Туган як

Эзләрсең, таба алмассың...

Газинур ишек кыңгыравына күпме басса да, бүген хатыны ишек ачмады. Кая да булса китүе мөмкин түгел, рөхсәт сорамыйча, кибеткә дә аяк басмаска өйрәтте аны ир.

Ишекне үз ачкычы белән ачып кергән Газинур, хатынының өйдә булмавына бер гаҗәпләнде, бер ярсыды. Иреннән сорамыйча, каядыр чыгып китәргә җөрәт иткән әле ул? Кайтсын гына, ишектән кертми тилмертәчәк ул аны!

Өстәл артында әле тегене, әле моны таптырып, көйсезләнеп утыручы ир, бүген ялгызы гына ашады, чәен кайнатып эчте – хатын һаман күренмәде. Башка берәү булса, аның өчен борчылыр иде дә, тик Газинур – көйсез кияү, үзен көйләтеп өйрәнгән. Әгәр Равия өйгә кайтуга Газинуры өйдә булмасамы?! Туган-тумачага, таныш-белешкә, тегендә- монда шалтыратып, ирен эзли башлар иде.

Ә ир берничә сәгать хатыны Равиядән үч алу планын корып утырып, кая да булса шалтыратырга уйламады да. Ничек инде ул, ир башы белән, хатынына шалтыратырга, яки аны эзли башларга тиеш! Әйтерсең, башка хатынкыз беткән. Бүген теләсә, бүген бишне табачак ул! Хатыннар үзләре йөгереп киләчәк!

Шул вакыт телефон шалтырады. Телефон экранына күз салса, ниһаять, хатыны шалтырата. Юк, әле беренче шалтыратуда алмый ул телефонны. Газаплансын, сизсен әле иренең ачуын...

Хатыныннан соң, Равиянең сеңлесе шалтыратканга да җавап бирмәде. Бик аның белән сөйләшәсе килеп тормый – барысы бер чыбыктан сөрелгән!

Бары тик таныш булмаган номерны гына алырга уйлап, яшел кнопкага басты. Телефонның теге башында ирләр тавышы ишетелгәч, шартлый язса да, тыңларга уйлады.

Хастаханәдән, төгәлрәге, реанимация бүлегеннән табиб булып чыкты ул. Хатынының вафатын җиткереп, аның җәсәден кайчан килеп алуы белән кызыксына. Нинди хастаханә, нинди хатын ди ул?.. Кайсы шулай усал шаярта?

Берара аңын җыя алмый торгач, Равиянең сеңлесенә үзе шалтыратты. Анда инде елап арыган сеңлесе җизнәкәй белән кәнфитләнеп тормады. Равия иренең вакчыл, усал, көнчел икәнен беркемгә дә, хәтта дус кызларына, туганнарына да сөйләми иде. Сөйләргә дисәк, «Кияүгә чыгуга, ир, хатыннарның дус кызлары булмый», – дип, аны беркая да җибәрми иде бит. Туганнарына да ялгызы барырга рөхсәт булмады. Әнә, хәзер аны соңгы юлга озатасы...

Равиянең йөрәк өянәге тоткан да, «Ашыгыч ярдәм» чакырырга өлгергән икән. Тик табиблар гына шәһәр кечкенә, юлда хәрәкәт аз булса да, хастаханәгә алып барып җиткерә алмаганнар. Тиз арада килеп җитсәләр дә, Равия юлда вафат булган.

Хатынына кырыс булса да, эшендә Газинур бөтенләй башка иде шул. Кешеләргә ярдәмчел, җәмәгать эшләрендә башлап йөрде, актив булды.

Кеше кайгысын кайгыртып, үзеңнең хәләл хатыныңның хәлен кайчан белешкән идең син, ир заты?.. Белдең, күрдең бит югыйсә... Йөрәген тоткаласа – «Кылана!» дидең. Хәл алырга утырса – ялкау булды. «Баш авырта, тора алмыйм», – дигәндә, кычкырып-акырып торгыздың...

Хатынсыз ялгыз калганыңа борчылырсыңмы, кайгырырсыңмы ир заты?..

Танышлары янында елмаеп-көлеп, кешегә ярдәм итеп йөргән шаян ирнең, өенә кайтып керүгә башка кешегә әйләнгәнен хатыныннан башка белүче булдымы икән? Пешергән ашын ошатмады, йөрүе килешмәде хатынның. Ике сүзнең берендә «Чыгып кит, күземнән югал», гына булды.

Үкенәдер инде, дисәм... Андыйлар үкенә, хаталардан сабак ала беләме икән соң ул?.. Бөкерене кабер генә төзәтә, ди. Яшьлек үтә дә китә ул, картлыгында кемне ни көтеп тора?

Хатыныңның вафатын онытырсың, үзең теләгән яшь, чибәр хатынны алып кайтырсың. Бәлки, бик матур гына торып та китәрсез. Ә әрнүдән түгелгән күз яшьләре, нахакка рәнҗетелгән күңел өчен җавап тотасың булмасмы, ир заты?..

Илһамия ГАФФАРОВА.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: