Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кич утырганда

"Гаишник" белән шаярсаң...

Өч ир «Газель» машинасында авылдан шәһәрдәге уртак танышларына кунакка килә. Хуҗа кунакчыллык күрсәтеп, боларны шәп сыйлый. Җәйнең иң матур вакыты, июнь ае була бу. Рәхәтләнеп, чын күңелдән бәйрәм итәләр. Кунакларның берсе баянда да уйный - җырлашып, биеп күңел ачалар. Рульдәге агай аек та бит, тик менә ике пассажиры шактый гына...

Өч ир «Газель» машинасында авылдан шәһәрдәге уртак танышларына кунакка килә. Хуҗа кунакчыллык күрсәтеп, боларны шәп сыйлый. Җәйнең иң матур вакыты, июнь ае була бу. Рәхәтләнеп, чын күңелдән бәйрәм итәләр. Кунакларның берсе баянда да уйный - җырлашып, биеп күңел ачалар. Рульдәге агай аек та бит, тик менә ике пассажиры шактый гына мәлҗери. Кире авылга кайтканда боларга инде «Газель» кабинасы кысан булып, тент япкан кузовка күчәләр. Шоферның, «Машина борты тимер, күрсәләр, анда кеше утырткан өчен миңа штраф чәпәячәкләр, бәлки «права»ны да алырлар, төшегез аннан» дип үгетләүләренә карамыйча, машина әрҗәсенә сузылып яталар. Аларны күндерә алмаган агай, кул селтәп, юлга кузгала, Шәһәрне чыгуга, тимер әрҗәдә шалтырап кайтмасыннар дип, асларына шактый мул гына итеп печән дә чабып сала.
Шофер юкка курыкмаган: тиздән «Газель»не «гаишник» туктата. Документларны тикшергәч, кайда баруын белешкәч, инде китәргә кузгалам гына дигәндә, «гаишник», көтмәгәндә: «Кузовыңда нәрсә бар?» дип сорап куя. Юлдашларының кирелегенә ачуы килгән шофер, аны-моны уйлап тормыйча, «авылга күмәргә ике мәет алып кайтам, әшәке аракы эчеп агуланганнар», дип әйтеп куя.
«Гаишник» кузовка башын тыкса, чыннан да ике кеше сузылып яткан. Якынрак килеп тыңлап карый, суламыйлар кебек, үзләреннән аракы исе килә. Мәет булгач, аларның белешмәләре дә булырга тиеш бит инде. Ә шоферда ул юк. Янәсе, белешмә җиңел машина белән алданрак кайтып киткән энесендә.
Аның бу сүзләренә ышанмаган «гаишник» «Газель»не борып, кире шәһәргә алып китә, чөнки, криминал булырга мөмкин - мәетләрнең шәхесен тикшерү комачауламас. Әрҗәдә инде уянып, боларның сөйләшүен ишетеп яткан ике «салмышетдин», җай табып, тиз генә кузовтан сикереп төшеп калалар.
Шәһәрдәге полициягә барып җиткәч, «гаишник» кузовтан мәетләрне алырга дип бортны ачса, ни күзе белән күрсен: тегеләрдән җилләр искән, баяннарын да үзләреннән калдырмаганнар.
«До выяснения обстоятельств» дип, машина хуҗасын тоткарлыйлар. Аның болай усал шаяртуына ачуы чыккан хокук сакчылары шоферны тимер рәшәткә артына утыртып куялар. Мәсьәләне ачыклар өчен, ул яшәгән авылга, дәваханәгә, моргка, кунакка килгән дустына шалтыратканчы, таң ата. Төн буена бер тамчы йокы күрмәгән «Газель» хуҗасын егетләр бик шәп коньяк бәрабәренә иреккә чыгарганчы, иртәнге сигез дә тула.
Ә шәһәрдән 5-6 километр юл үтүгә, сикереп төшеп калган урында, әле айнымаган, юл кырында җырлашып утырган ике «ахири»ен шофер бу юлы кабинага тотып атып, авылына исән-сау кайтып җитә.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X