Туган як

Дәфнә яфрагы

Маһруй, җаным, шушы бүлнис коридорында сине очратсам, бар булган чирләрем онытыла. Монда чирләшкә миннән башка да җитәрлек, иске гадәт буенча гына килдем, сөйләсәң, кеше ышанмас, хәзер врачка күренеп йөрүнең кирәге дә калмады. Моның сәбәбе - син биргән төрле төнәтмә, бәлзәм, тәнгә ышкый торган сихәтле майларның файдасы тиюдән дип уйлыйм. Хәтерлисеңме,...

Маһруй, җаным, шушы бүлнис коридорында сине очратсам, бар булган чирләрем онытыла. Монда чирләшкә миннән башка да җитәрлек, иске гадәт буенча гына килдем, сөйләсәң, кеше ышанмас, хәзер врачка күренеп йөрүнең кирәге дә калмады. Моның сәбәбе - син биргән төрле төнәтмә, бәлзәм, тәнгә ышкый торган сихәтле майларның файдасы тиюдән дип уйлыйм. Хәтерлисеңме, соңгы очрашканда, күзләрем начар күргәнгә, сине көч-хәл белән таныдым. Бүген коридорның теге башында тавышыңны ишетүгә, яныңа очып килеп җиттем. Күз-колагымны, нәкъ син өйрәткәнчә, өч айлык бала бәвелендә ике дәфнә яфрагы эреткән сыекча белән ышкып рәткә керттем. Дөрес, врач кушкан даруны да эчәргә туры килде, шунсыз булмый, алар сүзеннән чыгарга ярамый. Маһруй, рәхмәт, сине очраткан саен биргән киңәшеңнең файдасы тими калмый.
Исеңдәме, соңгы күрешкәндә иремнең биле кузгалудан зарландым. «Күршеләр яңа мебель алгач, шуны ташырга булышкан идем», - дигән булды. Шыр тиле, җитмешкә җиткәндә шкафны түгел, хәзер аның үзен күтәреп йөртергә кирәк. Маһруй, әле ярый, шул сихәтле бәлзәмең ярдәмендә иремне аякка бастыра алдык. Беренче көнне үк, син кушканча, ярты стакан спиртка өч аш кашыгы бал туглап, шуңа вакланган дәфнә яфрагы өстәп, иремнең билен ышкыгач, файдасы тиде. Дөрес, ул моңа үзенчә төзәтмә кертте, бу дару белән эчтән җылытсаң, файдасы икеләтә артыр иде дип, йотып кына җибәрде. Өстәвенә, хәзер йокы даруының да кирәге юк. Бу даруны эчеп куюга ирем шунда ук гырлап йоклап китә.
Канда холестерин күтәрелгәч, врач шуны киметә алмыйча тәмам интегеп бетте. Маһруй, югыйсә, моның сере бик гади икән. Ул файдалы төнәтмәне моңарчы ничек белми йөргәнмендер! Син әйткәнчә, берьеллык бурсык маенда берничә дәфнә яфрагын эретеп, шуны көненә өч тапкыр эчсәң, холестеринның эзе дә калмый. Телевизордан имбир белән лимонны кушып, суда ун көн тотканнан соң, шуның төнәтмәсен эчәргә киңәш иттеләр. Кеше көлдереп, әкият сөйләмәсеннәр иде, ичмасам. Әнә, кибет саен имбир белән лимон сатканда, урамда очраган һәр ике кешенең берсендә холестерины хәттин ашкан. Телевизорга ышанмыйм, иң дөресе - син кушканны үтәргә кирәк.
Маһруй, соңгы вакытта сине очраткан саен һәрчак кан басымының югары булуына зарландым. Хәзер башымнан таракан йөгерүе дә, чатнап авыртуы да бетте. Синең рецептың буенча кыр куяны канына дәфнә яфрагы изеп эчүгә, кан басымы зәхмәтен бөтенләй оныттым. И-и, Маһруй, син әйткәннәрне тыңлап эчкәннән соң юкка чыккан чирләремне санап чыгарга кулымдагы бармак саны да җитмәстер.
Хәзер көн дә урмандагы бурсыкны үз өнендә сагалап, кулыма кыр куяны тоттыручы ышанычлы ир генә табасы калды. Монысы белән баш ватмыйм, якын-тирәдә эшсезлектән интегеп йөрүче аучы һәм балыкчы муеннан. Маһруй, балыкчы дигәннән, ишеттеңме әле, шыртлака балыгының үт куыгын киптереп төеп, чәйгә кушып эчсәң, ашказаны авыртудан файдалы дип сөйлләр. Берәр балыкчыдан шул балыкны тотып бирүен сорыйсы булыр әле. Сорар кешең булмаса, безгә кил, ирем балыкка йөрергә ярата, икәүләшеп, ничек тә үгетли алырбыз дим.
Илдар ХӘЙРУЛЛИН.
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: