Туган як

Диңгез буена баргач

- Гөлфизә, җаным, инде нишләргә, бигрәк кыен хәлдә калдым. Барысы шул җүнсез ирләр аркасында. Җаныма урын таба алмыйм, йөрәгем өзгәләнә... Ярар, тыңла, монда кайсы яктан башларга да белмәссең. Быел ирем, гомер булмаганны, «авылда эш күп, диңгез буена ялгыз барырсың» дип, алдан кисәтеп куйды. «Печән чабасы бар, мунчага утын әзерләргә кирәк,...

- Гөлфизә, җаным, инде нишләргә, бигрәк кыен хәлдә калдым. Барысы шул җүнсез ирләр аркасында. Җаныма урын таба алмыйм, йөрәгем өзгәләнә... Ярар, тыңла, монда кайсы яктан башларга да белмәссең.
Быел ирем, гомер булмаганны, «авылда эш күп, диңгез буена ялгыз барырсың» дип, алдан кисәтеп куйды. «Печән чабасы бар, мунчага утын әзерләргә кирәк, шуның өстенә, бәрәңге, мал-туар - кыскасы, эш муеннан», ди бу. Мужикның гомерендә авылга кайтып эшләгәне булмады, шуңа мине бу бик нык шикләндерде.
Диңгез буена ялгыз йөрергә, ирсез хатын түгел лә мин, үз авылыма кайтырмын, анда эш җитәрлек, дигән булдым мин дә. Хәзер, кайтты ди менә! Ел буе зарыгып көткән җәйге ялымны артымны туңкайтып, бәрәңге бакчасында колорадо корты чүпләп уздырырга башыма тай типмәгән лә. Шулай уйладым һәм икенче көнне үк самолет белән, «выжт» көньякка - диңгез буена.
Анда беренче көннәр бик күңелле узды. Көндез - пляжда, кичләрен кафеда, дискотекада. Гомер бер генә килә, рәхәтләнеп сөйләшер кешесе табылгач, алай әллә ни ябылып тормадым әле. Шулай, кайсыдыр көнне кичен кафеда утырганда, каршымда гына таныш гәүдә пәйда булды. Нык-
лабрак карасам, арты белән ирем утыра! Безнең якка борылса, бетте баш, мине күрәчәк, йөрәгем «жу» итеп китте. Кара әй, ирем белән рәттән генә утырган яшь кенә сылукай моңа сырпаланыпмы-сырпалана. Минем мужик аны кочаклап та карый, үпмәкче дә була. Гөлфизә, белсәң иде шулчакны, кулымдагы чәнечкемне ничек кысып тотканымны. Нишләттең, дисеңме? И-и-и, Гөлфизә, нишләтим ди, үзем дә ялгыз түгел идем бит. Ирем борылып, күзгә-күз очрашкач, бер-беребезне күрмәмешкә салыштык. Шуннан аз гына коктейль эчкән булып, кыланып утырдык та, икебез ике якка таралыштык. Я, әйтеп бир, Гөлфизә, син күпне күргән кеше, нишләргә миңа хәзер? Ирем бит аяк астына салып таптады, бетерде, мыскыллады мине.
Юк, хәзер тынычландым инде. Бер уйласаң, диңгез буенда андый хәлләр адым саен очрап тора. Менә шундыйрагын син дә тыңлап кара. Таныш хатынымның ире ел саен диңгез буена барырга гадәтләнде. Күрше авылга йөргән кебек, ялгызы гына бара да кайта, бара да кайта бу. Аптырагач, хатыннар җыйнаулашып «ирең артык чибәр, ник берүзен җибәрәсең, анда ирсез хатыннар җитәрлек, ялгыз каласың килмидер бит», дип, хатынын барып ачуландык. Әз генә дә исе китмәде. «Миннән башка кемгә кирәге бар аның, кире кайтмый кая барсын ди, монда аның бар киемнәре, майкалары, носкилары», дип кулын гына селтәде. Алай да теге ир бер китүеннән кире әйләнеп кайтмады. Соңыннан, аны үзенә ниндидер бай хатын ияләштергән дигән хәбәрне генә кайтарып ирештерделәр. Шулай да ул беренче хатынын онытмый, әллә нигә бер булса да акча җибәргәли. «Менә бит, һаман хәтерли, димәк, әле дә ярата», дип, тегесе шатлыгыннан нишләргә белми.
Безнең эштә берәү кырыкка җиткәнче өйләнә алмыйча азапланды. Җылы якка бер генә барып кайтты бу. Хәзер анда танышкан хатынның ике баласын үстерә, әллә ничә кредитын түли, әмма үзен бәхетле дип саный. «Моңарчы диңгез буена барган булсам, инде күптән өйләнгән булыр идем», дип, куанычы эченә сыймый.
Шулай булгач, иремнең пляждагы кафеда мине ят ир белән күрүенә борчылырлык урын юк кебек. Әле үзем дә аның яшь нәмәрсә белән сырпаланып утырганына күз йомдым бит. Бу тормышта аның ишегә игътибар итмәскә күптән өйрәтеп куйдым мин аны. Аннан, бер уйласаң, Гөлфизә, кара кайгыга батарлык берни күрмим монда. Кире үз шәһәремә кайтып, квартирымда яшәп, дөбер күчереп эшләп йөрим. Иремнең дә чит җирләрдә өйләнеп-нитеп, әшәкеләнеп йөрергә исәбе юк кебек. Болай булгач, бар да тәртиптә, Гөлфизә, авылдан кайтуга «печән чабып ардыңмы, матурым», дип, яңагыннан бер чупылдатып үбеп алсам, кичерер дим, нишләп кичермәсен, ул бит акыллы минем...

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: