Туган як

Фашистлардан уздырган

Бер яңа танышым балачагында үз башыннан кичергән вакыйга турында сөйләгән иде. Түбәндә шуны бәян итәм.

Абый Армиядә хезмәт итеп кайткач, әти-әни аңа мотоцикл сатып алды. Ул вакытларда кешедә техника юк. Шундый зур авылга, безнекен чутлап, ике генә «матай». 
Колхозның бензин, солярка ише ягулыклары безнең бакча артында гына зур цистерналарда саклана. Бикле дә түгел, каравылчысы да юк, күпме телисең – шул хәтле ал! 
Беркөнне абый, минем кулга чиләк тоттырды да, пычранып беткән матайны юар өчен, шул зур тимер мичкәләрнең берсеннән солярка алып килергә кушты. Минем әле машина ягулыкларын аера белә торган чак түгел, бер цистерна өстенә менеп, капкачын ачтым да, чиләкне мичкә авызына тыгып, чумырып алдым һәм, түкмәскә тырышып, бакча аша гына бәрәңге буразнасы арасыннан алып кайттым. Абый бармагын чиләккә тыгып алып иснәп карады да:
– Син бит, энем, бензин алгансың! Ярар, кире барып йөрмә, шуның белән генә юарбыз, – диде дә, кулга чүпрәк тоттырды. 
Абыйның миңа – ун яшьлек малайга – шундый зур ышаныч күрсәтүенә нык куанып, тырышып, аңа булыштым. 
Юып бетергәч, абый миңа тагын ышанычын күрсәтеп, бензинны кайда да булса түгәргә кушты. Пычранган бензинлы чиләкне кулыма эләктердем дә, бермәл аптырап калдым: урамга түгәргә ярамый – кеше йөри, ишек алдында каз-үрдәк, бәбкәләре белән чирәм чемченеп йөриләр, бакчада – яшелчә, бәрәңге! 
Безнең якларда ул вакытларда бәдрәф өчен чокыр казымыйлар, тишек астына зур гына таз куялар иде. Тулгач, мал тиресе өстенә илтеп түгәләр. Инде, сүз сөрешемнән бераз читкәрәк китеп булса да, шунысын да әйтергә кирәк: шул тирес өеме тирәсендәге бәрәңгенең уңганлыгын күрсәң, малаай! Бәрәңгеләре шундый зур, мул була торган иде! Кулга алып, бармак белән чиртеп карасаң, зеңгелдәп тора инде менә! Ә мин үзем, тирес өеме тирәсеннән җыелган бәрәңгене ашамыйча, читтәнрәк казып алынганын гына ашый торган идем. 
Ярар, бүтән урын таба алмагач, бәдрәф эченә кердем дә, шул тазга түктем мин бензинны. Абыйның миндә кайгысы юк, үз эше белән булыша, мине күрми. Юылган матаебызны чиста, коры чүпрәк белән сөртештергәләгән вакытта, эштән көндезге ашка кайткан әтиебез, өйдән ашап чыккан да, бәдрәфкә кереп киткән. Аның анда җайлап кына утырып, тәмәке көйрәтә торган гадәте бар иде. Тәмәкесен кабызып, шырпысын тазга ташлаган бу...Бер мәлне «гөрс» итеп шартлаган тавышка борылып карасак, әстәгъфирулла-а-а-аһ, бәдрәф такталары кадакларыннан кубарылып, як-якка очып таралды, ыштаны төшкән әти ишек белән бергә туп кебек атылып чыкты да, җирдә мәтәлләгән хутка, өй почмагында торган су тулы мичкәгә җәһәт кенә менеп кунаклады.
Әни әтине колхоз рәисе машинасында район үзәгендәге хастаханәгә озатып кайткач, мине ишек алдына сөйрәп чыгарды да, ыштанымны төшереп, башымны ике тез арасына кыстырып:  
–  И-их, имансыз малай, ирсез калдырдың бит син мине, ирсез калдырды-ы-ың! – дип такмаклый-такмаклый елап, артымны кычыткан белән ярып, сабак укытты. Дәваланып кайткач, әти миңа тырнак белән дә чиртмәде, ләкин үз сүзен әйтми калмады:
– Сугышта минем тәнемне пуле дә, снәрәд кыйпылчыгы да сыдырмады. Нимес фашистлары булдыра алмаганны булдырдың, маладис, улым! – диде.
«Балачак елларым бик еракта калды. Яшем дә җитмешкә якынлаша инде. Тик әнинең «кычыткан сабагы»н һич онытасым юк. Кычыткан күрсәм, әле хәзер дә тәнем эсселе-суыклы булып китә. Артым ут янып, әчетеп, кычыта башлагандай тоела. Инде күптән мәрхүм булган әти-әнием искә төшә. Я Аллаһ, аларның белеп һәм белмичә кылган гөнаһларын гафу ит, оҗмахтан урын бир!» – дип тәмамлады сүзен танышым.
Инсаф КАШАПОВ.
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: