Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кич утырганда

Файда күрә белик

Кызлар, сезгә тагын әйтәсе сүзем бар әле. Әйдәгез, тормыш авыр дип зарланмый, бүгенге көн авырлыкларыннан да үзебезгә файда табып, юк-барга зарланмый, тормышыбызның яхшы якларын гына күреп яшәргә өйрәник.

Әйтик, масканың сәламәтлеккә файдасы-зыянын тикшерми генә үзебез өчен кирәклесен генә күрергә өйрәткән идем бит бер. Менә хәзер теге начар чирне дә үзебезгә файдага эшләргә өйрәтәм мин сезгә. Әлеге дә баягы ирем аралашырга яратучы, гел кунакка йөрүче, үзе дә кунак чакырырга яратучы ир заты. Мин, киресенчә, «өй тавыгы». Кунак чакырасы килмәгәндә, үзебез дә кунакка барырга теләмәгәндә мин нишлим, беләсезме? Күпме уйласагыз да, эзләп таба алмыйсыз. Серемне үзем чишәм. Ашарга пешергәндә тозсыз, тәмләткечләрсез пешерәм. Ирем ашап карый да: «Мин нигәдер, тәм сизмим әле. Әллә теге нәрсәнең билгеләре инде», – дип кунак чакыру яки үзебез бару уеннан кайта. Гадәти көннәрдә бик тәмле пешергәнгә, мин шулай кылана алам дип, уена да китерә алмый бичара. Берәр көннән бик тәмле итеп бәлеш пешереп, сыйлап, гаебемне юам аннары.
Яки, язын-көзен аллергиядән интегәм. Күздән яшь агуны һич туктатып булмый. Нәрсә, хәзер миндә аллергия дип, борын салындырып утырыргамы?.. Булмый торсын әле. Шушы вакытларда мин үземә кирәкле бар әйберләрне алып куям. Һәм күпкә арзанга. Мәсәлән, күптән бер затлы тунга кызыгып йөри идем. Узган ел язын, күздән шарлап яшь агып торганда барып кердем теге кибеткә. Үзем тун киеп карыйм, үзем туктаусыз елыйм. Кирәк бит, шушы вакытта кибет хуҗасы үзе дә биредә булып, минем елаганны күрде дә: «Акчагыз җитмәсә борчылмагыз, алай ук бетеренмәгез. Мин сезгә үз бәясеннән диярлек сатам» – дип, шактый гына ташлама ясады. Ничек минем башка элегрәк килмәгән диген бу фикер? Шулай елый-елый диванны да яңарттым әле.
Әйе, «һәр начарның бер яхшысы була» диләр түгелме соң? Иң мөһиме борынны салындырмаска! Металлны бер утка, бер суга салып чыныктыралар түгелме соң? Һәр авырлыктан соң без дә чыныгып, ныгып китәбез. Бирешмик, дуслар. Тормыш бер кара тасмадан тора, икенче буе, әлбәттә, ак булачак.

Энҗе Галиева

Фото: https://pixabay.com/ru/

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев