Туган як

Эт иярткән абзый

Һәркөнне диярлек иртәнге якта очратам мин аны. Артыннан кечкенә гәүдәле ап-ак йонлач эт иярткән булыр. Шулай беркөнне очрашканда сүз катмыйча булдыра алмадым.

– Әйтегезче, абзый кеше, нигә эт ияртеп йөрисез?
– Ялгызым мин, энем. Бүлмәдә бер үзен генә бикләп калдырсаң, тот та каравыл кычкыр, дускаем сабый бала кебек, күз яшьләрен чыгарып еларга ук тотына, – диде ул, агарып бара торган мыек очларын бөтергәләп.
Ә картның йөзендә – лимон сарысы. Әмма үзе төз гәүдәле, киемнәре дә пөхтә, ыспай гәүдәсенә килешеп тора. Зур күзләренә һәм ачык елмаюына да игътибар итмәслек түгел. Кыска керфекле күз кабакларын күтәрсә, йөзе кинәт үзгәреп китә. Карашындагы киеренкелеккә карап, аның эчке бер көчкә ия булуын абайлыйсың. «Бәхетле» кибетенә таба җәяүләп киттек. Бара-бара картның теле ачылды.
Юлдашым Әхмәдулла Мирза улы Солтангәрәев атлы кеше булып чыкты. Кемнәрне генә яраткан газизләреннән аерып, ут эченә илтеп тыкмаган бу сугыш! Унҗиде яше тулар-тулмаста, 1943 елда кулына корал алып, туган җиребезне немец-фашистларыннан азат итү өчен көрәшчеләр сафына баса. Дошманны үз өнендә тар-мар итә. Яшь, гайрәтле, үткен күзле, тәвәккәл, курку белмәс Әхмәдулла командирлардан һәрвакыт мактау алган, кылган батырлыклары өчен күкрәгендә орден-медальләр балкыган. Ул гынамы? Өч бертуганы – Барый, Мәҗит, Әгъзам – яу кырында геройларча һәлак була. Әгәр дүрт солдатның үткән фронт юлларын, кичергән авырлыкларын, алган җәрәхәтләрен сурәтләсәң, үзе бер зур китапка, күз яшьләрен сөртә-сөртә карарлык күп серияле фильмга тиң булыр иде...
Әхмәдулла армия хезмәтеннән соң туган якларына кайтуны хуп күрми. Донбасс шахталарында күмер чабарга кала. Шактый вакыт үткәннән соң гына ул Түбән Камага кайтып төпләнә. Агач эшкәртү комбинатында эшләгәндә, картаебрак булса да өйләнә. Хатыны кибеттә сатучы булып эшли. Ияреп килгән улы булса да, Әхмәдулла агай алай артык игътибар итми.
Сөйләшә-сөйләшә «Бәхетле» кибетен үтеп, «Тын аллея» тукталышындагы трамвай юлын да аркылы чыгып киткәнбез. Бераз баргач, Әхмәдулла әфәнде биш катлы бер йорт янында туктады.
– Биредә торам мин.
Подъезд төбендәге эскәмиягә килеп утырдык.
– Яшисе яшәлгән. Алга караудан хикмәт юк. Ә үткәннәргә күз салырга ярый торгандыр, шәт. Әйбәт кенә яшәп киттек дигәндә – бәхетсезлек. Хатын дигәнем аракы белән дуслашты. Улының унөч яшеннән эчә башлавына һич тә аптырыйсы түгел. Еш кына өйдә тавыш чыга. Шундый тиргәшүләрдән соң малай югала, подвалда кунып йөри. Беркөнне әйбәт кенә төшереп кайткан да бу, газны ачкан. Ә без йоклый идек. Үзе дә үләргә, безне дә үтерергә булган икән нияте. Тикшерү вакытында шулай сөйләде. Тик үләсе килми. Стенадагы күкеле сәгатьнең сугуына кинәт уянып киттем. Барыбызны да шул уяулык коткарды.
Беләсезме, яшисе килә. Шушы яшемә җитеп, бәхетнең ни икәнлеген белмәдем һәм очратканым булмады. Хәзер дөньяда андый бәхетнең барлыгына ышанасы да килми инде.
Шулчак өстенә зәңгәр куртка кигән, кулына ирләр сәгате таккан бер хатын чыкты. Әхмәдулла әфәнде мине үзенең күршесе белән таныштырды. Бу йортта хәтсез яшиләр икән. Хатын да безнең янга килеп утырды.
– Кеше үзенең күңеле белән матур, күркәм булырга тиештер, минемчә, – дип алып китте Әхмәдулла карт. – Көченнән килгәнчә бары тик яхшылык кына кылсын иде. Мин үзем гадилекне, кешелекле булуны өстен күрәм. Гомерем буе кешеләргә гел игелек эшләргә тырыштым. Бервакыт хатыным белән урамда ике балалы хатынны очраттык. Күкрәк баласы кулында, икенчесе итәгенә тотынган. Озын кара толымлы, зифа буйлы, чибәр, сыгылмалы хәрәкәт ясап, җайлап кына килә, үзе еш туктала, күз яшьләрен сөртә. Без аңа якынрак килдек.
– Без Аксубай ягыннан, – диде әлеге ханым. – Бер әбине эзлибез, кызым сукырайды, бары шул әби генә шундый авыруларны дәвалый икән.
– Кич белән ничек табасың ул әбине, – дим кыюлык күрсәтеп. – Беләсезме нәрсә, әйдәгез безгә, иртән бер рәтен табарбыз. Аларны ашаттык, ванна әзерләп бирдек. Иртән теге хатын, күкрәк баласын алып, сукырын калдырып, без торганчы ук чыгып сызган. Аның кире килмәсен белгәч, сукыр кыз баланы шәһәр эчке эшләр бүлегенә алып бардык. Ятимнәр йортына тапшырырга киңәш иттеләр. Ләкин кыз (мин аны кулга күтәргән идем) еларга тотынды. Шуннан мине кысып кочаклап алды. Миңа да шулкадәрле кызганыч булып тоелды.
– Үзебездә яшәп торсын, – дим хатынга.
– Әллә тавык мие эчтеңме, нигә кирәк безгә андый бала?! – дип каршы төште. – Аны карау ничек кыен булачак, син шуны беләсеңме?
– Яхшы, үзем карармын, – дим.
Шулай берничә ел яшәдек. Бервакыт базардан әйләнеп кайтмакчы булдым. Әлеге сукыр кызга өр-яңа куртка алдым. Шатланып өйгә кайтсам, нәрсә күрим: хатын бөтен әйберләрен җыеп, мине ташлап киткән. Ә сукыр кызымны менә шушы күршем вакытлыча карап торган, – ди Әхмәдулла әфәнде яныбызда утыручы хатынга ымлап.
Сукыр бала....Күпме шомланулар, күпме хәсрәт. Илгизә өч яшенә кадәр тәпи китмәгән, сөйләшмәгән. Күп хәрәкәтләнә алмау яшәү рәвешен дә үзенчәлекле иткән. Кызыкайның иң мавыктыргыч уенчыкларга да исе китми.
– Серле дөнья тавышлары баланы куркыта иде. Җәен шәһәр читенә чыкканда ул хәтта кош таышларына да сәерсенә иде. Мин аның үсүен гел күзәтеп тордым. Көндәлек алып бардым. Биш яшендә дә тирә-юньне билгели алмый, адресын да, минем кем булып эшләгәнемне дә төгәл генә әйтеп бирә алмый иде. Ел фасыллары турында гади генә төшенчәсе дә юк. Кыскасы, фикер йөртү сәләте бик чамалы. Тора-бара мин өйдәге укытучыга әйләндем. Аның өчен кошлар, үсемлекләр, ел фасыллары турында нәни генә хикәяләр уйлап чыгра башладым. Аларны ул зур авырлык белән генә ятлый иде. Сөйләвен магнитофонга язып барам. Илгизә тыңлый да, яңадан кабатлыйбыз. Ул фикер йөртергә, күңелендә сеңдереп калдырырга өйрәнә.Илгизә кызым белән шактый гомер бергә яшәдек, – дип дәвам итте Әхмәдулла әфәнде. Тик мине гел сагалап йөргән бәла тагын килеп җитте. Катлаулы операциядән соң Илгизәнең күзләре мәңгегә йомылды... Аннан шушы этне алырга булдым. Ни генә дисәң дә, кешегә иптәш кирәк шул. Уллыкка  берәр бала алыр идем, картаелды.
Мин урынымнан күтәрелдем. Әхмәдулла карт арыды, аңа ял кирәк иде. Ул да торды. Тик әлеге хатын урынында калды. Мин аның йөзенә күз салдым. Ике як бит очлары күз яшенә чыланып беткән иде.
– Гафу итегез, – диде ул, тонык тавыш белән, – безгә, картларга вакыты белән бик авыр була. Шуңа күз яшьләремне сыгам. Башка бернәрсәгә дә  түгел.
Нәрсәгә дип дөньяга туасың син, кеше? Акча өченме? Яшәр өчен эшләргә дипме? Бер кеше үлеп киткәннән нәрсә үзгәрә? Бернәрсә дә. Агачлар язын барыбер яфрак ярачак, үлән яшәреп утырачак. Иртән кояш чыгачак, кичен батачак. Көз ахырында кар төшәчәк һәм аяк астында шыгырдаячак.Димәк, боларның берсе дә үзгәрмәячәк.
Адәм баласы, тәкъдиренә алдан ук язып куелган булса да, киләчәктә ниләр күрәсен белми. Аның өчен барысы да алдан хәл ителгән. Язмыштан узмыш юктыр.
Әхмәдулла карт белән очрашканнан соң мин озак вакытлар шушы уйлардан арына алмадым. Гәрчә, тумыштан оптимист булсам да...
Федор ЕРМАКОВ.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: