Туган як

Җен кочаклап йокладым

Әйе, әйе, минем чыннан да җен кочаклап йоклаганым бар. Инде күптәннән булса да әле һаман да хәтеремдә. Кемдер күзеңә күренгән, кемдер төш күргәнсең дисә дә, бу төн бүген дә онытылмый... Мин балага авырлы, көннәремне саный-саный срогым тулганны көтеп йөрим. Авыл җирендә эшнең бетәсе юк - әле берсе, әле икенчесе дигәндәй,...

Әйе, әйе, минем чыннан да җен кочаклап йоклаганым бар. Инде күптәннән булса да әле һаман да хәтеремдә. Кемдер күзеңә күренгән, кемдер төш күргәнсең дисә дә, бу төн бүген дә онытылмый...

Мин балага авырлы, көннәремне саный-саный срогым тулганны көтеп йөрим. Авыл җирендә эшнең бетәсе юк - әле берсе, әле икенчесе дигәндәй, көн эштә үтә. Ирем, шофер кеше, көне-төне колхоз эшендә, мин өй арасында. Ул кичне, ирем иртән торып ерак юлга чыгасы дип, иртәрәк ятып йокладык. Иртәнге икенче яртыда торып чәйләр куеп иремне уяттым, аны ашатып-эчертеп, хәерле юл теләп озатып калдым. Машиналар гаражы икенче авылда булганга, ирем җәяүләп машинасын алырга китте, ә мин фонарик яктысы күмелгәнче аны тәрәзәдән карап тордым да, кире юрган астына чумдым. Алай бик озак та ятмадым, күп булса бер 20 минут вакыт үткәндер, ишек ачылган тавыш ишетелде. Күземне ачсам, ирем әйләнеп кайткан. "Председатель бүген көн буранлап тора, иртәгә барырбыз мөгаен", диде дип, сөйләнә-сөйләнә башта күлмәген, аннан майкасын салып урындык аркасына элеп куйды, чалбарын салды да минем янга килеп ятты. Аның гадәттәгечә кызы белән (буйга узганның икенче көнендә үк кыз була дип юрап куйган иде) бераз сөйләшеп ятканын тыңлап ятып, тагын йокыга киткәнемне сизми дә калганмын. Кабат уянып китсәм, иртәнге бишенче ярты - янымда беркем юк. Йөгереп барып ишекне карыйм - ишек эчтән бикле! Куркуымнан күрше өйдә яшәүче каенана белән каената янына йөгердем. Каенанам балаңны алырга җен килгән булган дип, тагын да ныграк куркытты. Җеннәр, имеш адәм балаларын бик яраталар. Без ята торган карават та элекке юл узган җиргә куелган булган. Ашыгыч рәвештә караватны да икенче почмакка күчереп куйдык. Шуннан бәби тапканчы бервакытта да үзем генә кунмадым. Бәби тапкач та, үземнекеме икән дип күпме шикләнеп йөрдем әле. Бу хәлгә ышанучы да, миннән көлүче дә булды. Бер таныш хатыным да үзе белән булган вакыйганы сөйләгәч, миң иптәш артты дип сөенеп тә йөрдем әле. Ә аның белән менә болайрак булган.

Гөлзирә (иптәш хатынымның исеме шулай), баласы белән өйдә утыра. Бу көнне барысы бергә кичке ашны ашыйлар. Килен кешенең шул бит инде - бар кеше ашап бетергәч, өстәл җыештырып кала. Башкалар икенче якта телевизор карый. Ишектән бүреген күзенә төшереп кигән берәү кереп, бер сүз әйтмичә ишек янында басып тора. Гөлзирә танымагач, күзем белән башыннан аягына таба карап чыктым, аяк урынына тояк күреп кычкырып җибәргәнемне сизми дә калдым, ди. Шул минутта теге кеше ишектән чыгып юк була. Хатынының кычкырганын ишетеп түр бүлмәдән чыккан ире Марат аннан бары көлә генә. Берничә көн үтә, Гөлзирә ире белән телевизор карап ята. Кисәк ут сүнә. Шул вакытта кемдер кисәк кенә аның кулыннан тотып ала да, "Теге көнне миннән котылган идең, бүген инде сиңа котылу юк", - дип колагына ысылдый. Дус кызым кычкырмакчы була, тавыш чыкмый. Аның бәхетенә ут яна. Беләгендәге өр-яңа күгәргән урынны күреп Марат сүссез кала, ни дип әйтергә дә белми.

Илһамия ГАФФАРОВА.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: