Туган як

Фердинанд инша яза

юмореска

Мәктәптә укулар башлануга укытучы беренче дәрестә үк балаларга: “Кем булырга телисең?” темасына  инша язарга кушып җибәрде.  Алтынчы сыйныф  укучысы Фердинанд өенә кайткач, озак кына ни язарга белмичә  авторучка башын кимереп утырды.  Аның  нәрсә  язарга белмичә учы белән маңгаен ышкып утырганын  күреп йөргән әнисе улына  шундук  ярдәм кулы сузарга ашыкты:

– Һәр елны җәйге каникулда авылда әбиең янында булып килгәч, ускәч кем булуың  турында хыяллана башлыйсың. Беренче тапкыр  кайтканнан соң космоска очып космонавт булу теләгең белән янып йөрдең. Тагын кайсыдыр елны циркта фокусчы булырга  теләдең. Узган елны авылда кемнеңдер мунчасы янгач коткаручы һөнәре белән кызыксына башладың. Быел әбиең янына кайткач нинди яңалыклар  ишетеп килдең? Мичтә нинди тәмле камыр ризыклары пешереп ашатты ул сезгә? Бакчасында эшләттеме? Кемнәрне күрдең, кайсылары белән таныштың?

Әнисенең  ярдәменнән соң кич буе язылмаган инша  җөмләләре үзеннән-үзе  агыла башлады.

“Авылга кайткач әби безгә дөге боткасы  пешереп ашатты. Бәләкәй энем белән  бу ботканы яратмыйбыз. Ике кашык капканнан соң энем түзмәде: “Әби, моңа  ит кушып пешерсәң ул пылауга әйләнер иде”, - дип кычкырып җибәрде. Әбиебез: “Анысын өегездә ашарсыз”, – диюгә, без башка сорау бирмәдек. Дөге боткасыннан соң кесәбездә булган  бар акчаны җыеп   кибеттән берәр  тәмле әйбер алып ашарга чыгып  йөгердек.  Авыл кибете бәләкәй  генә киоск  булып чыкты. Күпме эзләсәк тә анда  күптәнге чупа-чупс  белән, катып беткән вафлидан башка берни тапмадык.

Ул көнне әби безне бәрәңге бакчасына чүп үләне утарга алып чыкты. Обедка тәлинкәбезгә тагын шул ук  боткасын салды. Бу юлы мин түзмәдем: “Бу ботканы сосиска, йә колбаса белән ашасаң, тагын да тәмлерәк булыр иде”, – дип куйдым. Әби безгә аны ясаганда  ит комбинатында  ниләр кушканнарынын сөйләп бирде. Шуннан соң энем белән  әбиебездән башка бер тапкыр да  колбаса сорамадык.  Ашаганнан соң, кояш астында  чүп утыйсы килмәде һәм без верандага кереп йокы симерттек.  Кич белән әби кыстыбый пешереп ашатты,  тәмле булганга  энем белән  аны бик яраттык. Икенче көнне  елга буендагы болынлыкка кәҗә көтүен сакларга төшереп җибәрделәр.  Кәҗәләр  арасында Ристан исемлесе иң әшәкесе булып чыкты. Энем белән су коенган арада  ул бездән  авылга качкан һәм   койма ярыгы аша  кереп, күрше бабай  бакчасында үскән   кәбестәне пыран-заран китереп чыккан. Шуннан соң әби  безнең белән озак кына сөйләшмичә йөрде,   кичен яңадан   шул коры   дөге боткасын гына  салып бирде.

Авылда безнең сул якта яшәгән  Нургат  абыйның дүрт сыеры,  тугыз бозавы, ике иномаркасы бар иде.  Яңасында ул үзе  йөрде,  искерәгендә малае  күрше авыл мәктәбенә дусларын  утыртып алып барды, аннан кайтканда басудан  малларга печән, салам  ташыды.  Нургат абыйга охшарга тырышып,  минем дә  бозау үстереп иномарка аласым килә башлады.

Киләсе елны да җәйге каникулга  авылга кайтырмын дип торам. Әбиебез безне озатканда: “Тагын кайтсагыз, бәлеш белән өчпомак пешереп ашатырмын”, – дип, елап калды. Ялгыз яшәгәнгә  аңа булышырга кирәк. Каникул башлануга  кайтып өч бозау алып үстерсәм,  аларны саткан акчага  тотылган иномарка алып булыр иде дип уйлыйм. Әле азрак өстәсәң энемә мотоциклга да  җитәргә тиеш. Җиденче класска барып тормыйм, бозауларны көз  көне кар яугач кына суеп сатырга кирәк.  Шулай иткәндә генә  симез бозау итен Нургат абый кебек  базарда кыйбат бәягә шудырып  булачак”.

Дәрес барышында Фердинандның иншасына күз йөртеп чыккан укытучының шундук йөзе үзгәреп китте һәм ул берни әйтмичә,  класстан чыгып коридор буйлап директор кабинетына таба йөгерде. Фердинандның әти-әнисен шул ук көнне мәктәпкә чакырдылар...

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: