Туган як

Дөнья хәлен белеп булмый

Дәваханә коридорында ике карчык сөйләшеп утыра. - Баядан бирле күзәтеп утырам, йөзең бик моңсу, ни булды, кемгә язылдың, кайсы җирең авырта? - Ни булганын үзем дә белмим, кичәге мәҗелестән кәефем кырылып кайтты. - Нишләп алай, нирвылар беткәнме әллә? - Юк, ул яктан зарланмыйм. Нишләптер, ашказаным эшләп бетерми кебек. Үзе болай...

Дәваханә коридорында ике карчык сөйләшеп утыра.

- Баядан бирле күзәтеп утырам, йөзең бик моңсу, ни булды, кемгә язылдың, кайсы җирең авырта?

- Ни булганын үзем дә белмим, кичәге мәҗелестән кәефем кырылып кайтты.

- Нишләп алай, нирвылар беткәнме әллә?

- Юк, ул яктан зарланмыйм. Нишләптер, ашказаным эшләп бетерми кебек. Үзе болай мәҗлестә дә әллә ни күп ашамадым шикелле. Башта шул зур тәлинкәдә токмачлы тавык шулпасы чыгардылар, аннан - ит бәлеше, мантый, өчпочмак. Алдымда торган яшел борчаклы салатны савыты белән ашап бетерә яздым. Инде чәй эчкәндә гөбәдиягә җиткәч ике генә кисәк кабып өлгердем, саруым кайный башлады. Белмим, әллә дөгесе артык коры булды, әллә йомыркасы искергән иде. Элек алай булганы юк, ашказанга берәр зыян килмәгәе, шикләндерә башлады.

- Борчылма, сәбәбен бик тиз әйтеп бирәләр аны, табиблар бик белемле хәзер.

- Дөресен әйткәндә, мин ул табибларга бик ышанып та бетермим. Белмиләр алар, белсәләр дә, безгә дөресен әйтмиләр. Беркөнне безнең күрше колак шаулый дип киткән иде, аягына гипс куеп кайтарганнар. Менә ышан син аларга, колак кайда да, аяк кайда. Дөрес, ул күрше трамвайдан төшкәндә абынып киткән идем, ди. Тик колагы, барыбер, ишетми, димәк, терелтмәгәннәр.

- Дөрестән дә, ничек алай ялгыштылар икән?

- Ялгышу гынамы, әле үзем дә хирург дигәненә күпме иза чигеп йөрдем. Бу төшем авырта, теге төшем сызлый дип, төртеп күрсәткәч, әйдә, алайса, кайсы җиреңне кисәбез, ди мөртәт. Аптырагач, аны кисмичә генә терелтеп булмыймы, дип сорадым.

- Шуннан ни ди?

- Ни дисен, монда эләккәч кисмичә ярамый, диде. Баш табибка керәм дип куркытмасам, әллә бөтенләй туракларга иде исәбе.

- Сөйләмә дә, кеше ышанмаслык нәрсә.

- Ышанырлыкмы соң?! Күптән түгел, бар җирем тәртиптәме, ул-бу булмаганмы, яхшырак карагыз әле дип, хатын-кыз брачына язылмакчы идем, ышанмадылар, чират зур дип, кертмәделәр. Ә күрше подъездагы карчыкны караганнар.

- Шуннан нәрсә?

- Шуннан шул, алтмышка җиткән ул карчык яңадан кияүгә чыкты. Ни әйтсәң дә, әле мин аннан яшьрәк күренәм, дөнья хәлен каян беләсең, алда ни буласын юрап булмый дип кенә әйтүем.

- Әстәгъфирулла, курыкмыйча шушы яшьтәме?!

- Монда яшьнең катнашы юк, йөрәгең таза булсын. Былтыр йөрәк табибы тыңлап карагач, монда куркырлык берни юк, яшьләрнеке кебек тибә диде. Хәзер тагын шуңа кереп карыйм, быел да шатландырыр микән...

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: