Туган як

Давыл алдыннан

Сәлимә апа тагын телгә килде: – Бер айга әтәч тиресе дә чыдый диләр. Әнә, кайчандыр, замминистр булып эшләгән Иван Степанович та монтажник булып йөри бит әле.

– Эчә-эчә шулай тәгәрәгән инде ул. Әрмән коньягы бетсә, Мәскәүдән Ереванга самолет җибәрә торган идек ди бит.
– Безнең Ләбиб алай югала торган кеше түгел. Менә күрерсез, бер айдан соң кабат галстугын тага ул.
– Югалуын югалмас анысы. Тик ак эт бәласе кара эткә килеп ягылды шул монда, – диде баядан бирле шукланып утырган Мансур җитдиләнеп. – Нәҗипнең аягына рельс төшкәнгә Ләбиб Исламовичны гаепләделәр дә куйдылар. Вакытында инструктаж үткәрмәгән, янәсе. Ничек шулай килеп чыкты икән соң ул? Бөтен бригада үткән, бер Нәҗип кенә үтмәгән!
– Инструктаждамени эш? Һаман шулай иске инструментлар белән эшләсәк, тагын берәрсенең аягы сыначак әле.
– Валентин Сидорович экономия ясарга кирәк ди бит.
– Гел генә аның кубызына биеп торсаң, әйтер ул.
– Һе, биемәссең! Әнә, Ләбиб Исламовичка аның кубызына биемәгәч, этлекләр эшләп кенә тора. Дөрес әйтәмме, Ләбиб Исламович?
Ләбиб бер мизгелгә генә башын күтәрде, аннары, сөйләп торудан ни мәгънә дигәндәй, сүзсез генә кулын селтәп куйды да, кабат үз эшенә чумды.
Нәҗип турында сүз чыккач, Сәлимә апа:
– Рәшит энем, безнең Нәҗипнең хәле ничек анда? – дип аның белән бер бүлмәдә торучы егеттән сорап куйды.
– Нәҗип молодец ул, тырыша. Әле аксап–туксап булса да крановщиклар курсына йөри.
Каян ишеткәндер:
– Больничныйда булса да разрядын күтәргәннәр әле аның, – диде Рәшидә көтмәгәндә.
– Күптән эшли бит, күтәрергә вакыт җиткәндер Ләбиб тагын күзләрен журналдан алды. Бу юлы инде ручкасын да өстәлгә куйды. Мондый көтелмәгән яңалыкны ишеткәч, ул ышаныргамы, юкмы дигәндәй, бер кавым сүзсез торды.
– Ә шулай да мин рапорт язмаган идем, – диде ул ахырдан. Чөнки бригада эшчеләреннән кемнеңдер разрядын күтәрү өчен беренче чиратта аның үтенеч кәгазе кирәк.
– Валентин Сидорович яклый инде аны, – диде Сәлимә апа, тавышын түбәнәйтеп.
– Нишләп якласын инде? Юктыр ла...
Сәлимә апа бу юлы инде як-ягына каранып, шыпырт кына әйтеп салды:
– Хәмитов белән икесе Валентин Сидоровичның гаражына баз казыдылар бит алар. Мин үз күзләрем белән күрдем.
Төзелә башлаган гаражлар авыл белән шәһәр арасында. Сәлимә апаның эштән кайтканда, чыннан да, күрүе ихтимал иде. Ләбиб уйга калды.
– Йә, әйт әле, Сәлимә апа, кайчан булды бу хәл?
Сәлимә апа эченнән генә «менә, тартай теленнән табар» дип уйлады. «Никләргә генә әйттем инде, никләргә генә әйттем» дип, үз-үзен сүксә дә, Ләбибкә җавап бирмичә булдыра алмый иде инде.
– Аягы сынганчы ук инде. Ике-өч атна бардыр.
Ләбиб:
– Хәтерегезгә төшерегез әле, Сәлимә апа, ай башында түгел идеме ул?
– Әй, төгәл числосын белмим инде, – диде ул, гаепле кеше сыман. – Күптән дим бит.
– Склад мөдире әйтә шул. Берендә бездә участоктан беркем дә эшләмәде, ди. Ай башы икәнен беләм. Эшләгән булсалар мин, әлбәттә, инструктаж үткәрә идем, ди. Ә Нәҗип складта эшләдек дип бара. Кайсына ышанырга – белгән юк. Гомумән, аңлап бетермим әле мин ул егетне. Теге вакытта без горкомга барганда да, ниндидер сәбәп табып, килми калды.
Сәлимә апа үзен кыяр урлап тотылган малай шикелле хис итте.
– Ярар инде, апаем, кешегә баз казыма инде син.
– Кем кемгә баз казыгандыр бит. Очына чыгарга кирәк әле монда.
Бу кадәресе мәгълүм булгач, Ләбибкә участоктагы хәлләр аңлашыла башлаган иде инде. Юкәдә икән чикләвек, дип уйлап куйды ул эченнән генә.
Ләбиб бытовкага кергәндә чалт аяз күктә кинәт кенә күзләрне чагылдырып яшен яшьнәде, күк күкрәде.
Сәлимә апа үрелеп тәрзәгә карап алды да, куркып укынырга тотынды.
– Ай Алла, ходаем! Кара кучкыл болыт килә! 
Юньлегә генә булса ярар иде. Ходаем, афәтләреңнән үзең сакла. Лә илаһа иллаллаһы Мөхәммәдерәсүлуллаһы! Белгәннәрегезне укыгыз, имансызлар, белгәннәрегезне укыгыз! Үзе мизгел эчендә башына чөеп бәйләгән яулыгын чишеп, әбиләр шикелле, ияк астына төшереп бәйләп куйды.
Ул арада тагын яшен яшьнәде, күк күкрәде, ачык тәрәзә аша бытовкага урман шавы килеп керде. Ул да түгел, кайдадыр якында гына шартлап агач сынды. Күп тә үтмәде, шыбырдап яңгыр яварга тотынды. Җир өстен сафландырып яуган бу яңгырны авылда гына түгел, шәһәрдә дә күптән көтәләр иде инде... 
Ничек шулай килеп чыккандыр, күпмедер вакыттан соң Архиповның кыңгыр эшләре хакында ачыкта-ачык сөйли башладылар. Баштарак:
– Ишеттегезме, язгы чәчү чорында колхозга ярдәмгә киткән механизаторларның хезмәт хакын үзләштергән икән, – дигән сүзләр таралды. Җепшек кар йомгагы тәгәрәткән саен зурая барган шикелле, тора-бара аңа «Участокка килгән такталарны саткан икән» дигән сүзләр дә өстәлде.
Ә бердәнбер көнне участокка, давыл купкандай ажгырып, милиция машинасы килеп керде. Ул анда озак тормады: Архиповны утыртып чыгып та китте.
Эшнең нидә икәнен аңлап бетермәгән кайбер кешеләр генә:
– Валентин Сидоровичны әйтәм, үзенең машинасы юк шикелле ике милиционер арасына кысылып утырмаса булмагандыр, – дип аптырап карап калдылар.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: