнием елмаеп безне: «Торыгыз, улларым, таң нуры сыман ялт-йолт итеп янып торыгыз!» – дип уята.2300
© 2011 - 2021. Сайт Туган Як. Все права защищены.
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Филиал АО "ТАТМЕДИА" Редакция газеты "Туган як"
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ПИ № ТУ16-01690 от 10.10.2019
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Имамов Фарит Файзетдинович
Адрес редакции: РТ, город Нижнекамск , Проспект Химиков, 64а
Телефон редакции: 43-17-57
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Филиал АО "ТАТМЕДИА" Редакция газеты "Туган як"
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ПИ № ТУ16-01690 от 10.10.2019
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Имамов Фарит Файзетдинович
Адрес редакции: РТ, город Нижнекамск , Проспект Химиков, 64а
Телефон редакции: 43-17-57
Электронная почта редакции: tuganyk@yandex.ru
Адрес для сообщений о фактах коррупции: tatmedia@tatmedia.ru
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА»Адрес для сообщений о фактах коррупции: tatmedia@tatmedia.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика
Телефон АО «ТАТМЕДИА»: (843) 222 09 84
16+