Туган як

Елларымны саный вакыт

шигырь

Иярләп булмый вакытны,

Туктаусыз чаба вакыт.

Җырга салдым гомеремнең

Бер мизгелен туктатып.

Төн үткәрдем хыялымда

Үткәннәремә кайтып.

Зая түгел яшьлегемә

Кайтып үткәргән вакыт.

Таң аттырдым кошлар тыңлап,

Кошларның моңы шул ук.

Яңа көнне каршы алдым

Татлы уйларга чумып.

Күңел ярасын дәвалый,

Хәлемне аңлый вакыт.

Елларымны саный вакыт,

Җанымны сыный вакыт.

Никифор Тукмачев

Фото: https://pixabay.com/ru/

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: