Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кич утырганда

Диңгез буена бару маҗарасы

Юмореска

Ел саен җәйге ялымда диңгез буена барырга яратсам да, бы-ел коронавирус сәбәпле ялым шәһәрдә генә үтә. Әле бит аның су коену урыннары да ачылмады. Кайда туры килсә, шунда коенып йөргән көннәр. Кама суы яхшы да, тик диңгез ярына, диңгез комына җитми шул!

Мин үзем чит илдә ял итүне хуп күрсәм дә, узган ел ничә ел дус йөргән кызымның сузен тыңлап, үзебезнең илдә генә ял иттек. Ял шәп булды, сүз дә юк: адым саен җиләк-җимеш, төрле сәяхәтләр, чит илдән ким түгел. Тик мин иптәш итеп сайлаган дустым белән башка сәяхәткә чыктым юк! Беренчедән, ул хатын самолет­та очудан уттан курыккан кебек курка икән. Шуңа күрә, ике тәүлек буе поездда теркелдәп барырга туры килде. Ярар, монысы да на­чар булмады, рәхәтләнеп табигать белән хозурланып бару җае чык­ты. Тик йоклаганда дус кызымның бер начар гадәте ачылды.

... Поездга билет алдык. Безнең купега тагын ике пассажир – тәр-типле генә күренгән урта яшьтәге ике ир заты керде. Өске урын­нар билет буенча безнеке бул­са да, алар хатын-кызга хөрмәт йөзеннән, өске киштәләргә ур­нашты. Тик йокларга ятуга, ми­нем өстәге урында ятучы ир гыр­лый башламасынмы?! Башымны мендәр белән дә каплап ка­рыйм – гырлау тавышына чы­дап булмый. Аптырагач, тегенең асылынып, күренеп торган аягын тартам, бераз туктап тора. Тик йокыга китәм дигәндә, гырлау көч-лерәк тавыш белән башлана. Ачу­ымнан кушаяклап киштәгә тибеп карыйм, файдасыз.

Төне буе черем дә итмичә, шул ир белән сугышып чыктым дияргә була. Йокыдан торуга, бу ирне бәреп үтерәселәр килсә дә, түздем. Ул да миңа туры карамаска тырышты. Бәхетемә, бу ирләр иртәнге уннар тирәсендә төшеп калдылар һәм безнең ку­пега башка керүче булмады. Инде икенче төнемне тынычлап йоклармын дигән идем дә, шул ук гырлау тавышы тагын колак төбендә яңгырады. Бу яман та­выш теге ирдән түгел, ә каршым­да ятучы дус кызымнан чыга икән. Ә төне буе аягын тартып, карава­тына тибеп ятканда, ул ир заты минем турыда нәрсә уйлагандыр, белмим. Бу хәлне искә алуга, әле дә чәч төпләремә кадәр кызарып чыга.

Ял итәргә өч бүлмәле квартирның бер бүлмәсен без алдан килешеп куйган идек. Тик юлдашымның гырлавына мин генә түгел, башка бүлмәдәгеләр дә чыдый алмаганга, һәр төнебез бергәләп диңгез ярында үтте. Ә ул йоклады рәхәтләнеп! Әле: «Төне буе гырлап безгә йокларга ирек бирмисең!» – дигәнгә үпкәләп, эндәшми йөрде.

Менә шулай, таныш күренсә дә, берәр җиргә чыгар алдыннан үзегезгә иптәш сайлаган юлдашыгыз белән бер бүлмәдә йоклап карагыз. Югыйсә, ялыгыз башдаруы эчеп үтәчәк.

Энҗе Галиева

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев