Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кич утырганда

Эт тормышы

Чылбырдагы бәйдә утырган Акбай каршында ай ярым эчендә юл аша ике катлы яңа йорт калкып чыкты. Озак та үтмәде, бу йорт алдына яңа хуҗаларның мал-мөлкәтен төягән зур машина килеп туктады. Машинаны көне буе бушаттылар. «Байлар килде», - дип уйлап куйды шул чакны бу хәлгә әлегә шатланырга да, көенергә дә белмәгән...

Чылбырдагы бәйдә утырган Акбай каршында ай ярым эчендә юл аша ике катлы яңа йорт калкып чыкты. Озак та үтмәде, бу йорт алдына яңа хуҗаларның мал-мөлкәтен төягән зур машина килеп туктады. Машинаны көне буе бушаттылар. «Байлар килде», - дип уйлап куйды шул чакны бу хәлгә әлегә шатланырга да, көенергә дә белмәгән Акбай.
Хуҗаларына ияреп, бу йортка зур гәүдәле, яхшы нәселле эт күчеп килде. Куркыныч һәм тәккәббер кыяфәтле эт бәйдә утырган Акбайны беренче көннән үк күрәлмый башлады. Баштарак ул урамга йөрергә чыккач, якыннан узганда койма аша Акбайга карап ырылдап куйгалады. Тора-бара бу ырылдау буылып өрүгә күчте. Күрәсең, байлар этенә бәйдәге күршесенә карап, шулай мыскыллап һау-һаулау зур ләззәт китерде.
Акбай үзе дә калку гәүдәле, теләгән очракта бу мактанчыкның берничә җирен өзгәләп атарга дә күп сорамас иде. Әмма бәйдә утыру зур сабырлык сорый, шуңа Акбай нәселле күршесенә игътибар итмичә, тыныч утыруны кулайрак күрде. Зур эт аңа карап, ачуыннан җирне тырмый-тырмый, тирә-якка төкереген чәчте, тик Акбайның моңа җоны да селкенмәде, ул алдындагы зур сөякне кимерүен белде. Аның сиземләве буенча, бу тәккәббер бай эт бик яхшы тормышта яшәде. Чирләсә, машинага утыртып мал табибына алып бардылар. Һәр атна кыйбатлы шампунь белән ышкып, ваннада юындырдылар. Махсус оста килеп, зур акчага аның җонын кыркыды, матурайтты, төзәтте. Өстәвенә, хуҗалары белән бер йортта йоклап, алар ашаган ризык белән тукланды. Беркөнне селәгәен агызып өргәндә, Акбай аннан аңкып торган ысланган колбаса исен сизеп алды. Икенче юлы тешләрен ыржайтканда, аның авызыннан бозау итеннән ясалган чи фарш исе килеп тора иде. Кайчагында байлар эте авызыннан кәтлит, сосиска исләре дә килгәләде. Бер уйласаң, бу тәмле ризыктан һәр этнең башы әйләнәчәк, әмма Акбай алар чутына кермәде, күршесе котырып өргәндә, ул тынычлыгын җуймыйча, сөяк кимерү белән мәшгуль булды.
Хуҗалары гадирәк тормышта яшәгәнгә, аңа күп очракта кичтән калган аш һәм кемдер кимергән сөяк кенә тәтеде. Әмма ул моңа да бик канәгать булды. Һәр этнең үз тормышы бар. Һәрхәлдә, Акбайныкы, аның уйлавынча, алай зарланырлык түгел иде.
Бервакыт хуҗалары иртән эшкә ашыкканда койма капкасын ябарга оныттылар. Моны күреп өлгергән каршыдагы эт, күршесен йөзләрчә кисәкләргә өзгәләргә теләп, рөхсәт ителмәгән чикне узып, Акбай янына ыргылып керде. Әмма эт һәрчак эт булып кала. Дошманына соңгы сикерүе алдыннан нәселле эт җирдә яткан зур сөяк кисәген күреп өлгерде. Аның гомерендә сөяк кимергәне булмады, һәм эчке инстинкт кушуы буенча, ул аны бер кабуда йотып җибәрде. Зур сөяк этнең тамагына аркылы килеп, сулыш юлын каплады. Байлар эте ярдәм сорап, берничә секунд кына чинап калырга өлгерде, җан тәслим кылды. Аның хуҗасы: «Тәки тыя белмәдегез шул кыргый этегезне, безнеке яхшы тәрбияләнгән һәм нәселле иде. Сезнең пычрак аламагызны күргәч, куркуыннан йөрәге ярылды аның», - дигән дәгъва белдерде. Нинди ахмаклык! Эт чит сөяккә ташланды, аны комсызлык харап итте. Акбай уйлавынча, һәр этнең үз сөяге булып, ул аны җаны-тәне белән сакларга тиеш. Бу тәртип бозылса, берәр аяныч хәл килеп чыгуын көт тә тор.
Күчеп килгән хуҗалар, тиздән монысы урынына яңа эт алырлар. Бу этнең холкы нинди булыр, күршесе белән дус яшәрме, үзенекен ашармы яки Акбай сөягенә кызыгырмы, анысын инде тормыш күрсәтер.
Илдар ХӘЙРУЛЛИН.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев