Туган як

Гаеп кемдә

Әлү, Гөлфизә, ач күзеңне, уяндыңмы әле? Кичә ирең чемоданын җыя башлаган иде, ничек булып бетте, сөйлә тизрәк. Әле бүген дә чемоданын җыя, «Болай яшәп булмый, китәм», - дип куркыта дисеңме? Кара әле, Гөлфизә, ул зур чемоданны тутырырлык нәрсәсе бар соң аның? Туган көненә син бүләк иткән свитерын алдымы? «Үлеп яратам...

Әлү, Гөлфизә, ач күзеңне, уяндыңмы әле? Кичә ирең чемоданын җыя башлаган иде, ничек булып бетте, сөйлә тизрәк. Әле бүген дә чемоданын җыя, «Болай яшәп булмый, китәм», - дип куркыта дисеңме? Кара әле, Гөлфизә, ул зур чемоданны тутырырлык нәрсәсе бар соң аның? Туган көненә син бүләк иткән свитерын алдымы? «Үлеп яратам ул свитерны, сине дә яратам», - дип әйтәме? Яраткач, ник китә, сәбәбе нәрсәдә? Әйе, аңладым, өйдә кыл да кыймылдатмыйсың, көне-төне телефонда утырасың, дип гаеплиме? Гөлфизә, аптырама, үземнеке дә нәкъ шундый ук. Эштән кайтып керә дә, кәстрүл капкачын шалтыратып, ашарга эзли башлый. «Алай бик ашыйсың килгәч, әнә, юл аша гына пилмән кафесы, эштән кайтышлый ук тамагыңны туйдырып кайт», - дидем.
Ир кеше хатын-кызга вакыт җитмәгәнен аң-ламый ул. Минем күпме дус-иш кызларым бар! Кайсысыдыр кияүгә чыккан, кайсысы аерылып кайткан, кайсысы сөяркәсен алыштырган, кайсысы җыенып кына йөри, кайсысына ире яңа машина алып биргән, кайсысы ялгызы гына диңгез буенда ял иткән... Көне буена күпме яңалык ишетәсең. Боларның барысын да беләсе килә, тыңларга вакыт кирәк. Ир кайгысымы монда?! Нинди ашарга пешерү, ди, булмаганны! Берсе белән сөйләшеп, «сотовый»ны куюым гына була, икенчесе шалтырата башлый. Менә тагын яңа хәбәр: күптәнге бер таныш хатыным өч мәртәбә кияүдә булганнан соң, дүрт баласы белән яңадан иргә чыккан. Соңгы ире «яратам» дип, өзелеп тора, ди.
Үзең уйлап кара, Гөлфизә, ул хатынның бу яңалыкны бәйнә-бәйнә сөйләвен тыңлап бетермичә, плитә тирәсендә нинди эш эшләп булсын ди?! Көне буе шуның ишене тыңлап, көн узганын сизми дә каласың. Шуңа атна башында ук иремә кәстрүле белән токмач пешереп куям, сосискасын кибеттән үзе алып кайта да, шуны кетчупка манып ашый. Вакыт җитмәгәч, бу юлы анысын да онытканмын, шуңа ирем бераз тавышланып алды. Тиз генә пешереп, кәстрүле белән токмач китереп куйгач, шым булды. Тамагы тук булганда, үзе болай тыныч ул.
Шуның өстенә, мине ялгыз калдырып, ял көннәрен балыкта уздыра. Беркөнне: «Син минем белән хәзер бөтенләй сөйләшмисең», - дип бәй-ләнә башлады. Йә, үзең уйлап кара, Гөлфизә, ничә балык тотканын сорыйммы? Әллә ул төзелештә эшләгәч, «ничә катлы йорт салдыгыз һәм шуңа күпме кирпеч китте», дип, аның белән кирпеч санап утырыйммы? Чәчәктәй чагымда кияүгә чыктым, шул җитмиме аңа, Гөлфизә?
Ярар, ирең чемоданын җыеп бетердеме әле? Җыеп бетерсә, кемгә кирәге бар аның? Тамак турында гына кайгырткан ирне хәзер бер хатын да кочак җәеп каршы алырга җыенмый. Ул яктан эшләр җайланган, үземнекен күптән кибет токмачына өйрәттем, син дә шулай эшләп кара. Булмый, бәлеш-өчпочмак сорап аптырата дисеңме? Ай-яй, сезнең эшләр бик тирәнгә киткән шул. «Сотовый»дан сөйләшкән арада андый ризык пешереп булмавы һәркемгә билгеле. Ярар, синең ирең чемоданын җыя икән, димәк, үз язмышын үзе
сайлаган. Гөлфизә, көннәр буе «сотовый»дан сөйләшү инде минем каныма сеңгәндер, башка берни кирәк түгел, шуннан башка яши алмыйм.
Ирем белән азмы-күпме, җиде ел бергә торып маташабыз, кайсыбыз чыдыйдыр, белмим... Алай ук чыдашлы булмаса, ирем күптән чыгып киткән булыр иде. Бер уйлаганда, кешедән ким яшәмибез. Дөрес, авыр чаклар булгалый, әмма сер бирмим, түзәм, зарланмыйм.
Илдар ХӘЙРУЛЛИН.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: