Туган як

Эзли торгач, дәвасын тапты

Фәүзиянең тик торганда эче поша башлады. Елыйсы да килгән кебек шунда, көләсе дә... Кәефе гел көзге көн кебек инде менә. Минутына биш үзгәрә. Моны эштәгеләр дә сизми калмады. Үзара чыш-пыш килүләр башланды. «Корсаклы бугай» дип, нәтиҗә ясап куйдылар.

Дуслары да, хәл белешкән кебек итеп, читләтеп кенә киңәшләрен бирделәр. Берсе өшкертергә кирәк дисә, икенчесе ир кирәк ди, өченчесе бай сөяркә табарга киңәш итте (үзенә акча җитмидер инде). 
Кияүгә чыгарга дигәнен Фәүзия шундук кире какты. Утыздан узгач, ир көйләп ятар хәлем юк әле, үзем генә булгач – җаным тыныч, дип, белдерүләрдән өшкерүчеләрне эзләргә кереште. Ә алар дөнья тулы! Шундыйларның  берсенә шалтыратып, бәясен килешеп, адресын сорап алды. Бу ханым, аңа күз дә салмый гына, «бозганнар!» дип нәтиҗә ясады. Үзе сораган 15 мең сумнан тыш, әле өшкерергә җиде төрле ризык, дүрт юл чатыннан туфрак, яңа суйган әтәч каны кирәк булгач, Фәүзия башын тотып, коридордагы иске диванга чыгып утырды. 
Шулай күпме утырган булыр иде, үзеннән соң кергән ханымның, телефоннан шалтыратып, кемнәндер әтәч каны таптыруын ишеткәч, 15 меңне янга калдыруына сөенеп, икенче экстрасенска чапты. Монысының да  диагнозы «Бозганнар!» булып чыкты. Акчасын да күбрәк сорады. Бер авызы пешкәч, инде өреп кабарга булды Фәүзия. Тагын берсенең ишеген какты. Бу битенә чиртсәң кан чыгардай таза ир аңа ашардай булып карап, «Күз тигән» дип, сыпыргаларга кереште. Ә сыпыргалар җирләре бар Фәүзиянең! Фигурасы кызларныкы кебек – күз тиюе дә бик мөмкин. Тик бу майлы чәчле ирнең мышнавына түзеп тора алмады, чыгып качты.
Болар белән барып чыкмагач, сөяркә эзләргә кереште. Хәзер интернет заманы – әллә никадәр танышулар сайты бар. Сөяркә эзләүче ирләр берсеннән берсе чибәр,иң мөһиме – байлар. Төшкән фотолары да кыйммәтле чит ил машиналарында, я диңгез ярында. Арадан иң матурын сайлап, СМС-хәбәр җибәргән иде, шуны гына көтеп утырган диярсең, теге ир җавабын да җибәрде.
Телефоннан сөйләшүгә генә риза булмыйча, очрашу урынын да билгеләделәр. Утызга җиткән ханымнарны тиз генә алдармын димә! Фәүзия дә  үзе турында дөресен әйтмәде. Очрашу урынына алданрак барып, ак атта киләсе патша малаен күзәтте. Билгеләнгән урынга, билгеләнгән вакытка, роза чәчәге тотып, зәңгәр күзле чибәр ир-ат түгел, бөгәрләнеп беткән чалбар, иске генә күлмәк кигән бер адәм килде. Күренеп тора: эшләргә яратмаса да, салгаларга ярата.
Фәүзия квартирына кайтып, үз-үзеннән шактый көлде, аннары утырып елады. Нишләргә, кемнән ярдәм сорарга? Табибларга барсаң, җүләрләр йортына ябып куярлар. Ятарсың шунда тимер рәшәткәле тәрәзәдән урамга карап...
Хәзер Фәүзиянең юкбарга вакыты калмады. Эчендәге җеннәрен качыручы үзләренең заводында эшчеләр ташучы автобус шоферы Мидхәт булып чыкты. Әле беренче малайларына бер яшь тулып кына китте, ул инде икенчесенә авырлы. 
Җитмәсә, җир алганнар иде, анда йорт салалар, бәрәңге үстерәләр. Кыскасы, иртәдән алып караңгы төшкәнче аяк өстендә. Кайчакта еларга түгел, ашарга да вакыт тими. Ире дә, үзе дә җир кешеләре булып чыктылар. Аларның яшьтәшләренең балалары инде мәктәпкә йөри, бар нәрсәләре җитеш. Ә Мидхәт белән Фәүзиягә аларны куып җитәр өчен шактый тырышырга кирәк. Шуңа күрә икесе дә көне-төне чаба. Экстрасенслар да онытылды. Хатын аларның белдерүләрен күргән саен елмая гына. Әгәр еш кына кәефегез булмаса, елыйсыгыз килсә – дәвасын Фәүзиядән сорагыз, ул әйтер. Үзегезне кызганып, суган суы сыгып утырганчы, өй тутырып балалар үстерегез, бакчада казыныгыз дияр. 
Әйтсен дә шул – үзе шулай дәваланды бит. Сезгә дә ярдәме тими калмас. Акчагыз да янга калыр. 
Энҗе ГАЛИЕВА.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: