Туган як

Эштән соң, кич белән...

Эштән кайткач, кулыма газета алдым да, диванга сузылып яттым. - Синең шул булыр инде! - диде хатын. - Кайтып керәсең дә, төрек патшасы сыман диванга җәеләсең... Мин торып утырдым. - Утыра, - диде хатын, нәфрәтләнеп. - Кытай курчагымыни! Бәлки, диваныңнан торырсың? Мин торып бастым. - Нәрсә монда багана кебек тырпаеп...

Эштән кайткач, кулыма газета алдым да, диванга сузылып яттым.
- Синең шул булыр инде! - диде хатын. - Кайтып керәсең дә, төрек патшасы сыман диванга җәеләсең...
Мин торып утырдым.
- Утыра, - диде хатын, нәфрәтләнеп. - Кытай курчагымыни! Бәлки, диваныңнан торырсың?
Мин торып бастым.
- Нәрсә монда багана кебек тырпаеп торасың? Уклау йотмагансыңдыр бит?
- Йотмадым.
- Алайса эш нәрсәдә?
- Нинди эш?
- Нинди чебен тешләде сине бүген, ә? - диде хатын, кыза башлап. - Эшендә берәр нәрсә килеп чыктымы әллә?
- Чыкмады.
- Ә кайда чыкты?
-Беркайда да чыкмады.
Хатынның күзләре дымланды:
- Син мине бүтән яратмыйсың, әйеме?
- Яратам.
- Ә нигә моны пышылдап кына әйтәсең?
- Яратам! - дидем мин, кычкырып.
- Акырма миңа! Мин сиңа нинди начарлык эшләгән?
- Ярар.
- Нәрсә «ярар»?!
- Акырмам.
Хатын мине иңбашла-рымнан эләктереп, бар көченә селкетергә тотынды:
- Ник болай торасың, йөрәгемә пошаман салып? Эшлә берәр нәрсә!
- Ә нәрсә?
- Әйбер булса да ват!
Мин өстәлдән чәчәк вазасын алып идәнгә бәрдем.
- Үләм! Минем яраткан вазамны ватты! 25 яшем тулган көндә әни бүләк иткән вазаны!
- Үзең әйттең бит, ват дип.
- Әгәр мин асылын дисәм, асылынасың дамы?
- Әлбәттә.
- Алайса асылын!
Мин баудан элмәк ясадым, аны муенга кидем, өстәлгә менеп бастым һәм бауның бер башын түшәмдәге ыргакка бәйли башладым.
- Ходаем! - дип кычкырып җибәрде хатын. - Пычрак чүәкләре белән эскәтергә менеп баскан! Төш хәзер үк, тап үзеңә берәр шөгыль.
- Нинди шөгыль?
- Әнә, газета булса да укы.
Мин кулыма газета алдым да, диванга сузылып яттым.
Михаил МИШИН.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: