Туган як

Фәризунга яшь хатын кирәк...

Кичке ашка Фәризун галстугын салмыйча килеп утырды. Озак еллар буена җыелган ачы тәҗрибә аша, хатыны Фәндәрия моның юньле бетмәячәген бик яхшы аңлый иде. - Карчык, ни бит әле, - дип, ир алдындагы аш тәлинкәсен читкәрәк этеп куйды. - Өйдә эш күбәйде, җитмәсә, тагын үрдәк-чебеш алгансың, бакчада казынасың, яшең бара, җитешмисең,...

Кичке ашка Фәризун галстугын салмыйча килеп утырды. Озак еллар буена җыелган ачы тәҗрибә аша, хатыны Фәндәрия моның юньле бетмәячәген бик яхшы аңлый иде.
- Карчык, ни бит әле, - дип, ир алдындагы аш тәлинкәсен читкәрәк этеп куйды. - Өйдә эш күбәйде, җитмәсә, тагын үрдәк-чебеш алгансың, бакчада казынасың, яшең бара, җитешмисең, миңа игътибарың юк, болай яшәп булмый, берәр яшь ярдәмче кирәк сиңа.
- Көне буе эшләп арыгач, мужик кайгысымы монда?! Тукта, нәрсә сөйлисең, нинди ярдәмче ул тагын, -
дип Фәндәрия «ялт» итеп ире ягына карады.
- Минем дуслар күптән үзләренә яшь ярдәмче алып бетерделәр. Хатыннары компьютерга өйрәнмәгән, машина йөртә белмиләр, заманалар үзгәрде, яшьләрсез яшәп булмый хәзер.
Ирләрнең лыгырдавыннан Фәндәрия күпхатынлылык турында ишетеп белә иде. Бу турыда ишеткәндә ул һаман, ярар, сөйләнүдән узмаслар әле, хыяллансыннар, дип, эчтән генә көлеп йөрде. Хәзер исә ничәмә ел бергә яшәгән, «пачти тугрылыклы» иренең яшь хатын турында ачыктан-ачык әйтүе аны бик нык гаҗәпкә калдырды.
- Нәрсә, яшь алаша кирәк булдымы сиңа? - дип, каушап калган хатын кулындагы чүмечен идәнгә төшереп җибәрде. -
Кара әле моны, ярдәмче дигән булып, нәрсә уйлап тапкан бит. Шушы яшьтә оят түгелме?! Кеше нәрсә дияр? Кит, күрәсем килми, җирбит, туясың булмады, башың беткере!
- Ярар, карчык, теләмисең икән, үзеңә үпкәлә, - дип түземлеген җуя башлаган Фәризун, аягүрә торып басты. - Сиңа җиңел булсын дип уйланган эш бу. Син бакчада кыярга су сипкән арада, без компьютерда кирәкле документ җыеп утырыр идек.
- Аһ, оятың качкан нәмәрсә! Нәфесең бугазыңа килгере! Мин чүп утап, бил бөккәндә, син Мәликәң белән өйдә күңел ачып утырыр идең бугай!
- Юкны сөйләмә, син көнләшеп йөргән Мәликә, күптән «тү-түт» инде, аны югарыга ярдәмче итеп алдылар. Ләйлә турында да сорап аптыратма, шушы арада аны Марат Гамбәреч үзенә булышырга димләп йөри. Бездә хатын-кыз күп, кемгә тукталырга да белмәссең, булгач, юньлерәге кирәк, әлегә әйтә алмыйм, кайсын сайлыйсы булыр...
Бу сөйләшүдән соң ир белән хатын атнадан артык бер-берсенә дәшмичә йөрделәр, Фәндәрия көннәр буе тавык-чебеш карады, яшелчәгә су сипте, Фәризун исә кичләрен бер бармагы белән компьютерда кирәкле кәгазь җыеп утырды. Ниһаять, бу тынычлыктан Фәндәриянең түземлеге бетте булса кирәк. Һәм ул:
- Ярар, чукынып кит, миннән калмасын, әгәр эшеңдәге кыска аяклы, юан Санияне алсаң, мин риза, - дип белдерде. -
Аның карт булуы сиңа зыян итми, ул компьютерны белә, кирәкле документны - банккамы анда, налоговыйгамы, ә дигәнче җыеп бирер. Ишетсең колагың, ул килбәтсезне өйгә алып кайтасы булма. Миннән бер шарт, кичләрен үзем килеп алырмын. Курыкма, шоферлыкка өйрәндем, яхшы йөртермен, башкалардан ким-хур булмассың, - дип Фәндәрия иренә кулындагы өр-яңа «права»сын күрсәтте.
 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: