Туган як

Догалар кайтсын

Алмалары бакчабызның, Кызарып пеште.

Сагындырып туган яклар,
Исемә төште.
 
Юк шул инде, анда мине
Көтми беркем дә,
Сез киткәчтен, бөтен шатлык,
Бетте бер көндә.
 
Ишетерләр авазымны,
Чиксез галәмнәр.
Дога белән юллыйм сезгә,
Изге сәламнәр.
Әлфия Сибгатуллина
Фото pixabay.com сайтыннан.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: