Туган як

Гади арифметика

Юмореска

Ул көнне Сәбухан ни гаҗәп, гадәттәгедән иртәрәк уянып китте. Артыннан: «Тизрәк аша, соңга каласың», – дигән тавыш ишетелмәгәнгә, ул озаклап чәйләп алды һәм ашыкмыйча киенде. Ишегалдына чыккач ул маршруткада барыргамы, трамвайдамы дип уйлап торганнан соң, машинасын сайлады. Урамда акрын гына барып, светофорга җитәрәк, алдында торучы машинадан тиешле дистанция саклап туктады һәм шул чакны аның артына кемдер көтмәгәндә «дыңк» итеп килеп төртелде. Чыгып караса, кыйбатлы иномарка руле артында эшләпә кигән тыныч кыяфәтле бер абзый утыра иде. «Ярый әле берәр бандит-фәлән түгел, моның белән ничек тә килешергә булыр шикелле», – дигән уй белән, ул бармагы белән бәрелүдән яньчелгән җирен тотып карады. Шул арада аның янына килеп баскан эшләпә: «Институтка ашыга идем, бүген анда кафедра утырышы», – дип, аклана башлады. Сәбухан аны рәтләп тыңлап та тормады: «Ә мин, беләсегез килсә, эшкә барам, йә нишлибез, полиция чакыртабызмы», – дип, тегеңә гаепсез күзләрен текәде. «Юк, юк, кирәкми, алай итсәк, бик озакка китәчәк, менә ремонтка бу җитәрме?» – дип, абзый кесәсеннән ике биш меңлек суырып чыгарды. Сәбухан: «Бәхетегез бар икән, башка берәү булса бу авария өчен күбрәк суырыр иде», – дип, теге абзыйны куркытып алды һәм аның акчасын кесәсенә салып тиз генә эшенә сыпыртты.

Кичен өенә кайткач ул көндез булган хәлне бәйнә-бәйнә хатынына сөйләп бирде. «Йә, нишләтәсең инде ул акчаны, кая куясың, нәрсә аласың?», – дип кызыксынды хәләл җефете ирен тыңлагач. «И, и, акчасы булса, урыны табыла аның, машинага аккумулятор кирәк, тәгәрмәчләр тузган», – дип, Сәбухан ул ун меңне бик тиз генә бүлеп тә куйды.

Караватында озак кына йоклый алмыйча: «Аккумулятор көтәр, тәгәрмәчләр дә чыдамаслык түгел», – дип, план корып ятты. Их, менә шул акчага өстәп балыкка йөрергә бәләкәй генә резина көймә алып җибәрсәң, бик шәп булыр иде. Тик каян алырга ул җитмәгән акчаны, көн саен авария булып тормый, булса да, кемгә эләгәсең бит әле. Ярый да бүген эшләпә кигән юаш абзый аны-моны абайлап тормыйча, ун меңен чыгарып салды да китеп барды. Башка усалрак берәү очраган булса, бирер иде сиңа тикмәгә шултикле акчасын. Сәбухан авариядән соң машинасында калган бармак башы хәтле генә җөйне гараждагы малайлардан да ясатып була дип уйлап куйды.

Икенче көнне машинасында эшенә ашыкканда теге абзый кабат очрамасмы дип ул якягына каранып барды. Шулай дөньясын онытып барганда светофор каршында торган иномарканы абайламый калды һәм аның артына килеп бәрелде. Аннан төшкән эре кыяфәтле адәм аның ягына карап та тормады һәм үз машинасының бераз яньчелгән җирен учы белән сыйпап, куркыныч тавыш белән: «Монда ун меңлек эш бар, өстәвенә ГАИ чакыртсаң, авария ясаганың өчен әйбәт кенә штраф чәпәячәкләр», – дип, йонлы йодрыкларын Сәбухан чырае алдында уңлы-суллы селки башлады. «Юк, юк, нинди полиция ди ул, сезгә шушы ун мең җитәме?», – дип, ул теге адәмнең машина капотына ике биш меңлек чыгарып салды. Анысы бер сүз дә дәшмичә акчаны түшенә шудырды һәм тизрәк машинасын кабызырга ашыкты.

Өенә кайткач Сәбухан соңгы ике көндә аның белән булып алган хәлләр турында уйланып утырды. «Менә бит, акча дип дөнья куган булабыз, ул ун меңлек кичә керде, бүген чыкты, бер уйласаң искитмәле берни дә юк, гап-гади арифметика!

Иртән эшенә барырга чыккач, ул гадәттәгечә әллә ни баш ватып тормады, башкалардан калышмыйча, җәяүләп кенә тукталышка ашыкты. Шул көннән алып Сәбухан ишегалдындагы машинасы янына килеп тә карамады, аның өчен хәзер маршрутка белән трамвай иң яраткан транспортка әйләнгән иде.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: