Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кич утырганда

Фикерләргә яраткан тамашачының күңеленә хуш килер

Татар телен, мәдәниятен, сәнгатен белүчеләр Сәгыйть Рәмиев тормыш юлы белән дә, иҗаты белән дә аз гына булса да таныш. «Таң вакыты» шигыре исә1905 елда актуаль булган кебек, бүген дә үз аһәңен югалтмый

Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар дәүләт драма театры «Таң вакыты» шигыре буенча пластик моноспектакль күрсәтте. Сәхнәдә 1 сәгать 10 минут дәвамында бер артист бер сүз эндәшмичә, режиссерның бөтен әйтергә теләгән уйфикерен җиткерергә тиеш.

Актер дигәннән, төп роль – Сәгыйть Рәмиевне – яшь, әмма үзен татар театры дөньясында танытып өлгергән Алмаз Хөсәенов уйный. Минимум декорация. Актерга тавышлар, көй һәм диварда язылып барган шигырь юллары ярдәмгә килә. Миңа калса, Алмаз шагыйрь эзләнүләрен, уйлануларын, икеләнүләрен, хәтта шашынуын күрсәтә алды. Аптырады, яндыкөйде, талпынды, сызланды... Һәрхәлдә, мине ике-өч көнгә уйга салды.

Әйе, бу бик кыю тәҗрибә. Бигрәк тә Түбән Кама кебек кечкенә шәһәр өчен. Кемдер аңлады, кемдер: «Берни аңламадык, бу спектакль түгел», дип уфтанды. Ә спектакльне куйган Казан режиссеры Туфан Имаметдинов үзе нинди фикердә икән? Ни өчен нәкъ менә пластик дигән жанрын сайлаган?

– Минечә, Сәгыйть Рәмиев – безнең өчен бүген дә актуаль автор. Татарларны беренчеләрдән булып ул уятырга теләгән. Әмма татар кызганычка ул вакытта да, 100 ел үтеп, бүген дә уяна алмый әле. 2021 елның Туган телләр елы икәнен исәпкә алганда, аның манифест булып яңгыраган иң затлы, иң яңгырашлы шигырен сайладык. Ни өчен пластика? Шигырьне сөйләсәң, интонация күптөрле була, ләкин сүз мәгънәсен тән дә яхшы аңлатып бирә, – дип аңлатты Туфан әфәнде.

Режиссер әйтүенчә, Алмазны баш рольгә ул Сәгыйть Рәмиевкә охшаган булу сәбәпле сайлаган икән. Әзерлек нибары бер айдан артыграк вакыт алса да, Алмаз режиссер куйган максатларга ирешә алды.

Сәхнәдә үзе генә түгел иде, ләкин роле «кыз» дип кенә куйган Гүзәлия Рәшитова гүя тота алмастай шәүлә булып кына күренеп-күренеп алды. Алмаз Хөсәеновның арыганлыгы күренеп тора, ләкин канәгать елмая. Үзе әйтүенчә, бер яктан авыр, арылган, икенче яктан, җиңеллек тә бар. Моноспектакльне ялгызың гына ерып чыгып кара әле!

– Мондый тәҗрибәне әле беркая күргәнем юк. Сәгыйть Рәмиевнең мәктәптә «Уку» шигырен өйрәнгән идек. Ә инде спектакльгә тотынгач, тормыш юлын һәм иҗатын өйрәндем. Кызганычка, Түбән Камада аның турында мәгълүмат аз. Шуңа күрә Казан китапханәсенә мөрәҗәгать итәргә туры килде. Гомумән, эшләү рәхәт булды, рәхмәтемне театрга һәм рольне ышандырган режиссерга җиткерәсем килә, – диде Алмаз.

Фото: Алмаз Фәттахов фотосы.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев