Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кич утырганда

Әдәбият һәм сәнгать

Шәһәрдәге беренче театрда мин дә уйнаган идем... «Туган як»ның 2 октябрь санында Зәлифә Нурет-динованың «Әйтер сүзләр әйтелмәде» дигән язмасын укыгач, шәһәрдәге беренче татар театры белән бәйле елларымны искә төшердем. Түбән Камага эшкә килгәч, иң элек, шәһәрдә татар театры булу-булмавы белән кызыксындым. Чөнки Казанда укыган вакытта Г.Камал театрының бер генә премьерасын...

Шәһәрдәге беренче театрда мин дә уйнаган идем...
«Туган як»ның 2 октябрь санында Зәлифә Нурет-динованың «Әйтер сүзләр әйтелмәде» дигән язмасын укыгач, шәһәрдәге беренче татар театры белән бәйле елларымны искә төшердем.
Түбән Камага эшкә килгәч, иң элек, шәһәрдә татар театры булу-булмавы белән кызыксындым. Чөнки Казанда укыган вакытта Г.Камал театрының бер генә премьерасын да калдырмый идем. Шәһәрдә Наил Нуретдинов җитәкчелегендә Нәкый Исәнбәт исемендәге татар халык театры бар икән. Алар, хәтта төрле смотрларда катнашып, беренче урыннарны да алып өлгергәннәр. Бу театрның «Хуш, Назлыгөл», «Йөрәк давыллары», «Без кешедән киммени?!» спектакльләрен карагач, бу коллективта бик көчле режиссер эшли икән, дип уйлап куйдым. Бигрәк тә истә калганы - спектакльләрдәге сәхнә бизәлеше. Мәсәлән, пәрдә ачылуга арткы пландагы ямь-яшел чирәм, каз бәбкәләре, тар гына сукмаклар, сиртмәле кое, морҗаларыннан төтен сузылган өйләрне күргәч, үзеңне авыл урамында йөргәндәй хис итәсең. Халык иҗаты йорты сәхнәсенең арткы стенасын капларлык зур тукыманы бөтен нечкәлекләре белән буяу өчен күпме вакыт һәм сабырлык кирәк булды икән Наил абыйга?! Гомеремдә театрга бик күп йөрсәм дә, сәхнәнең ул дәрәҗәдәге бизәлешен башка күрмәдем.
Наил абыйны мин музыка училищесында эзләп таптым. Үзешчән артистлар репетициядән тәнәфескә туктагач, Наил абый янына килдем дә, «үз коллективыгызга алыгыз әле», дип турыдан ярып әйттем. Ул миңа игътибар белән карады да, кайда кемнәр белән, нинди рольләрдә уйнавым һәм нинди эчтәлекле пьесалар ошавы белән кызыксынды. Кайтып киткәндә, бер пьеса бирде: «Укып чык та, үз фикереңне әйтерсең. Драматург нинди мәсьәлә күтәрә? Менә бу рольгә игътибар итәрсең» диде. Мин канатланып өйгә йөгердем. Пьесаны укып чыктым да, ул әйткән рольне яттан өйрәнеп килдем. Нәтиҗәдә, Азат Абдуллинның «13нче председатель» дигән пьесасында мин дә катнаштым. Анда уйнаучылар, бәлки, хәтерлидер. Соңыннан сәхнә осталары булып танылган Шәмси Закиров, Ульяна Князева, Илдус Мингатин һ.б. катнашкан ул спектакльнең һәр күренешен бүгенгедәй хәтерлим.
«Басыгыз, суд килә» дигән тетрәндергеч сүзләр белән башланып китте ул. Наил абый безне, спектакльдә катнашучыларны залда билгеләнгән урыннарга таратып утырткан иде. Әлеге сүзләр яңгырагач, без торып бастык. Безгә ияреп, бер-берсенә карый-карый, халык та урыныннан кузгалды. Шулай итеп, спектакль башыннан ук сәхнә белән зал бербөтенгә әйләнде. Аннан соң залның арткы ишегеннән ике милиционер кулга алынган бер ир-атны алып керделәр. Шау-шу купкач, тамашачы, каушап-куркып, артка борылып карады. Чәче кыркып алынган ир белән милиционерлар сәхнәгә күтәрелгәч, халык «гөж» килеп алкышларга тотынды. Председатель ролен уйнаган Александр Лукьяновның куе матур чәчләрен алдырасы килмәгәне дә хәтердә. Наил абый сүзне кыска тотты: «Залдагы халык сезне энә күзеннән үткәрәчәк, шулай булгач, син Саша түгел, ә кулга алынган председатель, шуны онытма», диде ул. Спектакль куйган көнне Сашаның такыр башына карап көлешкән идек, яшь чак бит. Ләкин Наил абыйның кисәтүле күз карашыннан шунда ук тынып калдык.
Үзешчән артистларны театр сәнгатен яратырга, сәхнә культурасына өйрәткән, түбәнкамалылар рухын баетуга үзеннән зур хезмәт куйган режиссер Наил Нуретдинов белән бәйле хатирәләр күңелдә якты истәлек булып саклана.
Земфира ГАРИФУЛЛИНА.
Китапханәдә очрашу
Түбән Кама үзәкләштерелгән китапханәләр системасының 45 нче финалында (яшьләр китапханәсе) «Әдәби көз» дип аталган очрашу үткәрелде.
Китапханәгә килгән 5 нче һәм 7 нче мәктәпләр укучылары шәһәребездәге «Кама таңнары» әдәби берләшмәсе әгъзалары Фәтхулла Абдуллин, Рәсимә Нәбиуллина һәм Нәфисә Баязитова белән очраштылар. Балалар җирле әдәбиятчыларның чыгышларын зур игътибар белән тыңладылар. Түбән Кама авторларының китапларыннан оештырылган күргәзмә дә аларда зур кызыксыну уятты.
Алсу ГАРИФУЛЛИНА,
китапханә хезмәткәре.
Җырчылар конкурсы башланды
Бу атнада Түбән Камада вокалчыларның Салих Сәйдәшев исемендәге ачык республика конкурсы уза. Анда Мәскәү, Волгоград, Оренбург, Нижний Новгород, Уфа, Казан һ.б. шәһәрләрдән иллеләп җырчы катнаша.
Беренче мәртәбә 1990 елда, күренекле татар композиторы Салих Сәйдәшевнең тууына 90 ел тулуга багышлап оештырылган бу конкурс ике елга бер тапкыр үткәрелә. Аның оештыручылары - Татарстан мәдәният министрлыгы һәм Түбән Кама муниципаль районы администрациясе. Жюри рәисе вазифаларын, елның-елында, Казан дәүләт консерваториясе профессоры, Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Зилә Сөнгатуллина башкара. Конкурсны уздыру урыны да үзгәрешсез - Салих Сәйдәшев исемен йөртә торган Түбән Кама музыка колледжының концерт залы.
Вокалчылар конкурсы - Түбән Каманың мәдәни тормышында зур вакыйга. Шәһәрдәшләребез аның барлык этапларын бушлай кереп карый ала. 1 - 4 декабрь көннәрендә, иртәнге сәгать 10нан башлап, җырчылар ярышында катнашучыларны тыңлап карау һәм иң осталарын сайлау була. Ә 4 декабрьдә 17 сәгатьтә - конкурс лауреатларының һәм жюри әгъзаларының зур гала-концерты. Сәнгать сөючеләр, бушлай концерт карау мөмкинлеге кулдан ычкындырмагыз!
Әрем исе
Халисәләрнең әнисе бәбәй алып кайтты. Кап-кара күзле кечкенә бәбигә Фәймә дип исем куштылар. Тик, нигәдер, кечкенә сеңелләре бик елак булып чыкты. Әниләре дә бәбәйдән өзлегеп калды. Ул сөяккә калып ябыкты, хәле китә, аңын югалтып егыла башлады. Өйгә моңа кадәр беркайчан да булмаган әрем катыш шифалы үләннәр исе таралды. Күрше карчыгы әниләренә үләннәр кайнатып эчерә. Файдасы тиядерме, әмма әниләренең тәне кызыша, әйтерсең лә, аны ут чолгап алган. Чирен, үтәр әле дип өметләнеп, ул намазларын укый, догалары белән Аллаhыга ялвара. Көннән-көн хәлсезләнә барган әниләренә карап, балалар да боега.
Халисә, олы кыз булганга, йорт эшләре, мал-туар, кош-корт карау аңа йөкләнгән. Сеңлесе Фагыйлә белән энесе Вафи кечкенә шул әле. Шулай да әниләренә су бирергә, нәрсә әйтсә, шуны үтәргә әзер торалар. Әтиләре иртәдән алып кичкә кадәр колхоз эшендә булгач, аны сагынып көтеп алалар. Бигрәк тә, йортта ир-ат саналган Вафи шатлана. Әтисе бүген кәтүктән уенчык ясап биргәч, сабый бик сөенеп уйнады. Сеңлесе Фагыйлә чүпрәк курчагын тирбәтеп җыр көйли. Бераз үсә төшкәч, нәни Фәймәне карарга җыена ич ул. Ә бишектәге сеңелләре елый да, елый. Әниләре терелеп эшкә киткәч, бу елак белән нишләрбез дип тә куркып куя балалар. Күрше-тирә хәл белергә кереп, киңәшләрен биреп, кызганып чыгып китә. «Сөттән генә аермасын Ходай», дип, туктаусыз сөйләнүче тау урамы әбисенең саубуллашкандагы кыяфәте Халисәне уйга салды әле...
Әнкәйләре урыныннан да тора алмый башлады. Авыл духтыры килеп карады да, сөт белән үләннәр кайнатып эчертергә кушты һәм, нигәдер, башын иеп чыгып китте...
Июнь аеның мул кояшлы иртәсе иде. «Нимечләр сугыш башлаган», дип, күз яшьләре белән елап, күрше әби керде. Каhәр төшкән сугышның ни икәнен белмәсәләр дә, олыларның кыяфәтен күреп куркып калган балалар әбинең кочагына сыенды. Авылдан ике кешене - күрше әбинең хәрби исәптә торучы улын һәм үзләренең әтисен сугышка озатачакларын ишеткәч, бала-чага елый башлады. Хәрби хезмәттә булганнарны бүген озаталар, ди. Ятактагы әниләре, хәлсез тавыш белән, «әй, балакайларым», дип елый да елый. Әтиләренең тавышы нык: «Тиздән илдән куып чыгарабыз да, кайтабыз». Сиздермәсә дә, борчыла әткәйләре, ишегалдында я сәнәккә, я көрәккә барып тотына да, кире куя, ни эшләргә дә белми. Балалар аны сырып алып, «әткәй, син китмә, әнкәй каты авырый бит», дип ялына. «Әткәй, шомыртка барабыз дигән идең бит, әллә оныттыңмы», дип сорый аптырап калган Халисә дә. Чөнки өченче көн генә әтисе белән шомырт җыярга барганнар иде. Ис-акыл китәрлек уңган шомырт быел. Кайтканда әткәсе аркасына биштәр ясап асты, ә Халисәгә талдан көянтә ясап бирде. Көянтәләп алып кайтуы җиңел булды... Мунча кергәннән соң, әткәйләре юлга җыена башлады. Әниләре, көч-хәл белән, капка төбенә чыкты.
Урамда елау, иңрәү... Хөснимәрдән бабай атын җигеп килгән. Капка төбенә халык җыелган. Хәрби исәптә булган биш кеше китә авылдан бүген. Җигүле атларга утырып озатучылар да район үзәгендәге военкоматка кадәр барачак-лар. Энесе Вафи, сеңлесе Фагыйлә, Халисә үзе hәм Хөснимәрдән бабай - барысы бергә озата баралар.
Күл буеннан барганда әтиләре: «Их, кала инде бу балыклар да, күле дә», дип көрсенеп куйды. «Әй, әткәй, балыкларны кызганып барасың, без җыелып калабыз әле монда», дип елап җибәрде Халисә. Әтиләре атны туктатты да, бер сүз эндәшмичә, арбадан сикерде һәм күл буендагы чәчәкле үләннәр арасына таба атлады. Икенче мизгелдә ул арбада утыра иде инде. Кулында - бер учма әрем. «Туган җиркәемнең әреме», дип, үзалдына нидер сөйли-сөйли, биштәр бавын чишеп, әремне сак кына салды әткәйләре. Ник алды икән ул әремне? Ник сорамады икән Халисә?..
Әтиләренең күзләрендә яшь иде, балаларын җыеп кочагына кысты да: «Кызым, син иң олысы бит, елама, сөрт яшьләреңне. Без дошманны җиңеп, бик тиз кайтырбыз, яме», диде. Юлда әтисе Халисәгә киңәшләрен биреп бара:
- Кызым, Халисә, су төшмәсен өчен, бәрәңге сала торган базны биегрәк җиргә казыгыз.
Халисә, түзмәде, шундый зур җаваплылыктан, аннан да бигрәк, әтиләренең кайту көнен шулай еракка күчерүенә аптыраудан, кычкырып җибәрде:
- Әстәгъфирулла, әткәй, үзең кайткач казырсың! Нишләп без баз казып ятыйк?!
... Әткәйләрен хәрби комиссариат янында озатып калу тагын да авыр булды. Урамнар халык белән тулган. Үзәкне өзеп, ирләр җырлый:
Басу капкасын чыккач та,
Күтәрелде томаннар.
Бу китүдән кайталмасак,
Сау булыгыз, туганнар...
Халык арасында фотографны күргәч, Халисә: «Әткәй, әйдә әле истәлеккә сурәткә төшик», ди . Фагыйлә инде, бар дөньясын онытып, фотограф янында күбәләк кебек очынып йөри. Җавап көтеп төбәлгән Халисәгә, әтисенең күзе дымлангандай тоелды. Ул авыр итеп көрсенде дә, «кызым, әнкәең терелгәч, барыбыз бергә төшәрбез, тик сугыш кына бетсен», дип җавап бирде.
Команда тавышы ишетелде. Шул тавыш әтиләрен басудан амбарга икмәк ташу өчен тактадан тирән итеп ясалган озын ат арбасына (безнең якта аны бөречке дип йөртәләр) төяп аерып алып китте. Әтиләре белән бергә, Уразайдан Вәкил, Зариф, Шәмсиәхмәт, Шәйхелимам абыйлар да китте. Әтиләре кул изәде, шулчак Халисәнең сул як күкрәк турысы чәнчеп авыртты. Фагыйлә белән Вафи: «Әткәй, әткәй, китмә!» дип елап, озын арба артыннан йөгерә башладылар. Курчак кебек матур кызчык кинәт абынып егылды да, тузанга буялып бетте. Аның «әткәй, әткәй, китмә», дип ачыргаланып кычкыруы халык төркеменең елавын тагын да көчәйтте.
Хөснимәрдән бабай алаларны тынычландырып, җайлап ат арбасына утыртып, янә Уразайга алып кайтты.
Өй эче бушап, ятимләнеп калган, әниләре дә авыр сулап ята. Иң беренче, Вафи телгә килеп, «сугыш кайчан бетә, әткәй кайчан кайта», дип, сорау арты сорау яудыра башлады.
Халисә, әниләрен тынычландырмакчы булып, хәрби комиссар әйткән сүзләрне кабатлый: «Кайгырма, әнкәй, безнең әткәй фронтка китте, сугышка китмәде». Ул чакта әле кыз фронт белән сугышның аерылгысыз икәнен белми иде.
* * *
Сугыш, сугыш... 1942 елның зәhәр ачы җиле йөзгә кар сибә. «Иске чабатам чыдар микән», дип, борчыла-борчыла киенде Халисә. Чират белән (бөтен авыл) Идел аръягыннан утын кисеп алып кайтып тапшырырга тиеш алар. Ул барганда, беренче Бөтендөнья сугышыннан сыңар кул белән кайткан Хөснимәрдән бабай үгезне җигеп бетереп ята иде. Ат караучы малайлары белән Халисәне озатып калучы бабайның: «Әй, сабыйлар, хәерле булсын юлыгыз», дигән сүзләре ишетелде.
Малайлар эшләрен бик тиз бетереп, кайтып та киттеләр. Ә Халисә аларга җитешә алмады, хәле юк иде. Ничә көн рәтләп ашаганнары да юк. Аның абына-сөртенә йөргәнен күрсә, әтисе нишләр иде икән?! Балтасы да тыңламый бит, агачка чапкан саен, Халисәнең үз башына шак-шок бәргән төсле. Күзаллары караңгылануын тоеп, кар алып, битләрен ышкыды. Җиле үзәккә үтә, ә шулай да фәрманны үтәргә кирәк. Әнкәсе киңәшләрен уеннан кичерә. «Әй, бала, бала», дип өзгәләнеп калды бит әнкәсе. Утынны алып кайта ул, аңа ышанып, көтеп торалар ич. Менә әткәсе дә Җиңү яулап кайтыр! Ятакта да намазларын калдырмаган әнкәсе Аллаһыдан сорап ялвара бит, догаларын кызларына да, улына да өйрәтә. Әнисен бик тә кызгана Халисә. Күңелле көннәре бар иде бит. Гаилә белән бәрәңге утырту, алу дисеңме, урак урумы - барысы да, исенә төшә дә, күңеле тула аның...
Утынны кискәндә дә, чанага төягәндә дә үгез печән ашап торды. Менә эшен бетереп юлга кузгалдылар: «Әйдә, малкай!» Идел ярына җиткәч, балтасы юклыгын күреп, Хәлисәнең эче жу итеп китте. Утын төягән җирдә үк онытылып калган иде балтасы.
Халисә үгезгә әкрен генә, «кайта тор», диде дә, кирегә йөгерде. Чарасызлыктан елый-елый йөгерде ул. Тишек чабатасының бавы өзелгән, оекбашларының ямавы да тишелеп чыгып, ярым яланаяк калган кыз өзгәләнеп елады.
Караңгы кинәт төште. Иң курыкканы - бүреләр көтүе килеп чыгар да, үзен дә, үгезне дә ботарлап китәрләр кебек...
Халисәнең йөрәге чыгардай булып типте... Ул еш-еш сулап, балта яткан урынны чамалап йөгерде, нәрсәгәдер абынып егылды. Бер генә минутка шулай ятасы иде, җиргә сыенып, хәл аласы иде. Әмма, ярамый. Торырга кирәк. Кыз көч-хәл белән керфекләрен ачып, кулы белән этәренеп, гәүдәсен җирдән аерды. Юлдан читкә чыгылган икән. Бу халәттә озак утырырга ярамый, оюың һәм йоклап китүең бар. Бая җирдән калыкканда кулына нидер эләккән. Ул аның нәрсә икәнен күрер өчен, өскәрәк күтәрде. Борынына таныш ис, әрем исе килеп бәрелде. Бу ис кызны йокылы-уяулы халәтеннән айнытып җибәргәндәй булды. Бирешмәскә! Тешләрен кысып, ул урыныннан торды һәм чалыш-чолыш адымнар белән алга атлады... Ниһаять, балтасын тапты, ярый әле, караңгы булса да, бераз шәйләп була. Ул сөенеп, балтасын алып, кайтыр якка юл тотты.
Кар катыш ачы җил йөзгә бәрә, сөякләргә кадәр үтеп керә. Иске бияләй эчендәге куллары боз булды. Халисә билен кысып бәйләгән иске шәлгә балтасын кыстырды. Аякларының туңуына чыдар әмәле калмады. Аягына чабатасын киеп, түмгәкләрне кисеп бәйләде дә, карга бата-бата, егыла-тора атлады.
- Аллага шөкер, - дип кычкырып әйтте кыз салмак кына атлап кайтучы үгезне шәйләгәч. Хәрәкәттәге җан иясе үгез дә, уфлап арбаны тартып кайта. Түмгәкләргә абына-абына алга атлый. Бүреләр килмиме, дип артка борылып карый Халисә. Үзе, юлдашын: «Әйдә малкай, тизрәк атла», дип әйдәкләргә дә онытмый.
Халисәгә бу газаплы юлның азагы юктыр, мәңге шулай тоташ төн карасын ерып, кар даласыннан барыр кебек тоелды...
- Кызым! Кызы-ым!
Чү, әллә ялгыш ишетәме? «Саташам бугай», дип уйлады ул. Юк, кыз саташмый иде. Көтә-көтә арыган Хөснимәрдән бабай, түзә алмагач, үзе аларны эзли чыккан икән.
- Әй,кызым! - Хөснимәрдән бабай сыңар кулы белән Халисәне кочып алды - Туңдыңмы? Бар өеңә йөгер, үгезне үзем тугарырмын, утынны иртән бушатырлар.
* * *
Капкага тотынып, үзен көтеп торган әнисен күргәч, Халисәнең исе китте. Көч-хәл белән өйгә керделәр. Ак кәгазь кебек агарынган әнисе ятагына ауды... Йорттагы бердәнбер ир заты булган Вафи күрше әбигә йөгерде, караңгы дип, куркып та тормады.
Әби төрле-төрле үләннәрне кайнатып, әле әнкәйләренә эчертте, әле Халисәнең туңган аяк-кулларын ышкып, таңга кадәр азапланды. Халисә төнлә саташтымы, әллә төш күрдеме? Хәрби кием кигән әтисе җигүле ат янында Халисәгә озак кына кул изәде...
Авыл халкына фронттан хатлар килә башлаган иде. «Гафурова Фатихага» дип язылган өчпочмаклы хатны өзелеп, тыннары белән көтеп алды алар. «Без элекке хәрбиләр булгач, өйрәнеп торасы юк, тимер каскалар киеп, корал тотып, алгы сызыкка фронтка кердек. Үзегезнең сәламәтлекләр ничек, бәләкәчебез дә, үзең дә тернәкләнеп киттегезме? Улым, апаларыңа ярдәм ит, мин сиңа ышанам. Иң авыры Халисәгә төшә инде, кызым, түз, без тиздән кайтырбыз, догада булыгыз», дип язган иде әтиләре сугыштан юллаган хатында.
Икенче хатында «Миңа кыр кухнясы йөртергә приказ булды. Бара-бара пешерәм ашарга. Күрешербезме, белмим. Фашист козгыннары бомбага тота», дигән.
Хатларын гарәпчә язган иде. Әниләре шулай сораган булган. Ә җавап хатларын әниләре әйтеп торып, Халисәгә яздырды. Әткәйләре әллә алды хатларны, әллә юк...
1943 елның кырлач суыгында әтиләренең командирыннан хат килеп төште. «Гафуров Гани бомбага эләгеп авыр яраланды, исән калырмы, белмим», диелгән иде хатта. Шуннан соң алар авылына Гафурова Фатиха исеменә башка хат килмәде. Солдат әтиләре суга төшкәндәй юк булды...
* * *
Сугыш башланганчы әти-әниләрен Агыйдел буена печән чабарга җибәрделәр. Бозау карау, чүп утау, каз-кош ашату, сыер саву, көтү озату, каршы алу - барысы да балалар өстендә иде. Әниләрен сагыналар, ашарга илтергә баргалап йөрсәләр дә, әниләрен өйгә кайтарасы килә иде. Кечкенә болыт күренсә дә, «яңгыркаем, яу-яу-яу, әнкәемне кайтар», дип ялварып такмакладылар. Болыт сабыйларны кызганыпмы, әллә шулай туры килдеме, яңгыр коеп яуганда әнкәйләре кайта иде өйгә. Ә менә болыттан, «әткәйне кайтар», диеп күме ялварып, күз яше аша сорап карадылар, чиләкләп койды, яшеннәр чатырдады, җил-давыл купты, ләкин әткәйләре генә кайтмады...
Ул унсигез яшьтә китеп алты ел атлы кавалерист булган. Казахстан, Кыргызстан якларында Совет власте урнаштырып йөргән. Русчаны яхшы белә иде. Печән пунктында әткәй машинист булып эшләгәндә Дербешкадан Макаров фамилияле дусты бар иде. Алар печән чабып, кипка кысып, баржага төеп озаталар. Халисә бик кечкенә иде, боларны томан аша гына хәтерли...
Авылга качакларны китерделәр. Хатын-кызлар, бала-чага русча сөйләшә. Авыл халкының нәфрәте аларга карата зур булды, чөнки көпә-көндез зират коймасын ботарлап алып кайтып ягалар иде җәй уртасында.
Мәктәптә укытучы Зәки Латыйпович, «кибәк шулпасы эчеп килдем, сез дә ачтыр инде, балакайлар», дип аларны кызгана иде. Бик карт, күзлекле абый иде ул. Көзен укытучы Нәгыймә балаларны басуга алып китеп башак җыйдырта да, амбарга алып кайтып бушаткач, берәр телем ипи өләшәләр. Камыл арасыннан, урак урганда төшеп калган башакларны җыеп йөри балалар. Туңган куллар камылга киселә, тырнак астына камыл кадала, канап сызлап үзәкләргә үтә, чабаталар чәчәкләнеп тузып бетә, аяклар сызлый...
Яз көне, ачлыкка чыдый алмыйча, басуга китәләр. Әле кар эреп тә бетмәгән вакыт. Тычкан оясы тапсак сөенешәләр, бодае бер уч тирәсе булса, тиз-тиз җыялар...
Туң җирдән лом һәм көрәкләр белән черек бәрәңге эзләп алып кайтып ашыйлар. Шулай бер көнне черегән бәрәңге эзләп, азапланып кайтып килгәндә, кинәт кенә ташу кузгалды. Шәбез елгасы ярларыннан чыгып, күпер өстенән котырып килде. Чиләк тотып кайтучы Мәрьямне ташу агызып китте. Барысы да кычкырып елап яр буеннан чаптылар, зуррак малайлар йөгереп суга кереп Мәрьямне үлемнән коткарып калдылар...
Язын басулар кардан ачыла башлагач, ачлыкка чыдый алмаган кешеләр кышын кар астында калган башакны җыеп алып кайтып ашаганнар. Күрше авылда бер өй эченнән дүрт кеше үлде агуланып. «Авыз-борыннарыннан кан киткән», диделәр. Кем уйлаган язгы башакның агулы булганын?! Соңгы ризыгы булган мәрхүмнәрнең.
* * *
Бүген кич әбиләр, апалар Халисәләр өенә җыела. Лампа кәрәсине аз булгач, авыл халкы бер йортка җыелып оекбаш, бияләй бәйләп фронтка посылкалар сала иделәр. Фагыйлә бик матур итеп җырлый. Тавышы моңлы аның. Әниләренең күңеле күтәрелсен дип, балалар концерт куя. Фагыйлә «Таштугай», «Гөлҗамал»ларны җырлый. Сабыйның җан сагышын күрше әбиләр, апалар күз яшьләре аша тыңлап утыралар.
Авылга яраланып, кул-аякларын өздергән, бик авыр хәлдәгеләр кайта башлады. Аяксыз-кулсыз булса да, әтиләре кайтсын иде дә, алар янында булсын иде, эшкә өйрәтеп, киңәшен биреп торыр иде әле...
Әнә Шәйхелислам абзый, сугыштан дөм сукыр булып кайтты. Яралары төзәлә башлагач, әкрен генә ишегалдына чыгып утыра башлады ич. Улы, «безнең әтиебез герой», дип, түш киереп йөри...
«Безнең әткәй нимесләрне өйләренә хәтле куып киткән», дип Халисә үз күңелен тынычландырса да, командиры хатындагы «авыр хәлдә госпитальгә озаттым» дигән сүзләр исеннән чыкмый.
Яу кырының хәтәр җир икәнен сугыштан яраланып кайтучылар сөйли. Бомба, снаряд һәм миналар шартлавын бик куркыныч итеп сөйлиләр. Аяк-куллар, баш өзелеп оча, атлар кешнәп ава, танклар яна, җир-күк тоташ ут-төтен, ди.
* * *
Быел кыш бик кырыс килде. Өй катып үләрлек, ашарга юк, кием-салым иске-москы, җылысы юк. Кышкы чатнама суык көндә Халисәгә дә повестка килде...
Казанда фронт өчен брезент суктылар. Тулай торакта тордылар. Беренче кич ят җирдә кунганда, кызларның:
Текстильный эскәтер,
Ыштансыз каласың килсә,
Текстильгә эшкә кер, - диеп җырлаганнарын ишетеп, елады Халисә.
Алты ай буена шулпа ашап эшләде ул. «Суп», «Хлеб», «Сахар» талоннарын көн дә берне кисеп алып калалар. Ипекәйне бик ашыйсы килсә дә, Ягодный базарына алып чыгып әйберләргә алмаштырды. Куллануда булган үтүкләнгән, зәңгәр төс кертелгән урын-җир җәймәсе, киелгән башмаклар, җепләр җыйды.
Хәлсез көе эшләү бик авыр иде. Бер станокта 100 кәтүк әйләнеп тора, өздертергә ярамый, гел төзәтеп торасың, ничә сәгать аяк өсте эшлисең.
Әнисенең вафаты хәбәре килде. Әмма Халисәне җибәрмәделәр авылга. Сугыш чорының законы каты - качсаң, төрмә көтә...
Май җитеп, беренче пароход төшкәч кенә, эне-сеңелләрен алып килү өчен, аны авылына җибәрделәр.
Капчыгы шактый авырайган иде. Халык бетләгәнлектән, Казан пристаненда «кайнар» камера аша үтмәсәң, пароходка кертмиләр. Киемнәрен салып камерага керер алдыннан, Халисә янына бер хатын килде дә: «Үзем карап торам капчыгыңны», дип аны кертеп җибәрде. Чыгуына капчык та, ул яшь хатын да юк иде. Катыргы талонын тотып, елый-елый капчыгын эзләдем. Ә пароход кычкырта да кычкырта. Пароходка кергәч тә, халык арасыннан шул хатынны эзләде Халисә. Күрәсең, аның шикелле беркатлы авыл балаларын шактый күз яше түктергән ул карак хатын.
Шулай итеп, ярты ел буе авызына бер валчык ипи капмыйча җыйган әйберләрен җуйды. Юл буена елап, башы тубалдай булып, шешенеп һәм ач кайтты Халисә.
Агыйдел буйлап йөзгән параход Әҗәкүл пристаненда туктады. Караңгы иде әле, ялгызы, йөгерә-йөгерә, туган авылына кайта. Менә Куянны, Илчебайны үтеп, инде авылына якынлаша. Таныш та, әче дә әрем исе борынына килеп бәрелә. Ул ис йөрәгенә үтә, җанын яндырып, куырып алгандай итә... Йөрәге чыгардай булып тибә, тыны кысыла... Йөрәк тибеше «әнкәй юк, юк, юк», дип яңгырый. Җанга якын капка келәсен күтәреп, эчкә үтә. Ишегалдында сыер күшәп ята. Чарасызлыктан, ишегалды чирәменә тезләнә дә, сыерны кочаклый. Халисәнең үксүенә, сыер булып сыер да исе китеп карап торды, таныды. Тәрәзәдән өй эченә карады ул. Сабыйлар йоклап ята, чәчәләрендә - мендәрдәге каз мамыгы. Ишек кагу тавышына сеңлесе Фәймә дә уянды. Кочаклашып елаштылар. Бергәләп сыерны саудылар. Вафине детдомга алып киткәнәрен сөйләделәр. Шул көнне үк Әлемгә ятим балалар йортына барды Халисә.
-- Апа, миңа эчерәсе сөтне сеңлебез эчәр, үзегез эчәрсез. Кайтмыйм! Монда ачка үтермәсләр, - диде энесе Вафи эчке бер ныклык белән. Елашып саубуллаштылар. Халисә, үзен гаеплегә санап, башын иеп кайтып китте. Күз алдында энесенең гаҗизлек бөркелгән карашы. Җан елый... аягы җирне тоймый. Соңыннан гына аңышты, юл буе әремнәрне йолкый-йолкый кайткан икән. Кулы гел әрем яшеленә буялып беткән иде. Әремдәй ачы булды шул сугыш чоры ятимнәренең язмышлары да...
Энесеннән аерылдылар. Нихәл итәсең, бурычны да күп кайтаралар иде шул... Иң үзәккә үткәне «кәнсә бурычы» булды. «Сиңа фәлән мең заем тиеш», диләр. Район үзәгеннән атка атланып килеп, Фатыйх исемле кеше бурыч җыя. Абзый бик усал, йодрыгы белән өстәл төя, өстән бикләп тә куя иде. 100 йомырка, 1 тире, бер сарыктан 6 литр сөт (бәрәннәрнең авызын тарттырып чыра белән бәйләп куярга кушалар иде)! Әйтүе генә җиңел! Бер сыердан 650 литр сөт тапшырырга тиешсең. Анысын да әле, җанны телгәләп, майлылыгы аз дигән булып, 500 литрга исәплиләр.
Әтиләре сугышта үлеп калса да, балаларга бернинди дә ташлама булмады, бурычны барысы белән дә тигез түләттеләр.
Сугыш чоры балалары булган Халисәләр азмы кичерде андый авырлыкларны?! Язмышлары әремдәй ачы булса да, тамырлары белән, җаннары белән туган җиргә береккән ул буын алдында баш иярлек.
Рәмзия ВӘЛИЕВА.
Авыл моңы
Кемдер уйный, үзе җырлый,
Моңга тулган урамнар.
Керфек какмас,
йоклап ятмас
Эчтә җаны булганнар.
Уйна, әйдә, уят барсын,
Җыр сөйгәннәр кушылыр.
Рәхмәт, сиңа, яшьлегемнең
Кайтавазы - шушыдыр.
Авылдан ташып чыккан моң
Агыла үзәннәргә.
Сабырлыклар телим ялгыз
Яшәүгә түзгәннәргә.
Төнге авыл кочагында
Өйдән-өйләргә дәшеп,
Бер гармунчы таңга кадәр
Йөрде яшьлек өләшеп.
Тын да алмый
тыңлап яттым,
Уйнады «Авыл көе»н.
Ташып түгелде мендәргә
Мөлдерәмә күңелем.
Никифор ТУКМАЧЕВ.
«Голос»ны карагач
Бетте дөнья ачылып,
Эшләмиләр качырып.
Мин генә ул
шигырь язам,
Бу турыда ачынып.
Гүзәлләрнең гүзәле ич,
Ник тартынсын,
кемнән ким?
Бүген генә чәчәк аткан
Яңгыр юган гөлгә тиң.
Тавышына игътибар юк,
Барсы аңа төбәлгән.
Барыбер дә нәрсәседер
Күренеп бетми
түбәннән...
Зал бары тик аны күзли,
Тавыш - арткы планда.
Атказану берни түгел,
Мондый гәүдәң булганда!
Җыр бәйгесе түгелдер бу,
Ә бер яңа күргәзмә.
Жюри дә бит
безнең кебек,
Сукыр түгел күрмәскә.
Бу гәүдәне булмас иде
Берничек тә качырып.
Яздың ни дә, язмадың ни
Бу хәлдән соң ачынып...
Рифкать ИМАЕВ.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев